– Фатир эзләп интекмәссез, – ди аңа укытучы Маликов. – Базар урамында кем дә кертер… Иң иркен өй сөзгәк сыерлы Шәриповларныкы… Калай белән япкан шатрун түбәле, балконлы йорт булыр. Кайчандыр икенче гильдияле сәүдәгәр Үтәмишевнеке булган ихата. Капкалары тимердән, гаражлары бар. Чәй дә эчсәгез, берәр яртылык бирерсез – бездә, кем әйтмешли, таксасы шундый. Әгәр андый-мондый кыенлык килеп чыкса, кичен мәктәпнең уң ягындагы йортка рәхим итегез – мин шунда торам.
– Рәхмәт. Бер атна-ун көннән конверт көтегез.
– Хат та языгыз, иптәш Сәйдәшев. Мин көтәрмен, якташ!
Көтү тау ягына менеп китә.
* * *
Азат икенче көнне төш вакытларында кайтып керде. Иңенә аскан кырык кесәле сумкасыннан башка ул бер кулына зур гына озынча төргәк тә күтәргән иде. Аның яшьләрчә җиңел, очынкы йөрешен һәм яшькелт күзләренең иртәнге чык шикелле елтыравын күргәч, мин иркен сулап җибәрдем, чөнки күңелемне кичәдән бирле нидер тырнап, борчып торган иде.
Ул, үзенең юлда күргән маҗаралары һәм яңа танышлары турында сөйләгәнче үк, сары төстәге калын, кыштырдавык кәгазен сүтеп, төргәген ачып күрсәтте.
– «Густав Беккер» сәгате, – диде Азат мәгънәле итеп.
Әйе, чыннан да, өстәлемдә Сәйдәшевләрнең әйтерсең лә теге дөньядан әйләнеп кайткан зур сәгате ята иде: чебен пычратып бетергән тузанлы пыяласы аша да аның җиз теле һәм циферблатының коршавы ялтырый, ә калын пыяланың кыйгачлап эшкәрткән кырыйларында салават күпере төсләре уйнаклый.
– Каян? Ничек?
Шунда миңа Азат барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Атна авылында ул төн кунарга Шәрипов дигән кешеләрдә туктый. Теге афәтле елларның сентябрь төнендә кинәт юкка чыккан Сәйдәшевләрнең сәгатен үзләре куйган арзан гына бәягә сатып алган талымсыз түрәгә Шәрипов кардәш тиешле икән. Сәгать аңар ничек күчкәндер, монысын Азат сорашып тормаган, ләкин фатир хуҗасының ифрат әрсез, комсыз булуына карап, ул да сәгатькә артык акча чыгармагандыр дип уйлый.
Сәгать төрле очраклы кунаклар өчен дип тоткан бер тәрәзәле почмак бүлмәдә эленеп тора һәм күптәннән йөрмәгәнгә охшый, чөнки эленеше үк туры түгел – ул үле бер декорация генә булып калган. Кем белә, бәлки, аның бу йорттагы хәрәм тереклек мизгелләрен саныйсы килмидер?
Электричкага ашыкканга, Азат иртән бик иртә тора. Хуҗалар да инде күптән көнне башлап җибәргән, ишле мал-туарларын карап көтүгә озаткан булалар.
Азатны чәйгә дәшәләр. Сәгать турында сүзне Азат шунда кузгата:
– Үзем йоклаган бүлмәдәге сәгать кызыксындырды мине… Ул күптән йөрмиме?
– Байтактан… Ун ел гына бардыр санап карасаң, – ди хуҗа һәм түшенә тамган вареньены калак очы белән кырып алып каба. – Ә нигә? Сәгать мастеры түгелсездер бит? Әгәр…
– Түгел. Әмма берәр иске сәгать күрсәм, гомер агышын тоя башлыйм… Шундый бер сәгать булдырасым килә.
– Алай диген… Хуш, мондый сәгать күпме тора, сезнеңчә? Сәгате борынгы бит, ә? Мимечнеке, ялгышмасам. Әгәренки бәясен килешә алсак?.. Үзем дә, әллә мәйтәм, музейга илтеп сатаргамы дип уйлап куйгалыйм. Жәлке… Ул сугулары… Ие, тавышы бик матур сәгатемнең. Ә?
– Сәгать ул кадәр борынгы түгел. Ихтимал, XIX гасыр азакларыныкыдыр.
– Борынгы булмаса да, карт инде, карт… Йөз илле тәңкә генә тора торгандыр дим.
Азат йөз илле тәңкәгә хәзерге заманда эшләнгән ике стена сәгате алып булуын уйлап куя да:
– Алай күп була, – ди. – Сәгатьне төзәттерәсе дә бар бит…
– Анысы шулай шулаен. Йөз тәңкә инде алайса.
Азат йөз тәңкәсен шушында, табында ук санап бирә, кунып чыккан өчен тагын бер бишлек өсти.
Иң беренче эш итеп Азат белән икәүләп «…Беккер»ның тузанын сөрттек. Эчендәге җизләрне спиртка манчылган мамык белән чистарткач, ул ярты гасырга яшәреп киткәндәй булды, һәм сәгать белән бергә без дә еллар тузаныннан арындык шикелле.
Әлбәттә, сәгатьнең эченә кермәдек, техника мәсьәләсендә хәбәрдар булган Азат та аның механизмына кагылмады, күз йөгертеп кенә чыкты һәм, бәхеткә каршы, бөтен кыйтгалары үз урынында булуын әйтте. Боргалаган саен, сәгать чыңлап, ыңгырашып, җаны барлыгын белгертеп куя иде. Чистартып азапланганда, мин сәгать тартмасының эчке ягында карандаш белән тырналган язуга игътибар иттем. Анда «1929. Донбасс» дип язылган һәм латин хәрефләре белән кул куелган иде. Анысын, укудан бигрәк, Азат танып алды, чөнки бу кул аның әтисе Нәҗип Сәйдәшевнеке иде. Димәк, Нәҗип абый ул ярлы елларда сәгать кадәр сәгать сатып алгач, бу күренекле датаны онытылмаслык итеп билгеләп куйган…
Бу минутларда ниләр кичергәнебезне тасвирлап тормыйм.
Читать дальше