Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ә ул урысча, ләкин сизелерлек (алманча дип әйтимме) акцент белән әйтә куйды:

– Менә мин өйгә әйләнеп кайттым. Өйгә! Wunderbar! Искиткеч!

Шулчагында мин аңа текәлеп карадым.

– Сез бит татар, – дидем мин һичбер икеләнүсез. – Мин сезне таныйм да кебек… Сез… Сез Атна ягыннанмы әллә?

– Атна дисезме? Jа… Әйе, без кайчандыр Атна авылында яшәгән идек, – диде бу ярым татарча. Аның татар сүзләрен таба алмыйча гаҗиз булуы сизелә иде. – Күптән… Сугышка кадәр үк! Кырык еллар элек…

– Туктагыз әле, сез… Сәйдәшев түгелдер бит? Азат Сәйдәшев? – Сулышыма төер килеп тыгылганга, тыным кысылып, тавышым пышылдап кына чыкты.

Без капыл торып бастык. Үзебез бер сүз дәшмәдек, күзләребез генә, бер-беребезнең йөз чалымнарында эзләнеп, әледән-әле очраштылар. Ниһаять, мин аны – үземнең әллә кайчан җуйган һәм сурәте инде күңел төпкеленең иң ерак почмагына хөрмәтләп күмелгән балачак дустымны таныдым, таптым… Ул да таныды. Мине төсмерләгән саен, аның еллар сыеклаган яшькелт күзләре җылына, дымлана, яктыра һәм нурлана бардылар…

– Илдар! Синмени бу? – диде Азат Сәйдәшев. Мин аның калтыравык тавышында тагын яшьтәшемне таныдым.

Азат, бер адым артка чигенеп, мине янә күздән кичерде, модадан чыгып барган костюмыма игътибар итмәскә тырышты бугай. Аннары ул рәхәтләнеп, иркенләп елмайды, шулчагында аның ап-ак һәм артык тигез ясалма тешләре күзгә чалынды.

– Ә мин сине барыбер эзләп таба идем, дустым, – дип өстәде ул.

Утырыштык.

– Мин дә сине ике тапкыр эзләтеп карадым…

– Азатны табарлык түгел иде шул. Мин, гомумән, башка фамилиядә йөрдем. Дөньяда татар малае Азат Сәйдәшев юк иде… Баштарак – Казанцев, аннары… Отто Клейн.

– Яшьти, йә, хәлләреңне сөйлә… Каян? Ничек? Туган якка нинди җилләр алып кайтты?

Азат башын чайкады.

– Минем сүз күп, Илдар, болай гына сөйләп бетерерлек түгел… Мин бит Көнбатыш Германиядән үк кайттым. Ja, ja, Bundesrepublik – Алман иленнән… Бик озак көттергәннең соңында, ниһаять, үтенечемне канәгатьләндереп, СССР гражданлыгы бирделәр. Сезнең… Юк ла, үзебезнең Татарстанның Югары Советы Президиумында булдым. Әле генә рәисе мине котлап кулымны кысты, совет паспорты тоттырды. Менә, күр, Маяковский әйтмешли, «серпастый-молоткастый»! Ә Президиум рәисе минем әтине дә хәтерли икән әле! Искиткеч!

* * *

Күптән булган хәлләр инде бу.

Азат белән күршеләр идек без. Район үзәгенең Кызыл Октябрь урамындагы кызыл калай түбәле бер катлы озын нарат йорт урталай бүленгән. Бер башында – райкомның икенче секретаре гаиләсе, икенче башында райбашкарма комитеты рәисе гаиләсе яши. Ишегалды уртак, ике гаиләгә ныклы абзар-кура да бар, чөнки ул заманнарда әле «урындагы» кешеләр дә сыер асрый торганнар иде. Дөрес, печәнне кайдандыр кемнәрдер чабып китереп сәндерәгә өя, кайчагында хәтта якындагы спирт заводыннан берәр мичкә «барда» дигән әчкелтем исле көрән төстәге куе сыекча да китерәләр иде. Аны чөмергәч, безнең сыерларның кәефе шактый күтәрелгәне исемдә.

Азатның әтисе – секретарь, әнисе райкомның парткабинетында эшли. Кыскасы, «җирле номенклатура базары»нда Азат белән мин бер дәрәҗәдә исәпләнәбез. Беренче секретарьның курчактай киенә торган Светлана исемле кызы гына бездән югарырак, ләкин ул берәү белән дә аралашмый, борын чөеп йөри шунда.

Азатның берсеннән-берсе кече ике энесе бар: Айдар белән Роберт. Алар инде гел безгә тагылу ягын карыйлар, дөнья бетереп елап булса да арттан иярәләр. Робертны ярата идем мин. Ул да мине үз итә, сүземне тыңлый, хәтта өйдә көйсезләнә башласа, стена аша шакып кына мине дәшеп ала торганнар иде…

Ә безнең эш муеннан бу дөньяда. Утын кисү, җәен көтүдән сыерны каршы алу, кышларын мал-туарга башак салу кебек вак-төяк мәшәкатьләр безнең өстә. Шулай да, авыл малайларыннан аермалы буларак, көн безнеке, туп тибәбез, кәшәкә сугабыз, шәмәйле уйныйбыз, балыкка йөрибез, китап укыйбыз, кышын чаңгы тагабыз. Азатларда лото, кытай бильярды белән вакыт уздырабыз. Ниндидер бер татарча китаптан укып, «Диңгез сугышы» дигән уен да өйрәндек… Әлегә велосипед (аны минем әби «мөсәппиха» дип йөртә) педале әйләндерергә аяк җитеп бетми, ләкин әтинең эшсез яткан көзгедәй ялтыравык коршаулы велосипедын, мөгезеннән тотып, ишегалдына алып чыккалыйбыз инде.

«Чапаев» фильмын өч тапкыр карадык. Кулак әтисенең явыз ниятләре турында хакимиятләргә хәбәр иткән пионер Павлик Морозов – безнең өчен үрнәк, аэропланында күпер астыннан очып үткән Валерий Чкалов – идеал. Шулай да курку белмәс чик сакчысы Карацупаны яратарак төшәбез бугай, чөнки ул гадирәк, безнең өчен аңлаешлырак. Райбашкарма атларын караучы агай биргән көчеккә мин, Карацупага ияреп, Индус исеме куштым. Ә Азатның бәләкәй эте Музгарка исемле. Рус язучысы Мамин-Сибирякның «Суыксу буенда кышлау» дигән искиткеч тәэсирле, ул чор мәктәп дәреслегенә дә кергән хикәясеннән бусы. Акбай, Сарбай, Дүрткүз, Актырнак, хәтта Такташның Караборыны кебек матур-матур эт исемнәре безгә артык гадәти булып тоелган, күрәсең.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x