– Рамазанов. Юныс кордаш, авыр туфрагы җиңел булсын… Әллә тегермәнне тау башына салабызмы? – Ярмиев авылның урта урамы барып төртелгән тауга ишарәләде.
– Җил тегермәне түгел ич ул! – диде Каһир.
– Булса соң!
– Ул тауның теге ягында Брынка дигән рус авылы, – диде Каһир. – Идрис абый шуларның күзен ут итәргә тели.
– Ә нигә? Көнләшсеннәр! Җаннары янсын! Җан янганда, ыштан эштә тузучан, мич башында түгел.
– Аларның тегермәннәре оһо! Синекеннән көнләшерлек мәллә? Алар Степан дигән ата байларының ике ташлы тегермәнен тартып алдылар, – диде Каһир, миңа карап. – Алмаслар иде, өч ел элек ул тегермәнче ике улы белән селькор Спиридонны кара канга батырып кыйнап үтерде… Тирә-күрше авыллардан җыелышып күмдек. Илле-алтмыш кеше – бездән. Ул авыл урыслары белән безнең әтиләрнең сугышканын да хәтерлим әле. Ызан буенда, чалгылар селтәшеп. Ундүртенче елны, печән өстендә. Бөтен ызгыш – бер ышна җире 3 3 Ышна җире – урманы киселгәннән соң, иген игелә торган җир.
өчен. Ә урак җиткәндә, герман сугышына чыгып киттеләр. Кочаклашып, җырлашып. Пристаньда русларны татар «Әпипә»сенә биеттеләр, безнең әтиләр аларның «Барыня»сына басты… – Каһир ярсып китеп ботын чапты. – Әти шуннан кайтмады… Туганыңны хурлап, беркемгә дә яхшы була алмыйсың. Шуның ише бездә Брынка урысларын яманлаучыны табалмассың. Ут күршеләр. Ызандашлар. Ызаннар аерса да, җаннарның кушылган чагы күп. Әле былтыр Гаптрафик атлы комсомол егетебез Ипполит Максимовичның төпчек кызына өйләнде. Кычкыртып урлаган!.. Урлаган дип… үзара килешеп инде. Софья атлы. Хәзер Суфиягә әйләнде. – Каһирның куш иякле, тупасрак, кояш каралткан, бер көн кырынмаган йөзе авылдан астарак стена булып торган тауга таба борылган. Тау кыясы текә, аның күп өлеше шәрә һәм ап-ак балчыклы, озаграк карасаң, күзне чагылдыра. Әллә шуңа, әллә рус авылын уенда күрепме, Каһирның күзе кысылган. Ул, пиджагының итәкләрен артка җыйнап, биленә таянган, утыртма якалы соры күлмәгенең ачык изүеннән йонлач күкрәге күренә.
– Ул селькорны ни өчен харап иттеләр соң? – дип сорадым мин.
– Әнә Идрис абый әйтсен. Ул тикшерде.
– Азат кеше булырга теләгәне өчен. Туганда кеше булган, ә хәерчелектә үләсе килмәгән. Гомере буена – әгәр унсигез ел ятимлекне гомергә чутларга яраса – Степанда батрак булган. Тамак ялы белән тегермән өендә төн куну хакына… Кунуы да бушка түгел – тегермән каравыллый. Степанның һәр тиенендә аның маңгай тире. Туганнан бирле кара эш тә кара хәсрәт. Адәм типкесендә йөргән ятим бит, үзен башкаларга кирәк санаган. Күпме кешенең күзе сукыр, ә Спиридон үз язмышының караңгы тәрәзәсеннән дә ерак күргән. Степан тегермән өлеше дип җыйган онны ике чокырга күмеп череткән. Крестьяннардан, тегермәнендә он тарткан өчен, ул бары тик натуралата гына түләттергән. Ач еллар бит! Акчага ризалашса, бәяне ике-өч тапкыр арттырып куйган. Спиридон шуны «Красная Татария»гә язган. Грамотага кайсысы өйрәткән – кем дә белми. Шуннан моны Степан кулак урамга типкәләп чыгарган. Бер сынык икмәксез, сукыр тиенсез. Ул – тагын «Красная Татария»гә. Кан-яшь түгеп түгел, юк. Ярлылар комитеты ни карый дип… Комитет Степанны стенага тери: иң яхшы атын алып, Спиридонга бирергә карар чыгара. Хурлыгына чыдый алмыйча, Степан атын тезгененнән тоттырып җибәрергә мәҗбүр була. Өстәп, тегермән өен, сука, тырманы да куша. Ә Спиридонның җире шул ук Степан кулында. Арендада, янәмәсе. Анысын да бирергә туры килә. Өстәвенә батрак тегермәнченең кызы белән гыйшык тотышкан икән, ул да Спиридон янына – тегермән өенә күчә. Менә шундый хәлләр килеп чыга. Югыйсә азатлык барын бар, ә батракның авызы авызлыклы, аягы тышаулы… Кол булып туса да, Спиридон азатлыкта үлде. Кабере зираттан ерак, тау итәгендә, пар усак төбендә. Степан, янәмәсе, улларын егетнең сабагын укытырга гына җибәргән… Шулай дип котылмакчы иде дә, үз сабагын укыттылар.
Ярмиев, сүзсез калып, сумкасын артка этәрде дә чалбар кесәсеннән папирос кабы чыгарды. Аны янтайтып селеккәләгәч, башын кырынайтып, берсен авызына капты. Сафин шырпы кабызды һәм утны, кош тоткан шикелле, җилдән киң учына яшереп, аның шадра йөзенә якынайтты.
– Үзләренең дә кирәкләрен биргәннәр соң! Кызлары бөтен авылны күтәргән. Тегермәнченең өенә басып кереп, эт итеп кыйнаганнар. Кул-аякларын бәйләп, волкомга китереп тапшырдылар… Хәзер тегермәне җәмәгатьнеке, калай түбәле өендә авыл Советы.
– Күрә адәм башлары! – дип уфтанды Каһир.
«Ни җитми адәмнәргә? – дип уйладым мин. – Җирме? Ә аның чиге юк. Гомернең генә чиге бар ул. Шушы елга суы белән бер – ага да китә. Кайда тын, кайда болгана да тулгана. Ә бит бер туктарга кирәк… Спиридон… Юк, ул болай гына үлмәгән. Аның җаны балкыган. Менә станцияне салыйк әле, бөтенесенең күзе ачылыр! Кемдер, теләми икән, кара төндә яшәсен. Кара төннән кабергә бер адым…»
Читать дальше