Мал ашап кыркылып беткән җылы чирәмгә утырып сөйләшә торгач, Атна авылының тарихына кереп китәләр. Маликов мәктәптә тарих музее оештырган һәм аның өчен байтак экспонат туплаган икән. Класс бүлмәсе кечкенә булганга, ат дирбияләре кебек эрерәк нәрсәләрне аңа үз амбарында тотарга туры килә. Нәсел айгыры тәмам картайгач, инде алашага әйләндерелеп үз үлеме белән үлгәннән соң, аның алаптай камыт-ыңгырчаклары бүтән бер атка да ярамый, һәм Маликов аларны музейга дип сорап ала. Колхоз рәисе утырып йөргән соңгы «крантас»ның нәфис тәгәрмәчләре дә тарихчының амбарында урын таба. Беренче колхоз хисапчысының чуты да, хәтта калькуляторлар кайткач кирәксезгә чыккан «Феликс» машинкасы да аңарда. Бер әбидә ару гына сакланган киндер сугу станын ул, әйбәтләп сүтеп, кыйтгасын кыйтгага аерып, сызымын сызып һәм ничек итеп җыярга икәнлеге турында инструкция язып, шул ук таш амбарына урнаштырган.
Маликов авылның тарихын да язарга керешкән. Атнаның борынгы тарихы, әлбәттә, риваятькә генә нигезләнгән, «Алып бабайның чабатасын каккан җир»дән башлана, чөнки язма истәлекләр сакланмаган. Шулай да соңгы гасырларга карата республика архивларында шактый мәгълүмат табыла, аерым фактларны тарихчы Ленинград һәм Мәскәү архивларына барып казып чыгара.
Шунысы комачаулый: 1917 ел вакыйгаларыннан соңгы чор турындагы документлар, җиде пичәт белән пичәтләнеп, аерым фондта сакланалар, махсус рөхсәтең булмаса, кулга бирелмиләр икән… Татарстанда сәнәкчеләр кузгалышы, 1921 елгы ачлык, колхозлашу еллары, кулакларны сөрү, 1937 ел афәтләре, мәчет манараларын кисү турында материал табу кыен…
– Колхозлашу чорын гына алыйк, – дип сөйли тарих укытучысы, мавыгып китеп. – Ул елларда күпме хата, күпме фаҗига булган… Колхоз рәисләрен дә зыялылар арасыннан түгел, ярлы-ябагай арасыннан куеп караганнар. Бездә менә кулакларның, ә гадәттә урта хәлле тырыш крестьяннарның, җиргә нык басып торган чын хуҗаларның малын тартып алуда һәм үзләрен авылдан сөрүдә актив катнашкан Таҗетдин исемле батрак бер ел чамасы рәис була. Ул үзе яңалифчә кул да куя белмәгән һәм, әлбәттә, авыл кадәр авылны идарә итә алмаган. Ниһаять, Таҗетдинне алып ташлыйлар. Аннары Таҗетдин абзый байтак еллар кыр каравылчысы булып эшли, яшел борчактан авыз итәргә йә киндер орлыгы уып ашарга барган берничә буын малайларның кан дошманына әйләнә. Үлеме дә шул киндердән булган, имеш. Бер эссе көнне, атын тышаулап куеп, киндер арасына кереп йоклаган да шуннан уянмаган. Җир зәхмәте кагылганмы, әллә киндер наркотигының исеннән исергәнме – белүче юк. Себер киткән сабыйлар каргышы төште дип тә уйлаганнар.
Мин боларны шуңа сөйлим, – дип, утырган җиреннән кузгала Маликов, ләкин сүзен һаман бетерә алмый. – Бездә җитәкчеләр билгеләү сәясәте бик тә үзенчәлекле… Таҗетдин абзыйлар белән авызлары пешкәч, рәисләрне һәм райком секретарьларын читтән китереп куя башлыйлар. Теге… урысларның тәртип урнаштырырга варяг кенәзләрен чакырып китергәннәре төсле. Имеш, шулай булганда халык буйсына… Дөрес түгел! Халык тешен кысып түзә генә! Килмешәк кешегә синең җир-суың изге була алмый, ул үзенең биредә вакытлыча гына икәнен яхшы белә. Әнә күрегез теге китек тауны! Таза ат сырты шикелле йомры тау иде заманында. Дуңгыз фермасы салганда, бульдозер белән казытып, тауны ишеп, таш чыгардылар аннан. Читтән килгән рәискә: «Тавыбызның яме китә бит, башка җирдән чыгарыйк», – дип карадык. Кул гына селтәде! Хәер, читтән килгәннәрнең дә төрлесе булган булуын…
Улы Фәрит малларны торгызгалап йөргән арада, Маликов, Азатка якынрак килеп, туп-туры мондый сорау бирә:
– Сез, иптәш Сәйдәшев, Атнада утызынчы елларда райкомда эшләгән Сәйдәшевнең… кардәше түгелме? Әйтергә яраса инде?
– Ник ярамасын?! Мин Нәҗип Сәйдәшевнең улы булам. Гаҗәп… Сәйдәшевне монда хәтерлиләрмени әле?
– Өлкәннәр хәтерли. Ә мин үзем Сәйдәшев фамилиясенә райком архивында казынган чакта юлыккан идем. Беләсезме, утызынчы еллар уртасында дингә каршы көрәш белән мавыккан атеистлар, ул вакытта алар алласызлар дип аталган әле, таш мәчет манарасына чаң куйдырганнар. Менә шул чаңны төшертүче сезнең әткәгез булган бит. Һәрхәлдә, халык шулай дип истә калдырган.
– Рәхмәт… – ди шунда Азат Сәйдәшев. Бу минутларда ул үзен шушы сүзчән укытучыга рәхмәтле итеп, чыннан да, туган туфрагына, кардәшләре арасына әйләнеп кайткан кеше итеп тоя…
Ахырда Азат, Атна авылында кунарга ниятләве турында әйтеп, монда кемдә төн үткәрергә мөмкин икәнлеген белешә.
Читать дальше