Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Болай хәл иттек. Азат үзе өчен кыйммәте тагын да арта төшкән «…Беккер»ны вакытлыча миндә калдыра, аны ремонтлатабыз. Бәлки әле, мастерны өйгә чакырып та булыр.

Сәгатьне әлегә залның түренә, кәефе килгәндә ару гына күрсәткәли торган «Рекорд» телевизоры өстенә элеп куйдык. Ни гаҗәп, шушы йөрми торган сәгать тә безгә күңел тынычлыгы биргән, киләчәк көннәребезгә өмет уяткан кебек иде. Сәгать дигән нәрсәгә мизгелләрне айбалтасы белән чабып үтерүче җәллад дип караучылар бар, әмма без андый ук пессимист түгел.

Ә хәзергә Азатның планы борынгы Болгар хәрабәләрен карап кайту иде. Анда ул ике көн булырга һәм эскизлар ясарга ниятләде. Соңгы вакытларда сатып алган төрле әсбапларга, буяу һәм лак, төрле зурлыктагы пумала кебек нәрсәләргә караганда, Азат рәсем сәнгатенә чынлап тотынырга уйлый иде, ахрысы. Монысы минем күңелгә аеруча хуш килде. Әгәр ул иҗат эше белән мавыгып китсә, аның Ватанын, туган җирен, туган туфрагын табачагына һәм шунда тамыр җибәрәчәгенә мин шикләнми идем. Ә инде оя корса, бәлки әле, үзенә бала тибрәтергә дә насыйп булыр дип уйлап куйдым. Атна авылын әйләнеп кайту гына да аңа ничек шифалы тәэсир ясады бит…

Азат, гадәттә, миңа төштән соң килә торган иде, ләкин бу юлы иртәләде. Мин аны кыңгырау кнопкасына басуыннан ук таныйм, аның ишек кагуы да дустанә һәм тыныч була.

– Озак йөрдең Болгарда, – дидем мин аңа, кул кысышканда ук. – Әллә борынгы хәрабәләребезне ошаттың инде?

– Анысы да хак, – дип җавап бирде Азат. – Биш кассета төшердем, эскизлар…

– Күңелең булды, димәк?

Азат ияген какты. Мин аңа үзем майтарган эшләр турында хисап бирдем һәм, әүвәлге урынына элеп куелган сәгатькә күрсәтеп:

– Йөртеп җибәрү хокукы синеке, – дидем.

– Рәхмәт.

Шунда гына без сәгать эченә ике шөреп белән беркетелгән яңа җиз түгәрәккә игътибар иттек. Аңа оста гравёр кулы белән «Мастер Каратун» дигән сүзләр сырланган һәм сәгатьне төзәтү датасы куелган иде.

Шулай итеп, Сәйдәшевләр сәгате тарихына билгесез бер мастерның тормыш сәхифәсе дә килеп кушылды һәм, ихластан әйтәм, мин бу кешегә чиксез рәхмәтлемен. Минемчә, ул үзенең фирма тамгасын беренче тапкыр кулланырга җөрьәт иткәндер әле.

Азатның кәефе юклыгы күзгә ташланып тора иде. Болгарда йөреп йончыганмы, борыны очлаеп калган, күз төпләрендә куе күләгә… Сөйләшүе салмак, бер ел эчендә татарчаны су кебек эчә башлаган булса да, сүз эзләп интегә сыман, хәтта тагын «йа» һәм «найн»нарын ычкындыра башлый. Ләкин мин сәбәбен сорашмадым, Азатның үзенең әйткәнен көттем. Ул миннән яшермәячәк, ул бит бушанырга килгән – мин шуны сиздем.

Чәйләп утырганда, ул әйтә куйды:

– Илдар, минем тагын проблемалар килеп туды…

– Берничә үкмени?

– Берничә… Хәер, алар бер-берсенә бәйле шикелле…

Мин Азатка ярдәмгә килдем:

– Хатын-кыз турындагысыннан башла, – дидем елмаер-елмаймас кына.

– Әйе… Галия… Ул безнең автобазада эшли… Бухгалтериядә. Кыш көне таныштык. Ире икенче ранглы капитан булган, Төньяк Җир утравы белән ике арада йөзгән. Аңлавымча, анда атом сынаулары үткәрелә икән… Кыскасы, радиация… Ире өч ел элек вафат булган, шуннан соң Галия Мурманскидан туган илгә кайткан… Минем кебек үк ялгыз, чөнки балалары булмаган…

– Еш очрашасызмы?

– Галия атнага бер өйне җыештырып, керләрне уып китә иде… Минем фатир ачкычы аңарда да бар. Аның киңәше белән ишеккә шактый бәяле яңа йозак куйдым.

Мин, Азат фатирындагы тәрәзә штораларын искә төшереп, Галия исемле ханымны күз алдыма китерергә тырыштым. Китерә алмадым. Галияне икенче ранглы капитанның тонык шәүләсе каплап тора иде.

Азат сүзен дәвам итте:

– Кичә Болгардан кайтып кергәч, фатирым мине ятсынып каршы алгандай тоелды. Инде үзләшеп, ияләнеп беткән бүлмәм үзен шулай озакка ташлап китүемә рәнҗегән кебек иде… Юк, син көлмә, чыннан да, бүлмәдә ниндидер бер үзгәреш, алмашыну сиздем. Шуны беләм: бу көннәрдә Галиянең килеп чыгу ихтималы юк, ул Минзәлә якларына абыйсына кунакка китте. Дөресен әйткәндә, ул туганнарына кияүгә чыгарга ниятләве турында әйтергә тиеш иде… Аннары без, никах мәсьәләсен хәл итеп, сиңа килеп чыгарга уйлаштык. Минем сиңа нәни генә сюрприз ясыйсым килгән иде.

– Нәни түгел! – дип каршы төштем мин.

– Синең ни уйлаганыңны беләм, – диде Азат. – Рәхмәт… Шулай да бүлмәм ят тоелды миңа, Илдар. Бу тойгыны акылга муафыйк итеп аңлата алмыйм… Алтынчы тойгы бу… Бүлмәдә миннән башка кемдер булып киткән сыман һәм… вәссәлам!

Шуннанмы? Шуннан, бернигә кагылмастан, диван-караватка утырдым да бүлмәнең һәр сантиметрын күздән үткәрдем. Бөтен нәрсә үз урынында иде. Чыгып киткәндә өстәл почмагында онытылып калган фотокассета да шул килеш ята. Укып утырган китабым да шунда, туктап калган битенә катыргы кыстырылган – анысы нәкъ кирәк кадәр чыгып тора. Штораның бер почмагы радиатор белән урындык аркасына эләгеп калган килеш…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x