– Кояш та чыкмас борын, кәҗә фәлсәфәсе сатма әле, Зөлкарнәй абзый, – дип читкә борылды. – Тиктомалдан.
– Ни уйлаганымны кайчандыр бер әйтергә тиешмендер бит мин? – диде Зөлкарнәй.
– Җылы сүз алып кына, сарай түбәсеннән салам төшми, – диде Фәйзулла.
Йөзен бормыйча гына, Зөлкарнәй карашын иске сараеның салам түбәсенә юнәлтте. Аннан күккә карады: аяз иде.
«Фәйзулла нигә берәр усал сүз әйтми икән? – дип уйлый карт. – Аның күңел коесына минем сүзләрем ни дә булса иңдергәндер ич?»
Ә Фәйзулла, берни булмагандай, мал көтүенә карап тик тора. Коеның да төбе бар бит. Теләсә ни атсаң, ул да сасый, суы корый. Ә Фәйзулла – астыртын, ни әйтсәң дә, үзенә җыя, авыр җавап кайтармый, күңелендә ни барлыгын сиздерми. Әрләшүдән качып, үз күләгәсенә поса. Күләгәдә – ни кояш кайнарлыгы, ни яңгыр салкынлыгы анда. Үзенең кая таба читләшкәнен бик яхшы белә Фәйзулла. Шуңа дәшми.
– Салам дисең инде син, Фәйзулла. Саламга ни булган?
– Ни булган дип… черегән, диюем. Җылы сүз белән түбә япмассың.
– Күңел черемәсен, Фәйзулла эне.
– Үлгәч, тән белән бергә чери инде ул шунда.
– Яши белгәннәр үлми. Әнә атаң кешеләр күңеленнән чыкканы юк. Аны белгәннәр үлгәнче шунда яшәр!
– Ни калдырды ул миңа? Өе дә салам түбәле иде.
– Аның каруы җаны чиста – алтын иде. Күпме яхшылык чәчте.
– Чәчкән. Ә ура белмәгән. Син дә менә акыл сатасың. Мичнең кешегә – җылысы, остага – акчасы. Син ни дип яктың соң колхоз мунчасын? Алтмыш тәңкәңне ала килдең ләбаса моңарчы, ала килде-е-ең!
Зөлкарнәй соңгы елларны колхоз мунчасында мунчачы булып йөрде. Атнакич эштән кайтуларына – ирләргә, якшәмбедә хатыннарга мунча ягып өлгертә иде. Баштарак кайберәүләр борын астыннан гына көлгәләделәр дә. Тик ул аларга үпкәләмәде. Олыраклар аңа бераз моңсуланып карыйлар иде. Алай да аны-моны сиздермиләр, кайсы сырхаудан нинди пар әйбәт тә нинди себерке кайчан сихәтле дип, хәзер үз мунчалары булмаганнары яр астындагы элеккеге кара мунчаларын, яшьлекләрендә мунча кергән чакларын сагынып, сөлгеләренә әкрен генә сөртенә иделәр дә Зөлкарнәйгә рәхмәт әйтеп кайтып китәләр иде.
Ә беркем дә беркайчан да, Фәйзулла шикелле, аның мунчачы булып йөрүен гаеп итеп әйткәне булмады. Ник әйтсен, бала коендырган ана эше белән аның эше арасында ни аерма бар? Кешеләрне ул үзенең балаларына саный лабаса. Җитмеш яшькә җитеп, моңа әзме-күпме хакы бардыр ла!
Халыктан сөт җыючы Җиһангирлар тыкрыгына җыйналган көтү инде шәп-шәрә калган кыр ягына таба кузгалды.
– Менә шулай, – диде Фәйзулла. – Мин кирәк әле кешеләргә. Яшәү нужасы беткәнче. Син – мунчачы, мин – мичче. Икебез бериш.
– Тән тире белән табылган ипи кадерле, Фәйзулла.
– Әйтәм җирле, минем әти салкын тегермәндә кан төкереп үлгән… Кияренә бер кат ыштан иде.
– Утыз сигезенче елны, Фәйзулла, хезмәт көненә тигән биш олау бодайны ишегалдына кертмәс өчен балта күтәреп каршы тордым. Безгә артыгы кирәк түгел иде. Анда, ачуым килмәгәе, бер… мең ыштанлык кына мал бар идедер. Без бәхетне малдан түгел, алдагы көннән көттек: сездән…
– Әллә начар эшлибезме? Мичләрен кем чыгара бу авылның? Итекләрен кем баса? Кое бураларын кем иңде- рә? Менә син, иң кимендә, мич чыгарып кара. Килерме кулыңнан?
– Безне теләсә кем алмаштыра ала. Хәтта син дә. Ә сине? Авылда синнән гайре кем мич чыгара? Авырдың – кем алмаштыра сине? Үлдең – урыныңа кемне калдырасың?
Туйдырды Зөлкарнәйне сүз көрәштерү. «Бу чияләр яфракларын ник коймый икән инде?» – дип уйлады ул. Кинәт ни өчен болай уйлавына гаҗәпләнергә өлгермәде, Фәйзулла, кашын маңгай уртасына җыеп, авыз эченнән нидер мыгырдана-мыгырдана китеп барды.
«Әх, Фәйзулла, Фәйзулла! Мунча тиренең ни икәнен беләсең микән соң син? Мунча тире – эшләп арыган тән тире, яшәү тире ул!»
Үз шөгыле белән Зөлкарнәй яшерен генә горурлана да иде. Ул яккан мунча авылдагы санап бетергесез кешегә тән җиңеллеге биргәндер, ул җылыткан су күпме кешенең тән гөнаһын югандыр, ул җибәргән пар ничәмә кешегә тән гайрәте иңдергәндер. Ун ел буена колхоз мунчасын якты ул, ирләр гайрәтенә куанды, хатыннар дәртенә изгелек теләде, балалар гөнаһсызлыгына көнләште. Ун ел эчендә эшләгән эше тормышның кирәкле бер ихтыяҗы иде, ә ул үзен шул ихтыяҗның профессоры итеп тоеп йөрде. Күрәсең, мунчада ул кешеләрнең әйбәтләрен генә түгел, начарларын да юып йөргән икән. Шул ук мунчага Фәйзуллалар да йөрде. Нишләтәсең. Андыйларга, җаныгыздагы керне юыгыз дип, мунчала сузасыңмыни?
Ул бакча артындагы кысыр җирдә үскән кыргый чия чыбыкларыннан ясалган себеркесен пар юкәгә сөягән җирен- нән алып чыкты да, басып-басып, капка төбен себереп ташлады.
Читать дальше