Фәрдәнә. Чишмәгә кар суы төшкән, тәмле булмас.
Сәгыйдулла. Кар сулары йөрәк талдырмый. (Тезләнеп, Фәрдәнә чиләгеннән су эчә.)
Фәрдәнә. Габделхарислар бәби алып кайткан.
Сәгыйдулла. И-их! Үтә гомер!.. Үз гомеребезнең читеннән карап кына узабыз шикелле.
Фәрдәнә. Тагын чакыралар. Гел юл өзелгән чакка туры килә.
Сәгыйдулла. Кар күп быел… Тимерчелекне, зират почмагындагы каеннарга хәтле су басты.
Фәрдәнә. Басты.
Сәгыйдулла. Ташу төшәр инде.
Фәрдәнә. Хәвефсез узсын.
Сәгыйдулла (күзен кыса төшеп). Бүген йә иртәгә инде.
Фәрдәнә. Нәрсә?
Сәгыйдулла. Ташу.
Фәрдәнә (пышылдап). Бүген йә иртәгә… Ел саен бүген йә иртәгә. (Узып киткәч борыла.) Тагын үтәрсең микәнни?
Сәгыйдулла. Ташкынга буа юк. Кар астыннан бәреп чыга да ургып ташый.
Фәрдәнә. Син!..
Сәгыйдулла (кисәк борылып). Нәрсә мин?
Фәрдәнә. Ташулар җир битен юган чакта, минем битемә корым ягып үтәсең! Җир яшәрә, мин каралам… Әнә каен… Яшеннәре сүнде, ялкыннары басылды, корымын яңгырлар юды… Корыр дип, утынга кисмәкче идек… Яшәрде!.. Ул агарды, мин каралдым.
Сәгыйдулла. Ә минем күңелемнән Тилгән тавы караларын нинди ташкын юар?! Сиңа минем янган җанымның көле генә эләгә әле. Көле генә!..
Фәрдәнә (күккә карап). Мин ышанам Аллага, әгәр аның җәһәннәме синең җаныңда дисәләр!
Сәгыйдулла. Сүндерергә әмәл тапмагач, нишләтим соң? Сара мәллә дигән идем… Җан януларын кем кабызса, шул гына сүндерә ала икән.
Фәрдәнә (аяк астына карап). Суң… алайса… җаның утына мин су була алсам… Бер таптан кояш сүнмәс!..
Сәгыйдулла. Ә?! Минем сиңа җәһәннәм булып тоелган җанымның үзем өчен җәннәткә әйләнүе нигә хаҗәт, Фәрдәнә?.. Ничек итеп җанны хыянәт пычагы астына салмак кирәк?!
Фәрдәнә. Гомер буена дөнья хуры булып яшәгәнче, бер тапкыр мәхәббәт буры гына булырга риза!
Сәгыйдулла. Әгәр син минем моңлы дөньям икәнсең – миңа шул җитә, бүтәне кирәк тә түгел!
Фәрдәнә. Шул көең белән урам буенча шыңшып йөр инде, алайса! (Елый.)
Сәгыйдулла. Җырның ертыгы юк… Шыңшысаң да, гаеп түгел, сөю җыры ул.
Фәрдәнә. Сөю җыры?
Сәгыйдулла. Мин өч ел рәттән табышмак җырламадым.
Фәрдәнә. Табышмак!.. Җавабын «үчлек» дисәм, каршы әйтер идең мәллә?
Сәгыйдулла (чигенә). Юк, Фәрдәнә!.. Алай димә! Минем җаныма ничә еллык газабымның барысын җыеп кире атма… Үчлек түгел, сөю иде! Фал хакыйкать!.. (Ыңгырашып.) Сөю иде!.. (Китә.) Үчлек түгел…
Фәрдәнә. Бер табышмак… Ике җавап… Кайсысы хак соң моның? Кайсысы хак? (Китә.)
Караңгылык.
Саралар өе. Сара Сәгыйдулланы эткәләп чыгара. Артыннан бүреген ыргыта, Сәгыйдулла көлә, бүреген бик пөхтәләп кыңгыр киеп куя.
Сара. Минем дә җаным бар лабаса! Кешедән оят, билләһи!
Сәгыйдулла. Оят җир күрсәтеп йөрим мәллә?
Сара. Анысын эшләсәң, җиңелрәк булыр иде: бармак төртеп, «дивана» дип көләрләр иде дә, эше бетте.
Сәгыйдулла. Теләсәм уйныйм, теләсәм мырлыйм!
Сара. Мырламыйсың – җанны тырныйсың.
Сәгыйдулла. Синекен түгел.
Сара. Ничә ел теләсең бит инде җанны, ничә ел! Җиткән кызыңнан оял.
Сәгыйдулла. Көнчелек баса мәллә? (Шаяртып үчекли.) Ник юкка тыпырчынасың? Елга бер тапкыр яшьлеккә кайту шәригатькә сыя.
Сара. И карт аю! Сөрхәнтәй! Күпме түзәр җанкайларым?..
Сәгыйдулла. Ә минеке?
Сара. Соң, Сәгыйдулла… Өз инде! Үчләнмә!
Сәгыйдулла (бүкәнгә утыра). Җан кылларын өзәр көчләр табып бир син миңа, Сара!
Сара. Күземнән юк булсаң иде, ярабби!
Гармун алып чыгып ыргыта да кереп китә. Сәгыйдулла гармунны тотып кала.
Сәгыйдулла (авыз эченнән җыр көйли).
Сусадым ла, җаный, сулар кайда?
Дәрья суларында юк файда.
Урамнар ла гизеп, җан тибрәтеп,
Бер үталсам, миңа шул файда…
Нәрсә йөртә соң мине ташулы төндә каңгыратып? Тозлы җил шикелле бушка исеп, яшьлек каядыр очып бара. Аратага бикләп куеп буламыни аны?.. Әй, кеше! Анасыз калган тай арата киртәсен кимергән күк, гомер буе ник кимерәсең хәтерне?! Ничек итеп акылга килергә дә ничек итеп әрнүләрдән арынырга, бу хисләрдән айнырга соң? Яшен суккан агачлар да яшәүчән… Үз хаклыгымны аңлатырга тырышып, нинди көй чыгардым! Ни теләдем? Ата көртлек туй җырын җырлаганда, мылтык тоткан аучы килгәнен ишетмәгән күк, кеше кайгысына саңгырау булып ник йөрим соң мин?! Кайда миңа урын: җирдәме, һавадамы… күк белән җир арасындамы? Яшәү кыйблам кайда? Карпат таулары аша туп күтәреп чыкканда, ник булган да хәзер ник юк соң ул кыйбла?.. Аңларга иде боларның һәммәсен. (Күккә карап.) Әй, кем бар анда?! Әйт, каян бу моң? Күк гөмбәзен кыңгырау итеп, җырымны тагын бер тапкыр кагыйммы? (Гармунын иңенә элә, җырлый.)
Читать дальше