1 ...7 8 9 11 12 13 ...54
Биек тау башында ни күренә –
Болытлардан узар ла күк атмы?
Ялгыз атны адаштырган карлар
Пар йөрәкне лә бозар куәтме?
Челтәрле генә чана кузырлы,
Ат ялларын ачы җил кисә.
Кар бөртеге булып очар идем,
Тауның башларында син дисә.
Биек тау башында ни күренә –
Карбыз чәчәк атадыр кардан ак.
Дөньяларга гына килсә икән
Араларда йөрер аргамак.
Ераклашкан кыңгырау тавышы.
Җитте… Бүген соңгы көн. Көйне берәүнең дә ота алмавы яхшы булды әле. Онытылсын. Шайтаннарга олагыплар онытылсын! Соңгы кат, җитте!..
Яндырган ла шәмнәр сүнәрме,
Җыр җырламый кеше түзәрме?
Җырлар җырлап эчне бушатмаган
Моңлы кеше егылып үләрме?..
И-их! (Чыгып китә.)
Фәрдәнәләр өе. Ярми, тәлинкәле репродукторны алып, радиоалгыч урнаштырып йөри. Чиләк-көянтә күтәреп, Фәрдәнә кайта.
Фәрдәнә. Ник ут кабызмыйсың? (Лампочка кабыза.)
Ярми (ачулы). Караңгысы да адәмнәр өчен яратылган. Караңгыда кеше күрми.
Фәрдәнә. Нәрсәне?
Ярми. Синең шуның белән тел чайкап торуыңны. Эңгер-меңгер йөзегезне капламаса, телегез ни сөйләгәнен күзегездән белер идем.
Фәрдәнә (кисмәккә су бушата). Эчтә нинди авыру ятканын күбрәк телдән беләләр. Авырудан караңгыда ятып кына качып булыр дисеңмени?
Ярми. Авырудан?
Фәрдәнә. Эчебездә бер-беребез күңеленнән яшереп асраган авыру юкмы әллә? Ишетәсеңме? Буа өстеннән елга ташый! (Су, кисмәктән ташып, идәнгә ага.)
Ярми. Кисмәгең ташый ич.
Фәрдәнә. Кисмәк түгел, җан ташый шулай. Әнә бүген «тагын узам» ди.
Ярми. Алай булгач, аның белән нишләп сөйләшеп торасың. Тор… тор! Болай да авыл күзе күрми сезне!..
Фәрдәнә. Бу яктан минем бәхетләр хәттин ашкан – үтә күренмәле! Күлмәк кенә каплап бетерелмәле түгел… Син дә яшисең тагын хатын белән! Нинди хатын соң мин сиңа, бар дөньям белән кеше күзе-телендә булгач?..
Ярми. Бер мыскал да кыңгыр эш кылмый яшибез… Ә син караңгыда шуның белән сөйләшеп торасың. Әллә инде… ялындыңмы?
Фәрдәнә бәрәңге алып керә.
Шуңа тел әрәм итәмме соң, Фәрдәнә?.. (Тынлыктан соң.) Бәрәңге шәп тора, ә?
Фәрдәнә. Бәрәңге шә-ә-әп… Әллә соң үзең сөйләшеп карыйсыңмы?
Ярми. Урамда дошман өреп йөргәндә, өйдә хатын гына уламасын иде!.. Син ашыңны кара җәһәтрәк – тамак ачты.
Фәрдәнә (бәрәңге әрчи). Утын алып кер.
Ярми күн итек киеп чыгып китә. Утын күтәреп керә.
Ярми. Килә теге тәре баганасы… кочагында җиз бакалы кәҗәсен бакыртып!
Фәрдәнә (тәрәзәгә каплана). Төне нинди якты!.. Ул исән чагында миңа яшәү юк, күрәсең, Ярми! (Кинәт борыла, Ярминең күкрәгенә капланып елый.)
Ярми (юата, өстәлдәге пычакны күн итек балтырына тыга). Ихтимал. Ихтимал, шулайдыр, Фәрдәнә… Кая, җибәр, шул газап дәрвишенең каршысына чыгыйм әле. (Чыгып китә.)
Фәрдәнә (тәрәзәдән карый). Ай бүген кан төсендә.
Гармун тавышы.
Фәрдәнә бәрәңге әрчергә пычак эзли, таба алмагач, уйга килеп йөгереп чыгып китә. Урам. Ярми почмакта басып тора. Гармун уйнап, Сәгыйдулла керә. Ярми аның юлына аркылы төшә.
Ярми. Син! Җан зәһиләңне… Туктыйсыңмы, юкмы?! (Балтырыннан пычак чыгара да Сәгыйдуллага кизәнә.)
Ул, кычкыртып, гармун күреген тартып җибәрә. Анда «Смерть фашистам!» дип язылган, Ярми туктап кала. Гайрәтен баса алмыйча ыңгырашып, гармунны чәнчеп ала.
Сәгыйдулла. Ник туктадың? Када! Ул сүзләрне синең чалгы пычагың түгел, күче белән очкан пуля да ала алмады!
Фәрдәнә йөгереп чыга. Арттан Ярминең кулына асылына, җиргә төшкән пычакны читкә тибеп җибәрә.
Фәрдәнә. Минем өчен гөнаһ алма җаныңа, йөрсен… язгы көндә ат көтүенә җибәрелгән үгез кебек, нишләрен белмичә үкереп!
Сәгыйдулла (көлә). Гармундагы бу сүзләрне пулялар да читләтеп үтте. Җырга үлем юк аңа! Ул сиңа карт әтәч түгел, суя алмассың!
Ярми. Ни күзең белән карыйсың син дөньяга? Ул күзеңә кызган тимер басар идем, әгәренки хәлдән килсә минем!
Сәгыйдулла. Тилгән тавында ук көйгән инде алар, сиңа тамчысы да калмаган!
Ярми. Чарлама телеңне, кытыршы җаныңа ышкып.
Сәгыйдулла. Минем җанымда ярсыган үгезне синең сыңар кулың гына чылбырлый ала торган булса иде!..
Фәрдәнә. Кешеләрнең дә борынына боҗра кидерелгән, Сәгыйдулла. Кешеләрнең дә! (Китәргә борыла.)
Сәгыйдулла. Боҗра?! Бусы ни тагын?
Фәрдәнә. Намус… Кеше кулындагы чылбырны күргәнче, алдан борын астыңдагы намусыңны тотып карар идең.
Сәгыйдулла. Башта синекен!
Фәрдәнә. Үчлегең кимергән сөяк булып калыйм, алайса. Минем таш йөрәгемне игәп яшә! (Кереп китә.)
Сәгыйдулла. Шул ташны эретәм дип йөрим ләбаса!
Читать дальше