Тегесе дә, ул каршы атлаган саен, ачык изүеннән йонлач икәне күренеп торган киң күкрәген киереп, аңа таба якынайды.
Шушы урында аларның араларына керделәр.
– Сыер шикелле тыгыналар да… – дип, иң алдан хисапчы хатын атылып керде. – Ташла чыбыркыңны, Гали абый!
Гали, җиңел генә итеп, сул кулы белән аны читкә этеп җибәрмәкче иде, хатын аның чыбыркысына ябышты.
– Кит әле моннан, кырмавык шикелле ябышты! – дип кычкырды Гали. – Син ул тыгынгансың. Кара моны… – Ул күлмәге өстеннән бер генә сәдәпкә каптырып халат кигән хатынның эченә карап куйды. – Җиде ай дигән була тагын. Монда инде елдан ашкан.
Кыска итеп кычкырып көлеп куйдылар.
– Телеңне тыеп сөйләш, яме! – Шофёр егет хисапчы хатынын сак кына читкә этәрде дә Галинең изүеннән каптырып алды. – Ник саныйсың син минем хатынымның айларын? Башта миннән рөхсәт сорадыңмы?
Гали, җиңел генә ычкынмакчы булып, пешкәктәй аска-өскә талпынып караган иде – булмады. Шофёрның вак җәрәхәт эзләре белән тулып торган кулы нык, саллы иде – балта саплыкка киптерелгән өрәңгемени!
– Җибәр әле, Самат, уеннан уймак чыгарма. – Яшь көтүче шофёрның иңбашына каккалап алды. – Бозма әле безнең бәхәсне.
– Ник минем хатынга кагыла? – Ул карашы белән Галине тагын бер кат сөзеп алды да кулын ычкындырды.
– Кая, Нәкый, куй, – диде Гали яшь көтүчегә. Түгәрәктән чыкты да, киң селтәнеп, инде чишкән чыбыркысын сузып салды. – Кабызам булгач кабызам.
– Өч яртыдан бәхәсләшәбез, – диде Нәкый. – Таяк башына беркетелгән шырпы кабына чыбыркы очына бәйләп шырпы кабызам, ди. Камчы белән… биш метрдан!..
Хатын-кыз таралышып бетте.
– Аннан булыр да!
– Очты синең яртыларың, кабыза… Шуның өчен дә – Гальери. Ул, пәрәми, Ибени Хөршите кызы Нәркисне дә бәхәстә отып алды.
Бусы хакында күпләр белә иде. Бусы – Галине Гальери иткән дан. Бу аның, үзе уйлаганча, элеккеге мактанычы. Егетлегем, мине ир иткән, дөньяга таныткан эшем, дип уйлый иде ул үзе. Бөтен кеше дөньяга үз сүзен әйтеп калдырыр өчен килә. Гальери дигән кушамат – аның шундый сүзе. Утыз биш ел гомер итеп, аның әле халык теленә кергән бу сүзнең үзен данлыймы, хурлыймы икәнлеген ачыклап җиткергәне юк. Авылда кем кушаматсыз? Данлы дисәң – моннан данлыраклары да бар, хурлыклысы дисәң – хурлыклырагы да. Исе китми.
Әйе, моны һәммәсе белә. Хисапчы хатын гына ишетеп белми икән. Шофёр аны күрше районнан алып кайткан иде. Җиде ай элек кенә.
– Кызларны отып та алалармыни сездә?
– Дөнья булгач, булгалый, – диде Самат. Инде күчмә йорт артына күчеп шаулашкан көтүчеләргә таба китте.
– Мә, – дип, Гальери Нәкыйгә шырпы кабы сузды. Өр-яңа кап.
Нәкый, күкертле кырын өскә каратып, шырпы кабын бер таякка беркетте дә җиргә кадап куйды. Ә Гальери чыбыркы очына шырпы бәйләде һәм, нык селтәнеп, аны артка сузып салды.
Нәкый казык каршына барып басты. Бу ызгыш мәгънәсез күренсә дә, ул отылам дип шикләнә иде. Чөнки белә: Гальери беркайчан да кулыннан килмәстәйгә алынмый. Алай да, сер бирергә теләмичә:
– Ятып, кендек белән кадак суырган шикелле ич инде бу! – дигән булды.
– Аллага тапшырдык, – диде көтүчеләрнең Гариф атлысы.
Гали өчен дөнья гаме бетте. Ул бөтен игътибарын чыбыркы очы белән биш адым ары торган шырпы кабына төбәде кебек: тел очын чыгарып, күзен кыса төште. Тыштан тыныч күренсә дә, дулкынлана: ирененә капкан сигареты калтырый. Ул торышы, торышы! Галәмәт! Теле белән черки ялмап алырга әзерләнгән бака диярсең.
Шофёр Самат казыкка иелгән генә иде…
– Әйдә инде, көттермә! – диде Нәкый. Тавышы нигәдер пышылдап кына чыкты.
– Анау карга гына очып китсен дә… – Гальери ияген югары чөйде, сул кулын чалбар кесәсенә тыкты.
Һәм… чыбыркы шартлады! Сизми дә калдылар. Шофёр Самат чытырдатып күзен йомды. Борын төбендәге шартлау тавышы Нәкыйне сискәндереп җибәрде, күзенә утлар күренде. Гальери, атылып килеп, йөзе белән казыкка капланды, торып басканда, аның чыбыркы очындагы шырпы яна, ә сигарет төтенли иде инде.
Ә Гальери һәйкәл кебек һаваланып карап тора.
– Мал-лай! – диде Нәкый.
– Цирк! – Гариф сүзенә илтифат итмәделәр. Ул тавышын күтәрә төшеп кабатлады: – Мәйтәм, цирк… Юкка монда йөрисең син. Сыер урынына савар идең акчаны.
– Юк. Циркта күз буалар. Ә монда – юк. Өч кызыл гына әз дә инде әзлеккә… Ярар, минем күңел киң – талап ала алмыйм ич инде, – диде Гальери.
– Соң, мин өстим. Болай килеп чыгасын белгән булсаммы? И-и!.. Билләһи, өстәр идем. Мондый тамаша гомергә бер килә, жәл түгел.
– Түгел, – диде Гальери.
Читать дальше