Азат көчәнеп кенә елмая, ләкин сүзеннән кире кайтмый.
Мөдир психологик дәлилләр дә китереп карый:
– Сез бит, иптәш Сәйдәшев, коллективка да ияләшеп беттегез, сезне биредә һәркем ихтирам итә, – ди. – Сез Акуловка карамагыз, берәү генә ул… Хәер, алар башка җирләрдә дә бар барын…
Сәйдәшевнең дәшми торганын күргәч, Бикбау, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, ишек янына барып, аны тиз генә ачып карый да соңгы дәлилен ачып сала:
– Азат Нәҗипович, – дип эндәшә ул шыпырт кына. – Миңа сезнең тормыш юлыгыз билгеле… язмышыгыз… башыгыздан кичкән хәлләр… Мин ул авыр елларны яхшы хәтерлим, чөнки үземнең дә якын туганнарым репрессия корбаннары булды. Фашистларга әсир төшеп исән калган гарип абыебызны кырык җиденчедә барыбер Колымага озаттылар, ул шуннан кайтмады. Кырык тугызынчыда студент энемне сәяси гаепләделәр. Утыз җиденчеләр булса, миңа да җиле тигән булыр иде, ә болай… ачыктан-ачык кагылмадылар, әмма хезмәт буенча үсәргә юл бирмәделәр. Мин гомер буе баш инженер урынбасарлыгыннан уза алмадым… Партиягә ХХ съезддан соң кердем. Анда да райкомдагы бер акыллы баш: «Нишләп сезнең фамилия морзаларныкы сыман яңгырый?» – дип җанга тигән иде.
Боларны сөйләгәнем өчен гафу итегез… Мин аларны сөйләргә дә тиеш түгел идем… Мин сезгә, Азат Нәҗипович, лагерь тузаны булган энемә караган күк карыйм һәм үземне сезнең каршыда бурычлы итеп тоям. Сезне төрле… катлауланулардан саклыйсым килә. Аңлыйсыздыр, кайбер сәбәпләр аркасында мин барысын да әйтеп бетермим… Үтенәм сездән: әйдәгез, хәзергә гаризагызны бер читкә куеп торыйк, теләсәгез, бер айлык ял рәсмиләштерербез. Янәшәдә генә Васильево санаториесы бар, анда йөрәкне әйбәт дәвалыйлар, бирегә бөтен союздан авырулар килә… Путёвканы профсоюз бирер…
* * *
Җылы сүз җанны эретә. Карт хезмәткәрнең ихластан әйткән сүзләре Азатны тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә.
Берничә көннән соң, миңа килгәндә, ул инде шактый тынычланган иде, шулай да мин дустымның йөзе суырылыбрак китүен абайладым. Азат моны соңгы вакытларда начар йоклавы белән аңлатырга тырышты. Ул, кадрлар бүлеге мөдиренең киңәшен тотып, бер айлык ял алган иде.
Азат миңа автобус кыйссасын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Күрәләтә гаделсезлеккә нык рәнҗегән иде ул һәм моны миннән яшерүне кирәксенмәде дә. Аны бигрәк тә Акулов кебек вак хәшәрәтләрнең иркенләп алдашуы һәм безнең системаның аларга каршы корал таба алмавы гаҗәпкә калдыра иде. Бу мәсьәләне бик куертасым килмәсә дә, батырчылык итеп болай дидем:
– Заманында үзеңә очраган теге йолкыш Мурзаевны исеңә төшер. Бүгенге Акулов әнә шул Мурзаевтан яралган бит… Ә менә кадрлар бүлеге мөдире Бикбау мине, чыннан да, гаҗәпләндерә. Барысын да әйтеп бетерә алмыйм дигәнме әле?
– Әйе, шулайрак диде.
Бикбау, әлбәттә, күбрәк белә торгандыр, чөнки, шөбһәсез, Дәүләт иминлеге комитеты Азат Сәйдәшевнең тормыш-көнкүрешен күздән ычкындырмас. Эштәге хәлләрен, әлбәттә, кадрлар бүлеге аша да даими контрольдә тоталардыр. Әгәр шулай икән, мөдир, чыннан да, Азатка яхшылык тели, бәлки әле, аны яклап та кала торгандыр. Мин Азатка шуларны әйттем.
– Үзем дә шулайрак уйлыйм, – диде Азат. – Ләкин мин дуамал адым ясамаска тырыштым кебек. Кем әйтмешли, ата казны котыртмыйм, мораль яктан тотнаклы, эчмим, тартмыйм, анекдот сөйләмим…
Азатка ияреп, мин дә елмайдым.
– Ну бу күркәм сыйфатларың Черек күл «агайларын» сагайта гынадыр әле, – дидем. – Совет стандартына бик туры килми бу диярләр. Валлаһи, шикләнерләр. «Тымызык күлдә корт уйный» дигән сүз бар…
Азат шундук җитдиләнде.
Мин аңа сәламәтлегенә игътибарлы булырга киңәш иттем, кыш буе алсыз-ялсыз эшләвен исенә төшереп:
– Безнең яшьтә йөрәк белән шаярырга ярамый, санаторий турында да уйла, – дидем.
– Ял итеп карыйм әле, аннан күрербез, – диде ул ничектер ваемсыз төстә. – Бер атна-ун көнне тик кенә урманнарда йөреп, сәйран кылып үткәрергә исәп. Фотоаппарат асып. Аннары мин бит, начармы-яхшымы, рәссам да әле. Эскизлар эшләрмен. Иртәгәгә дә планым бар.
– Нинди план?
– Беләсеңме, «яшел бишегем» дип атап булмаса да, Атнаны кайтып күрәсем килә.
Чамалап карадым да, Атна авылыннан әйләнеп кайту өчен, бер көн генә җитмәячәген әйттем. Хәзер ул район үзәге түгел, һәм анда автобуслар йөрмидер, юллары да асфальт түгелдер, дип кисәттем. Азатның моңа исе китмәде, йөк машинасына утырырга да риза икәнлеген, поезддан соң егерме-егерме биш чакрымны җәяүләп тә бара алуын әйтте.
– Ә төн кунуга килгәндә, фатир бетмәс әле, – диде.
Читать дальше