Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге томында төрле елларда язылган хикәяләре, биш повесте урын алды. Аларда яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп-әхлак, тормыш-яшәешебез тасвирлана.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Болай итеп күптәннән бирле биеп караганы юк иде. Хәтта чүгеп-чүгеп тә алды. Галош эченә туфрак тулды. Куркытылган тузанга, алтын хәнҗәр булып, түбә ярыгыннан өч кояш нуры кисеп керде. Тамакка наждак кәгазе ябыштырып куйгандай булды.

Хатыны тавышына гына искә килде.

– Ни җимерәсең анда?

Кисәк туктап, ул патефон муенын, өскә килгән казны томшык очыннан элеп атарга җайлаган кебек, чеметеп кенә өскә күтәрде. Патефон шул казның муенын кыскандагыча гыжлап кына тора башлады.

– Нишлисең, дим, юләр, бөккәннәргә чүп коеп бетердең ич, мәнсез!

Чардакның ачык ишегеннән сузылып кына тузан чыгып тора. Юшкәсе ачылмый калган мич авызыннан төтен бәреп торган шикелле. Иртәнге салкынча кояшта алтынланып торган шул тузан эченнән Шәймәрдән үзе дә күренде. Бүлдергәнгә риза түгеллеге йөзенә язылган: маңгаендагы яра җөе кызарып тора.

– Бөккән, бөккән! Пешмәдеме, карын ачты лабаса.

– Әзер.

– Өстәп май сал әле. Өч бал калагы. Бер… җидесенә.

– Салдым. Унысына. Бишәр бал калагы.

– Әйтәм җирле, исе белән бөтен ишегалды тулды. Борынны ярып керә. – Ул төчкереп куйды. – Хәтерлисеңме, әнкәңнән сине сорый баргач, кабак бөккәне пешергән идегез. Өчне ашаган идемме әле?

– Җидене генә.

– Һәркайсына өчәр бал кашыгы май өстәп салдың бугай.

– Әни салды. Унысына. Бишәр бал калагы.

– Бүгенге минем нормам шуннан калган, алайса.

Ул, аягын салындырып, баскыч басмасына утырды да тирләгән йөзен зур канәгатьләнү белән кояшка каршы куйды.

– Карале, хатын, әйдә кунак җыябыз… Кече хатын сорамыйм ич, нәрсә авызыңны ачтың, яп!.. Җырлыйсы килә, биисе. Туйганчы. Умыртып алыйк та селкеп салыйк әле бер – кунак җыйыйк!

– Ниткән кунак? Үзегезнең арт-ал бушагачтын… Күпме кәбестә күчәндә утыра әле, син барып җыймыйсың ич аны, гел безгә…

– Ярар, алайса, җыймыйбыз. Мин Казанга барып кайтам. Бер көнгә. Күн итекне чистарт.

– Ниең калган ул җәһәннәм ераклыгында? Ичмасам, сатарга бер… ун капчык бәрәңге алып барыйм дисәң, бер хәер.

– Армстронг тыңлый барам мин.

– Ниткән «әрем страмы» ул тагын?

– Исеңдәме, мин сугыштан кайткан көнне төн буе патефон уйнатып чыккан идек? Исеңдәме… «Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә!» дигәнгә охшаган бер төше? Каравылчы Сөббух бабай йөгереп кергән иде, кемне кыйныйлар дип… Менә шушы тәлинкәдәге Армстронгның үзен күрәсе килә, җен баласы! – дип, ул Зәйтүнәгә патефон тәлинкәсен алып күрсәтте.

– Чәче агара башлаган ир тиктормастан күгәрек патефонга биеп ятамы инде? Кара ул башыңны – тузганак, өрдең исә, бөтен чәчең очып китәргә тора лабаса.

– Тиктормастан шул. Патефон көен әйтәм: яңа ачылган ярамыни!.. Унбиш ел буе биелмәгән, ә ярты Европаны айкап кайткан аяк тик торырга күнекмәгән – шуңа биелде.

– Уйлап та чыгарасың, билләһи, булмаганны.

– Булган, бик булган. Берлинга барып җиткәнче шушы тәлинкәне уйнаттык. Белдеңме?

– Ни гомергә бер уйнатып караган тәлинкәңнең ни икәнен каян белим мин? Сугыш безнең үзебезне тәлинкә итеп әйләндерде. Тик җыр түгел, ыңгырашу гына чыга иде.

– Уйнатырга вакыты юк ич. Безнең гомер Гитлер туктата язган дөньяны яңадан әйләндереп җибәрергә генә җитте.

Зәйтүнә өйгә кереп китте.

Шәймәрдәннең күз алдына бер сугыштан соң исән калган расчётының, сөремле әрҗәдәге патефон тирәли утырышып, шартлаулар шадралап бетергән кыр тынлыгында ялгыз торба изалануын тыңлавы килеп басты. Әнә ул үзе, Шәймәрдән, туп станинасына утырган килеш күзен кысып, янган солы басуын күзәтә. Ә сугыш тәмам басылгач, өйгә кайту юлында һәр станция саен да шуны уйнатулары, сугыштан кайтып кергән көнне тирә-күрше белән, аннары кызын һәм улын тезенә утырткан килеш, иң соңыннан Зәйтүнәсе белән икәү генә калгач та әйләндерүе исенә төште. Луи Армстронг. Кызык исем, җен баласы! Бу чит исемне пуля сызгырулары, көзән җыергандагыча катып калган бармаклары белән җир тырный-тырный үлгән җәрәхәтле солдатлар елавы, сугыштан соңгы игеннәрне урган комбайны, тракторы гөрелтеләре – һәммәсе хәтердән ничек йолыккалап бетермәгән икән соң? Ул ми тамырларына нинди җепләр белән тегелгән икән дә, һәр авазы белән ничек шулай яктырып тора икән?

Хәер, нәрсәсе гаҗәп? Алай дисәң, үзе үстергән-җыйган иген микъдарын санамаса да, үзе азат иткән күпме авыл-шәһәр исемен кабатлый алыр иде Шәймәрдән Касыймханов! Коттбус, Люббен, Цоссен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтов һәм, ниһаять, Берлин… Бу аның туктаусыз сугышларда, әмма инде соңгы сугышларда үткән соңгы көрәш юлы. Луи Армстронг. Быргысын ничек шулхәтле сызландыра ала икән ул? Тылсымлы кодрәт белән микән, әллә гап-гади һәвәслек беләнме? Ничек кенә булса да, могҗиза могҗиза инде ул! Менә бүген дә ич: аның эшсезлектән интеккән җанына чишмә булып бәреп керде. Бәреп керде, җилкән итеп әллә кайларга илтеп ташлады. Татылмаган бөтен рәхәтлек, дөньяның бөтен сәерлеге, ул күрмәгән һәм күрмичә үлеп тә китү ихтималы булган бөтен нәрсә Шәймәрдән өчен әнә шул Л-У-И А-Р-М-С-Т-Р-О-Н-Г дигән җырчы исеменә сыеп беткән шикелле. Әгәр язмышына язган юлларны тагын бер мәртәбә урап-урап йөгерергә керешсә, елан булып боргаланган-сыргаланган, әкертен-әкертен җыела килеп, күкләргә күтәрелгәндәй яңгыраган бу быргы тавышын кабат очратыр иде микән ул – шуны беләсе килде. Дөньяда бер-берсенә охшамаган, бер-берсен кабатламаган нәрсә бар микән? Аның зиһенендә, бәлки, кайдадыр тагын бер Шәймәрдән һәм аны әйләндереп алган башка нәрсәләр дә бардыр әле дигән яшертен уй кыбырсып яши иде. Бу тойгысы да фронттан – үлемнең якынлыгын сизеп, әнә шул уе белән булса да үзенең үлемсез икәнлеген тоеп тынычланырга теләүдән калган. Аның үзен үтерсәләр дә, теге Шәймәрдән исән калыр кебек. Кеше яшәргә килгән ләбаса. Һәм шулхәтле дә газапланудан яки анда рәхәтлектән, бәхетле мизгелләрдән соң, кеше кадәр кеше кинәт кенә юкка чыкмастыр кебек иде. Кояш бата да калка, йолдызларны болыт каплый да, ул болытны җил куып тарата, орлык җиргә күмелә дә орлык булып кабат әйләнеп кайта ич әле! Шәймәрдән бөтен тәне һәм аңы белән йолдызлар арасында кешеләр яши торган тагын бер җир барлыгына, ә ул җирдә Луи Армстронг дигән негр җырчысын тыңларга теләгән тагын бер «Шәймәрдән» яшәгәнлегенә ышана. Тик менә нәрсә кызык: «Шәймәрдән» күн итеген үзе чистарта микән, әллә хатынына куша микән?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x