Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге томында төрле елларда язылган хикәяләре, биш повесте урын алды. Аларда яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп-әхлак, тормыш-яшәешебез тасвирлана.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Кайчан кайткан идең соң?

– Сабан туенда, ахрысы.

– «Ахрысы!» Әх, балалар!.. Сал әле печтик кенә, энем.

Беравык дәшми утырдылар.

– Атаң өй сипләтергә җыена.

– Әйткәне юк.

– Кайсыгызга гына әйтеп бетерсен соң. Дүрт ул ич сез аның. Таралышып беттегез, җен баласы! Карале, авылга кайтыр идең, Фәйзелхак… Тракторчы ич син.

– Белмим, белмим.

Тавык кимерделәр. Шуның белән булашып, сөйләшми утырдылар.

– Беләсеңме врач ник баш чайкаган?

– Чайкарлыгы булгандыр, – диде Фәйзелхак, сөмсере тәмам коелып.

– Ничек кенә әле!.. Беләсеңме ник?

– Ник?

– Атаңның күкрәгендә ярчык ята, ди. Менә ник, җен баласы. Шул кузгалган, диме… Чит нәрсә ич, фашист калдыгы… Тәннең кабул итмәведер. Бактың исә, инде күнегергә тиеш шикелле. Юк икән! Чит нәрсәгә күнегелми, күрәсең. Җан белән генә түгел, тән белән дә күнекмәс нәрсә икән ул сугыш… Кайтыр идең син, энем, ә? Атаң чабындырыр иде, ә син аның аркасын уарсың. Әх, чабындырыр иде!

Озак утырганнар икән. Шәймәрдән берзаманны сәгатенә караса – алты тулып ята. Урамда эңгер-меңгер төшеп килә. Шәймәрдән үз-үзенә сынаулы уй белән текәлде: исермәгән- ме? Ул-бу сизмәде. «Откат шәп!» – дип уйлады ул, торып баскач.

Фәйзелхак кызлар янына барам дип китте. Шәймәрдән, җир асты юлыннан чыгып, озын бер йорт буенча атлый торгач, таксилар күреп алды.

«Уһу, бер көтү ич болар! Кала булып кала хәтле җирдә берәр Луи Армстронг ише җырлый торган артист кеше табылмый калынмастыр». Үзенчә ул такси йөртүче шофёрларны каладагы бөтен нәрсәне белә дип аңлый иде. Кайда нинди концерт-фәлән буласын да белергә тиешләр.

– Гаражга кайтыр якка булса, әйдә, утыр, – диде ул эндәшкән шофёр.

– Рәхмәт, энекәш. Гараж кай очта соң?

– Түбән очта! – диде шофёр. Шәймәрдән алдан әйләнеп, ишек ача алмыйча торган арада кузгалды да китте.

Тукталган һәрбер такси аны алмыйча китеп барды. Ул «кая?» дип сораштырган арада бүтән кешеләр тыныч һәм һаваланып кына кереп утыра да китә иделәр. Ул да шулай итәргә булды.

«Үч итеп өйрәтәм мин сезне, печелмәгән маллар!» – дип уйлады ул машиналар хакында.

Яңа гына килгәне туктап калуга, Шәймәрдән, юри ашыкмый гына кыланып, аның эченә кереп утырды да, утыргычның йомшаклыгына кинәнеп, күзен йомды. Ачса – тик торалар.

– Ник бармыйбыз? – дип сорады ул.

– Кая? Бу сиңа… туалетмы әллә – кердең дә җәелдең!

– Ә син телеңне тыяр идең. Әйе! Синнән йомшак кәгазь сорамыйлар. Кәгазь бездә – менә! – Ул, шапылдатып, күкрәгенә сугып куйды.

– Чыгып кит моннан… авыл казы!

Шәймәрдән, аның күзенең яхшы карамаганлыгына шикләнеп, карышырга кыймады…

Сәгать җиденче егерме минут иде инде. Әллә соң трамвай белән генә фронтташы Илюша янына китеп барсынмы?

Ләкин булырга тиеш бит бу каланың да берәр Луи Армстронгы!

Быргылы концерт күрергә килүен дә онытып, ул ничек кенә булса да бер таксига утырырга ант итте. Усаллык белән түгел икән, бәлки, яхшылык белән җүн чыгар? Ул исә үзен яхшылык миллионеры булганы өчен ихтирам итә. Зәйтүнәсен дә шуның белән яулаган иде ич. «Уйлама да, чыкмыйм», – ди- гән иде. Шәймәрдәннең «Битеңдәге алтмыш өч сипкелең белән ант итәм, чыгасың!» диюенә чыдамады… Үзе саный алмаган, буталган, иптәш кызыннан санаткан – алтмыш өч. Эресе, вагы…

– Йомыш бар иде, энекәш, – дип эндәште ул үзенә төрттереп диярлек туктаган машина шофёрына.

– Кая сиңа, абый кеше? Утыр. Җилдән җитез йөрибез.

Шәймәрдән шофёр артындагы йомшак утыргычка кереп урнашты.

– Миңа, иптәш, шундый җир кирәк иде…

– Апкил шуны, белмим нинеме?

– Берәр музыкалы төшкә илтеп куй син мине.

– Ресторангамыни?

– Юк. Музыкалы… Концерт буласы берәр җиргә. Яктысына, кеше күплесенә.

Алгы ишекне ачып, таксига портфель тоткан зур гәүдәле, яланбашлы бер егет кереп утырды.

– Горкига, – диде ул, керә-керешкә үк. – Без дүртәү.

– Буш түгел бит, – диде шофёр.

– Син бәя күпертмә. Буш итмәбез. Кунакка барыш. – Егет Шәймәрдәнгә таба борылды. – Сиңа кысанрак булыр инде, абзый, төшеп тор. Ягез әле, егетләр…

– Сез нәрсә… – дигәнче, ул үзен сөйрәп төшергәннәрен сизми дә калды. Әмма ул тиз генә кереп китәргә торган бер егетнең якасыннан эләктереп алды да чәнчелдереп йолкып та чыгарды. Машинадан чыгып, каршысына портфельлесе килеп басты. Портфелен бастырып куйды да, бөтен саны белән артка каерылып, аңа кизәнде.

– Авыл тузаны!..

– Әх, до-ре-ми! Син әле шулай тик тормастан… Сезнең ишеләргә өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин! – диде Шәймәрдән, бар зәһәрлеге белән бусының кулын артка каерып та куйды. Портфелен тибеп очырыйм дип кизәнгән иде, иңбашына кактылар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x