Бу вакытларда инде мин Черек күл «тырнагына» эләккән кешеләрнең нинди җәһәннәм сынаулары үткәнен яхшы белә идем. Кешенең маңгаена тимер коршау кигезеп, шул эскәнҗәне миләрең колагыңнан чәчрәп чыгарлык итеп боргычлауга, ишеккә кыстырып бармак сындыруларга, аягың гөбедәй шешенгәнче бастырып тотуларга, атна буена йоклатмауга түзә алсаң, акылдан язмасаң, үз-үзеңне белешмәстән, шашып, кансыз следователеңә ташланмасаң, – шушы газаплардан соң да исән калсаң, гаярьлегеңне, ихтыярыңны, шәхесеңне җуйдырганчы изәчәк этапларда һәм йомшак бәндәләрне көл вә тузан итә торган лагерьда да ник туганыңа, ник исән калуыңа үкенмәссең, дип сөйләде миңа Колыма тәмугыннан котылып чыккан бер әдип.
Сәйдәшевләрнең төрмәдә үк һәлак булуы, бәлкем, бәхетләредер? Кем белә? Һәрхәлдә, әле яшьлек чибәрлеген саклаган Шәфыйка апа бер өер уркаларның кешни-кешни мәсхәрә итүеннән котылгандыр.
Юк, бер-ике тамчы хәмер капкалап, тамак ялгап алгач, шыгырдавык диваныма утырып әңгәмә корганда, мин боларны Азатка әйтеп бетермәдем, ләкин күреп торам: ул бөтенесен дә аңлый һәм тәфсилләп тормаганым өчен рәхмәтле иде. Әмма минем сүзләрдән соң без озак кына дәшмичә утырдык.
* * *
Азат сөйләгәннәрне магнитофон тасмасына язып калмавыма хәзер үкенеп бетә алмыйм. Яшермим, Азат шикләнмәгәе дип тә курыктым, чөнки Черек күл шымчылары – сексотлар – тагын баш калкыткан, активлашкан вакыт иде. Үземнең тирәдә дә «Таткниготорг»та эшләп йөрүче Мурзаев фамилияле берәү, аннары бер әрсез журналист кисәге әйләнгәләп йөрделәр. Боларга каршы дәвасын таптым шикелле. Һәр икесенә шымчылар турында бер үк анекдотны сөйләдем һәм – Алланың фәрманы! – мине күргәч, урамның икенче ягына чыга торган булдылар. Күптән түгел шуларның берсен китап кибетендә туры китергән идем. Пенсиядә икән инде. Буйны табигать саранланып биргән булса да, кыяфәте – генералныкы. Үзеннән нигәдер канәфер исе аңкый. Дөньясы түгәрәк күренә. Кулына төргәге белән сәнгать альбомнары күтәргән. Андый төсле альбомнарны йөз егерме сум совет пенсиясенә яшәүче ала алмый… Димәк, моңа каяндыр өстәмә акча килә. Беләсе иде, күпме икән арабызда шундый алтын тешле елмаючан пенсионерлар?
Шулай да Азатка башыннан кичкәннәрне кәгазьгә төшерергә, тарих өчен сакларга киңәш иттем. Тарих сәхифәләренә кереп урнашырга лаек иде аның башыннан үткәннәре.
Ул чаларган башкаен чайкады.
– Ай-һай… – диде, – нинди телдә языйм? Күрәсең ич, ана телемне онытып бетерә яздым, вата-җимерә сөйләшәм, русчам тагын сай, ә дойче… немец телендә язасым килми… Юк, туган, ят телдә озак, бик озак сөйләштем инде мин, туйдырган… Бәлки, менә киләчәктә… ана телемә күнегә төшкәч… Халык белән бераз аралашкач…
– Татарча матбугатны укырсың, татар әдәбиятын… Беләсеңме, бүген бит без яшь чакта тыелган һәм китаплары утта яндырылган әдипләрнең дә әсәрләрен баса башладылар. Галимҗан Ибраһимовны әйткән дә юк инде…
– Хәтерлим… – дип куйды Азат шулчагында, – Ибраһимовны хәтерлим мин… Аның китапларын кухняда ботарлап утка якканда, әнинең – китапханәче бит! – ике күзе тулы яшь иде. Шул күз яшьләре кипкәнче, эссе учак каршысында утырды. Ну, Ватанга кайту ниятенә кергәч, мин моңа ике-өч ел әзерләндем. Вакытлы матбугат соратып алгаладым, пластинкалар… Милли моңнарны яратам мин. Ә Илһам Шакировны, ничек диләр әле, үлеп яратам. Көн саен радио тыңладым.
– Казан начар ишетелгәндер бит?
– Юк, Казан анда ишетелми, кыска дулкыннарда Мәскәүне тыңладым. Natьrlich, «Азатлык» радиосын. Кызганыч, бу радиостанциянең дикторлары татарча чиста сөйләшмиләр. Моны хәтта мин дә сизәм. Ләкин ана телен искә төшерү өчен ярап торды.
Озын кыйсса сөйләде миңа Азат. Үзләрен, ягъни әтисе белән әнисен һәм йокылы-уяулы өч баланы «кара козгын»га төяп алып киткән мизгелдән башлады ул.
Таш юлдан машина дырык-дырык сикерткәләп район үзәген чыгып киткәч, ул замандагы техникага хас булганча, мотор ике-өч тапкыр төчкерә дә сүнә, машина ялан кырда шып туктап кала. Сәйдәшевләрне һәм ике якта утырган ике сакчыны дөм караңгыда калдырып, фургон түшәмендәге бәләкәй лампочка да сүнә. Зәңгәр фуражкалы агайлар, сукрана-сукрана, кесә фонарьларын кабызалар. Кабина эченнән өлкәннәренең шофёрга: «Под трибунал захотел?» – дип ырылдавы колакка чалына.
Шофёр, машинадан төшеп, калай капотны күтәреп, нәрсәдер майтарып маташканда, кинәт кузовтагылар ярсып-ярсып эт өргәнен ишетәләр. Музгарка! Азатның бәләкәч Музгаркасы, күрәсең, хуҗаларын алып киткән машина артыннан томырылып чапкан һәм менә хәзер аларны куып җиткән.
Читать дальше