Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Дәресләр беткәч, өйгә ашыкмадым. Кирмәнгә илтә торган таш юл буйлап авылны чыкканчы берүзем генә бардым да бардым. Инеш аркылы Николай патша заманнарында ук салынган күперне үткәч, күңелем сизгәнне, эзләгәнемне таптым… Юл читендәге канау төбендә ак маңгайлы бәләкәй Музгарканың канлы гәүдәсе ята иде…

* * *

– Менә, күр, Маяковский әйтмешли, «серпастый-молоткастый», – диде миңа Азат һәм өр-яңа паспортын сузды.

Мин Сәйдәшев Азат Нәҗип улының паспортын ачып карадым.

Фоторәсемендә ул чак кына яшьрәк күренә, һәм аның чыраенда әүвәлге, минем хәтердә калган Азат чалымнарын да, шул ук вакытта ир уртасы Нәҗип абыйга охшашлыкны да шәйләп була иде. Ә бит, баксаң, бүгенге Азат кичәге Нәҗип абыйдан өлкәнрәк… Икебез дә өлкән, күпкә тәҗрибәлерәк, күпкә хәбәрдар. Без хәзер әтиләребезнең коточкыч нык ялгышканлыгын, самими рәвештә «иблис»кә хезмәт итүләрен беләбез, һәм бу «белем» Азатны да, мине дә вакытыннан элек чаларткан.

Әйе, мин Азатның кечкенә генә фотосына йотлыгып карадым: күзләре шул ук, тик аларда әйтеп бетергесез моң, сагыш бар. Маңгай сыры артык нык сызылган, чигә чәчләренә кырау төшкән. Ияге генә бирешмәгән, буйсынмаслыгын белгертеп, алга чыгыбрак тора.

– Синең тору кайда соң әлегә? – дип сорадым мин, Азатның кулына кагылып.

– Гостиницада. Юк, Казанның үзендә түгел, Яшел Үзәндә. Бер бүлмәле квартира вәгъдә иттеләр, менә паспорт күтәреп баргач, ордер бирәчәкләр. Шул ук шәһәрдә, бүлмәне барып күрдем инде… Дөрес, беренче кат, кояш кичен генә төшә… Ләкин мин канәгать, тирә-юне яшеллек кенә…

– Яшел Үзән Россия күләмендә иң чиста шәһәр исәбендә йөри, ялгышмасам, былтыр аңа хөкүмәт бүләге дә тапшырылган иде… Үзең ялгыз гына инде, алайса?

– Ялгыз.

Чит җирләрдә оя кора алмаган, күрәсең.

– Материаль якларың?.. Кысынкы булса, мин ярдәм итә алам, Азат.

– Рәхмәт, кирәкми. Бераз хәстәрләгән акчам бар…

– Нинди эшкә урнашырга ниятең?

– Мин бит шофёр. Йөк машинасы белән бөтен West Europa юлларын гизеп чыккан кеше. Аннары Schlosser… слесарь инде. Автогенчы эшен дә беләм. Ә болай… хәзергә автобазада слесарь эше тәкъдим иттеләр. Шунда барырмын, мөгаен. Аннары күз күрер…

– Җайланыр, шәт. Алайса, сине берәү дә көтми?

– Көтәр кешем юк, – диде Азат. – Дөньяда япа-ялгыз мин.

– Киттек миңа! Такси тотарбыз, ун минуттан миндә булырбыз, паспортыңны да котлыйсы бар! – дип тезеп киттем мин, Азатка авыз ачарга да бирмичә, чөнки аның баш тартуыннан курыктым.

– Ә син үзең… бирегә ни йомыш белән килгән идең соң?

– Миңа бүген Югары Советның Почёт грамотасын бирергә тиешләр иде. Күңелем тартмаса да, үземне әкрен генә җәяүләп килергә мәҗбүр итүем, хәтта алдарак килүем дә сине очрату өчен булган икән… Язмыш дәфтәренә язылган кебек, әйеме?

– Әйе! Ә грамота… алдыңмы соң?

– Анысы башка вакытта… Грамота качмас. Аңа мөһер сугылган, штемпель белән кул куелган ич инде. Мин сине очраттым бит, сине! Аңлыйсыңмы?

Азат аңлый иде. Һәм минем эчкерсезлегемә ул беркайчан да шикләнмәде.

– Киттекме?

– Киттек.

Кайтканда иркенләп сөйләшеп булмады. Алгы пыяласына генералиссимус Иосиф Джугашвилиның төсле портретын ябыштырган таксист янында ничек иркенлисең? Әйе, әйе, торгынлык чорында диктатураны сагынып, залим Сталинның абруен торгызырга омтылыш югары даирәләрдә генә түгел, гомер бакыйга каты куллы тәртипне һәм вакыт-вакыт үзен чыбыркылауны сөйгән, аркасындагы камчы эзләрен рәхәтләнеп кашый торган гавам арасында да күзәтелә иде инде. КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущевны «тәгәрәтеп», аның урынына яңа түрә килгәч һәм әүвәлгечә генсек дигән атаманы кайтаргач, матбугатта һәм радиода ипләп-ипләп кенә Сталин исемен хуплап телгә ала башлаганнар иде. Хәтерлим, ХХ съезддан соң рус шагыйре Евтушенко Сталинның табутта килеш иярченнәренә һәм тарафдарларына телефоннан күрсәтмә биреп ятуы турында үткен бер шигырь язып, «Правда» кадәр «Правда» «Сталин варислары» дигән шигырьне дөнья күләмендә яңгыраткач, шуны элек тә «кызыл авыз» исәпләнгән ак сакаллы татар шагыйре тәрҗемә итеп, республика гәзитендә бастырып чыгарган иде. Менә шул аумакай шагыйребез инде хәзер Сталинның кара җинаятьләрен аклый торган мәдхия язган дип тә ишеттем…

Ләкин үткәнне барыбер кайтарып булмый, хәзер төннәрен илгә «кара козгыннар» хуҗа түгел, һәрхәлдә, ачыктан-ачык законсызлыкка бармыйлар сыман.

1959 елда Сәйдәшевләрне эзләп каравым нәтиҗә бирмәгән иде. Дәүләт иминлеге комитетында ни өлкән Сәйдәшевләр, ни аларның балалары турында мәгълүмат юк дип кире бордылар. Ләкин 1961 елгы тырышлыгым бушка китмәде. Миңа Сәйдәшев Нәҗип Гәрәевичнең 1942 елның февралендә бөтенләй башка өлкә шәһәренең төрмә больницасында дистрофиядән үлгәнлеген, хатыны Сәйдәшева Шәфыйканың 1941 елның көзендә үк йөрәк авыруыннан вафат булганлыгын әйттеләр. Ә Азатка һәм аның энеләренә килгәндә, төксе чырайлы КГБ вәкиле аларның кояшлы Украинадагы махсус балалар йортына озатылган булып, ул районның вакытлыча фашист оккупантлары кулы астында калуын әйтте. Шунда малайларның эзе юкка чыга… Үзебезнең Минзәләдә дә андый йорт булган югыйсә, ләкин ниндидер югары мәнфәгатьләрдән чыгып, балаларны туган туфрактан аеруны кирәк санаганнар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x