Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Язу өстәленә килдем. Син аны беләсең инде. Комиссионный кибеттән алган зур, сырлы-сырлы юан аяклы, тугыз тартмалы өстәл. Өстәлдә тәртип. Беләсеңме, мин һәрнәрсәне билгеле бер урынга куярга яратам. Карандаш, авторучка, бозгыч, кайчы ише нәрсәләрне күземне йомган килеш тә үрелеп кенә алырга күнеккәнмен. Үзем өчен мәгънәсен ачыклыйсы татар сүзләрен теркәгән дәфтәремнең «әшкярә» сүзе язылган бите ачык тора, ул шулай булырга тиеш тә, чөнки мин, китапханәдә Ленин томнарын актарып, «гласность» дигән сүзнең татарчасына килеп төртелгән идем.

Язу өстәлемнең бер секреты бар… Анысы нигә кирәк булды дисеңме? Юк, Илдар, мин аны үзем ясамадым, ләкин кибеттә, өстәл тартмаларын ачып-ябып караганда, яшерен урынын күреп алдым, чөнки профессор фон Клейн өстәленең дә шундый секреты бар иде.

Картаеп, кыршылып беткән бу өстәлне мин шуңа күрә генә сатып алдым да. Революциягә кадәр берәр нотариусныкы булгандырмы? Ә өстәлнең секреты барыбер ярап куйды. Мин анда… беләсеңме нәрсә тотам?

Шунда Азат, коридорга чыгып, сумкасыннан калын блокнотын алып керде.

– Менә шушыны…

Мин профессор фон Клейнның кара күн тышлы дәфтәрен искә төшердем.

– Профессор Клейн дәфтәре кебекме?

– Мине үлем тырнагыннан йолып калган фрау Эльза дәфтәре кебек. Мин үземнең уй-фикерләремне шушы блокнотка төшереп барам, кайчагында ул көндәлеккә дә әйләнеп китә бугай. Кыскасы, анда теләсә кемгә укырга ярамаган шәхси нәрсәләр бар… Юк, юк, син бу исәпкә кермисең! Шуңа күрә блокнотны мин атна-ун көнгә синдә калдырмакчымын, каршы булмасаң…

Мин, әлбәттә, каршы түгел идем, ләкин Азат сүзен әйтеп бетермәде бит әле. Аның аңлатып биргәнен көттем.

– Минем өйдә урлап чыгарлык нәрсә юктыр. Электроника белән мавыкмыйм, иң кыйммәтле нәрсәм – япон фотоаппараты, ә аны мин үземнән калдырмыйм. Гади карак кергән булса, бөтен нәрсәне туздырып ташлаган булыр иде. Димәк, миндә башка нәрсә эзләгәннәр…

– Нигә алай бик ышанып әйтәсең, Азат? Эчке тоемлауга, гөман-фаразга гына таянасың түгелме? Матди дәлилләрең юк бит.

– Алай түгел, Илдар. Мин төгәл вакыт исәбенә таянам, беләсең килсә.

– Аңлат.

– Иң ахырда мин стена сәгатенә игътибар иттем. Ул минем кул сәгатем кебек үк төп-төгәл көндезге уникене күрсәтә иде.

– Төгәл йөри Чиләбе сәгате, ә?

– Аның боруы ун көнгә җитә, ләкин соңгы ике көнне ул берәр минут артка кала башлады. Кыскасы, аны атна саен борырга кирәк. Болгарга киткәндә мин сәгатьне вакыты җиткән булса да бормаган идем, димәк, мин кайтуга ул ике минутка соңга калырга тиеш иде.

– Һәм?..

– Сәгать соңга калмаган иде, Илдар. Кемдер аны дөресләгән.

Аңлап җитмәгәнгә, мин иңбашларымны җыердым.

– Мин болай фараз иттем. Фатирны тентегән вакытта, әлбәттә, сәгатьне дә ачып караганнар. Минемчә, элгән җирдән алып, механизмы белән циферблат арасына күз салганнардыр. Ә бу вакытта сәгать туктап тора, әлбәттә.

– Шуннан?

– Сәгать эчендә яшергән нәрсә юклыгына ышангач, аны кире стенага элгәннәр дә дөрес вакытны куеп йөртеп җибәргәннәр.

– Син ялгышмыйсыңмы?

– Ялгышмыйм. Мин сәгатьне махсус бормыйча тордым. Иртәнгә ул бер минутка соңга калып туктады, чөнки боруы бетте. Мин әле тагын бер нәтиҗәгә килдем, – диде Азат. – Мин кайтып төшкәндә сәгать дөрес вакытны күрсәткән булгач, тентүне кичә төнлә, инде иртәнгә таба гына ясаганнар булып чыга. Югыйсә Чиләбе сәгате сизелерлек артка калган булыр иде, шулай бит?

Азатның фикере белән килешмичә мөмкин түгел иде.

Кем? Нинди максат белән? Азат белән икәүләшеп берсе берсеннән хыялыйрак фаразлар корып баш ватарга тотындык.

Иң беренче фараз, әлбәттә, бу тентүне органнарга япсару иде. Органнарның Азатның эчке дөньясы белән кызыксынуы – табигый хәл. Атна авылына кайтып йөрүләре дә аларга мәгълүмдер, күрәсең. Болгарга мөстәкыйль экскурсиягә чыгып китүе дә иминлек саклау органнарында шик тудырырга мөмкин, чөнки шпиономания чире безгә ана сөте белән кергән. Рәсми пропаганда ничәмә-ничә ел буе һәммәбездән Карацупалар ясарга тырышты һәм күбәүләрдән ясады да. Ерак Көнчыгышта старшина Әсгать Җиһаншин һәм берничә матрос давыл вакытында баржалары белән юкка чыккач, иң беренче эш итеп аларны ачык океанда ярсу дулкыннар арасыннан ныклап эзлисе һәм коткарасы урында Идел буена, Җиһаншинның әти-әнисе өенә килеп казына башлаганнар иде. Ярый әле, кырык тугыз көннән соң ачтан үләр дәрәҗәгә җиткән тәҗрибәсез, яшь диңгезчеләрне американнар коткарып калды.

Яки менә Горький шәһәренә сөрелгән академик Сахаров. Үзе берәр яры чыгып китү белән, аның өендә тентү үткәреп, язмаларын оятсыз рәвештә алып китә торган булганнар. Боларны без «радиоавазлар»дан ишетеп белә идек.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x