Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Адлер Тимергалин

Сайланма әсәрләр: 2 томда . 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Повестьлар ИГЕЗӘКЛӘР Керми киттем каен урманына Каен урманнары ак иде - фото 1

Повестьлар

ИГЕЗӘКЛӘР

Керми киттем каен урманына,
Каен урманнары ак иде.
Керер идем, күңелемә минем
Кара уйлар тулган чак иде.

Керми киттем каен урманына,
Тыелып кына утырып еладым.
Ап-ак каеннарның йөзләренә
Сарылмады кара уйларым.

Ф. Яруллин

– Нинди сөякләр ул, әти? – дип сорады почык борынлы малай, манараның яртылаш ачык торган ишегенә башын тыгып карагач, һәм, курыккандай, кире чигенде. Каршыдагы Сөембикә манарасы кебек мәһабәт, нык бәдәнле әтисенә күтәрелеп караган чакта, бәләкәчнең баш түбәсендә чәч бөтеркәсе күренеп калды.

Әтисе салам эшләпә тоткан кулын селтәде, ә икенче кулында аркылы-торкылы җеп уралган саргылт кәгазь иде.

– Теге ни… төрле ханнарныкы… Археологлар җир казыганда килеп чыккан… Әнә ич Кремльнең аргы башын актарып ташлаганнар. Күрәмсең, монда зират булган – хан төрбәләре, мавзолей… – дип җавап бирде әтисе улының соравына.

– Мескенкәйләр… – диде малай, әллә ятим сөякләрне, әллә инде борынгы Казан ханнарын кызганып.

– Йә, булды, Рөстәм улым, бүгенгә экскурсиябез тәмам. Киттек. Электричка көтмәс. Күрәсең бит, Сөембикә манарасы авам дип тора икән хәзер. Студент чагыбызда, иллешәр тиен түләп, Казанның бөтен әйләнә-тирәсен карап йөргәләгәнебез бар, тик фотоаппарат алып менәргә рөхсәт итмәгәннәр иде. Хәер, ул елларда безгә фотоаппарат каян килсен?..

– Ә нигә соң бу ишекне бикләмәгәннәр? Каравыл да юк! – дип, һаман төпченде улы, манараның нигез катындагы яртылаш ачык ишеккә төртеп күрсәтеп.

– Археолог абыйлар бикләргә онытканнардыр. Аннары төш вакыты гына бит. Урлар нәрсә дә юк ич монда, шул почмакка өйгән коңгырт сөякләр генә…

– Ә хәзер аларны нишләтәләр инде?

– Әллә, бәлкем, зиратка илтеп күмәрләр.

– Син шалтыратып әйт аларга, күмсеннәр. Яме! Ләкин башта кемнеке икәнен белсеннәр…

Малай баскан җирендә таптангалап торды, каерылып-каерылып, соңгы тапкыр манараның очына карады. Аннары алар – мәктәп формасы кигән нечкә күңелле кара-кучкыл малай белән зәңгәр болонья плащ һәм кара күзлек кигән әтисе китеп тә бардылар. Бик ихтимал, бу минутларда малай киләчәктә авынкы Сөембикә манарасын турайтачагы турында хыяллангандыр.

Алар китеп бардылар, ә минем тормышымның тагын бер сәхифәсе ябылды. Сөембикә манарасы янындагы бакчага мине нинди көчләр тартып китергәндер, анысын әйтә алмыйм. Юк, алай түгел, мин моны хәзер әйтә дә алам шикелле…

Ә ул көнне, өр-яңа эскәмиядә утырганда, күңелемдә бер уй-теләк кузгалды: рөхсәт-мазар сорап тормастан, шушы манарага менеп, тирә-юньгә күз саласым килде, шуннан карап бөтен узылган юлларны күреп буладыр сыман тоелды. Кылган һәм кылмый калган гамәлләр, очрашкан һәм инде онытылган кешеләр күз алдыма килеп басар кебек иде… Дөрестән дә, тормышымдагы барлык куандырган табышларым һәм сагышлы югалтуларым шул Казан офыгы эченә сыеп бетәдер сыман. Әйтерсең лә минем күз алдымда гамәл дәфтәрем ачылырга тора.

Инде ике туларга да әллә ни күп калмаган икән. Манара ремонты белән шөгыльләнүчеләр дә күренә башлады. Югары Совет бинасы эченә кереп, бераз йомшак кәнәфидә утырып көтсәм дә зыян итмәс иде, тик керәсе килми. Гомер узды, шушындый «рәсми» бина бусагасын таптап йөрүгә мин күнегә алмадым. Эш буенча бер-ике тапкыр өлкә комитетына барырга туры килгәне бар барын. Партия әгъзасы булмагач, вестибюльдәге милиционерга паспортымны калдырып, ниндидер бер рөхсәт кәгазе алу күңелне болгаткан һәм, инде кабат бу тирәдә чуалмаска дип, үз-үземә сүз биргән идем. Югыйсә мине бүген түрәләр «келәмгә» чакырмыйлар, пешекләү һәм кисәтү яки эштән бушату максатыннан түгел, үзләренчә олылау, хәтта Почёт грамотасы белән бүләкләү өчен дигәннәр иде… Бүләген бүләк, ә аяк барыбер атламый.

Президиум бинасының авыр ишеге тавыш-тынсыз гына ачылды да, аннан берәү чыгып, галстугын төзәткәләп торды, зәңгәрсу береткасын киде һәм, кая барырга белмәгәндәй, теләр-теләмәс кенә атлап, мин утырган эскәмия янына килде. Ул миңа нидер әйтте, ләкин сүзләрен хәтерләмим. Тик тавышын ишетүгә сискәнеп, уянып киткәндәй булдым. Әллә нинди ерак өннән бик тә таныш авазлар ишетелгәндәй булды. Хәер, мин күңелемдә әле һаман манара башында идем, дөньямны – тормышымның археологик катламнарын шуннан күзәтә идем, ияк кагып кына җавап бирдем шикелле.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x