Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ничектер, абайламый калганмын, саллы бер йомарлам кар сул күземә килеп тимәсенме. Күземне ачсам, яңа яуган кар, бәс сарган агач ботаклары кызгылт төскә кергән кебек тоелды. Азатка аркан борылып, җиргә тезләндем дә салкын учым белән күземне капладым.

Әле генә «ура» кычкырып, сөрән салган яшьтәшем атылып килеп җитте:

– Илдар! – дип дәште ул гаепле тавыш белән. – Ач әле күзеңне… Кан сауган. Әйдә, чаптык! Әни янына, парт-кабинетка, анда аптечка бар!

Парткабинет якын гына, өч-дүрт минуттан без Азатның әнисе Шәфыйка апа янында идек инде. Ул сорашып-нитеп тормады, безне ярты сүздән аңлап алды, тиз генә графиннан су агызып, минем күз тирәләрен сөртте дә, күз кабагымны күтәреп карагач, җиңел сулап куйды.

– Хәзер больницага барыгыз, окулист карар, мин шалтыратырмын. Йөгерегез! – диде.

Табибә караганнан соң, икебез дә тынычландык шикелле.

– Ну, Наполеоннар… – диде табибә апа, – әллә ни куркыныч юк. Бер-ике атнадан рәтләнер. Көн саен иртә-кич менә шушы рецепт белән алган даруны тамызырсыз… Шулай да уеннан уймак чыкмасын өчен сак булырга киңәш итәм, – дип бармак янады ул, елмая төшеп.

Нәкъ менә елмая төшеп, чөнки аның елмаюында ниндидер бер киеренке ясалмалык сизелә иде.

– Ә кан… каны бетәрме? – дип сорады Азат.

– Бетәр. Эреп таралачак ул.

Чыннан да, өч атнадан күз бәбәгемә төшкән кызыл тап юкка чыкты. Моны миңа көн саен иртә-кич зур лупа тотып күземне карарга йөрүче Азат беренче булып әйтте. Ничек шат һәм бәхетле иде ул бу кичне! Ә Азатның үзен гаепле санап кайгырып йөрүен, төннәрен йокы аралаш ыңгырашуын Шәфыйка апа әнигә сөйләгән. Боларын мин соңыннан, инде Азатны югалтканнан соң гына белдем.

…Сәйдәшевләрне сентябрь азакларында төнлә алып киткәннәр. Мин сабый йокысы белән изрәп йоклаганда, ишегалдына өсте ябулы машина – халык телендәге «черный ворон», ягъни «кара козгын» килеп кергән. Алдан ук әзерләнгән пүнәтәйләрне чакырып, йортларында тентү ясаганнар. Байтак кына китапларын, кәгазьләрен алганнар, аннары барысына да җылы киенергә һәм иң кирәкле әйберләрен генә алырга кушканнар…

Иртән уянганда, мине өйдәге гадәттән тыш тынлык аптырашка калдырды. Радио сөйләми, кухня ягында әнинең табак-савыт шалтыратуы да ишетелми. Сәерсенеп торып утырдым. Инде яктырган булса да, залда нигәдер электр уты яна иде. Барып карасам, әти белән әни шунда утыралар икән. Ялан кыр шикелле зур өстәл өстендә аларның аксыл куллары, урын һәм шөгыль таба алмыйча, салмак кына кыймылдыйлар…

– Илдар, кил, утыр әле, – диде шунда әти, күтәрелеп карамыйча гына.

Мин, инде тәмам тәшвишләнеп, урындык читенә килеп утырдым.

– Сәйдәшев абыеңны кулга алдылар… Нәрсәдә гаепләүләрен белмим, һәрхәлдә, органнар әйбәтләп тикшерер. Гаепсез булып чыкса, әлбәттә, яңадан арабызга кайтыр. Ә хәзергә… гаиләсе белән бергә… читкә алып киттеләр…

Әтинең бу өзек-өзек сүзләре аңыма барып ирешкәч:

– Ә Азат? – дидем.

– Азат та… Менә әтисе аклангач, тагын бергә булырсыз.

Мин моңарчы «аклар» һәм «кызыллар» дигән төшенчәләрне генә белә идем. «Аклар» дигәндә, күз алдыма иң элек күкрәк киергән патша офицеры килеп баса иде: погонлы, мыеклы, кылычлы, явыз… Шуңа күрә әтинең сүзен аңламыйчарак тордым.

– «Аклангач»? Ничек инде «аклангач»? Ак гвардин кебек булгачмы?

– Юк ла, юк… Намусы пакь, чиста, ап-ак булуы тәгаен беленгәч.

Әни, мөлдерәмә яшьле күзләре белән миңа карап, ияген какты. Миннән бигрәк үз-үзләрен ышандырасылары килгәндер дип уйлыйм мин аларны.

Мин гомерем буе Сәйдәшевләрнең аклануын теләп яшәдем. Чынлыкта исә Сәйдәшев абыйның пакьлеге исбат ителәчәк ирекле заманны көтеп яшәлгән һәм, ихтимал, шул көнне якынайту өчен хәлдән килгән кадәр тырышылгандыр да.

Бу иртәне мин бик озак аңгы-миңге булып утырдым. Әни көчләп бер тустаган чәй эчерде, «артык сүз ычкындырма» дип кисәтеп, мине мәктәпкә озатты. Ишегалдына чыккач, Азатларның сыеры мөгрәп тавыш бирде бугай, ләкин мин әле һаман айнып җитә алмаган идем, көтүгә куылмый калган мәхлук турында мәктәптә генә уйлап куйдым һәм шундук «ә Музгарка?» дигән сорау миемне бораулый башлады. Нигәдер, белмим, бу сорау миңа иң әһәмиятлесе булып тоела иде. Әгәр шуңа җавап тапсам, бөтенесе дә ачыкланыр, бөтен сорауларыма җавап алырмын кебек иде.

Бу көнне минем башыма укытучыларның ярты сүзе дә кермәде. Классташларыма рәхмәт, күз карашларында һәм тел очларында олы сорау билгесе сизелеп-күренеп торса да, ник берсе төнге вакыйгалар турында төпченсен. Ә бәлки, алар миннән күбрәк тә белгәннәрдер? Укытучылар да мине тактага чакырмадылар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x