Каплар булса юлын карлы бозлар,
ярсына да елга, болгана.
Кар сулары белән җыен чүп-чар
агып төшә язын елгага.
Җир яшәрә – елга болгана.
Тормыш!
Син дә Идел-елга кебек,
ярлар тулса, ярып яңасын,
бозлар туңса, ватып,
кайнап, ярсып
агасың да һаман агасың,
агым көчен кайдан аласың?
Бу дөньяның әле азмы кере?
Җыйсаң, булыр иде сазлавык.
Саф гәрәбә кебек чишмәләре
ургып чыга, тау-таш актарып.
Елга ага һаман сафланып.
Суга төшсәм, чылтырап аккан чишмә
сорый иде: «Сеңлем, ни йомыш?»
Шул чишмәнең саф тамчысы булып,
агымыңа чыгыйм, әй, тормыш!
1963
Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,
яшердеңме,
йә син түземме? –
Тутырып карау белән,
күзләреңнең
иң түрендә күрдем… үземне.
Күзләреңдә синең диңгез төсе,
диңгез холкы –
ярсый, карая,
Ә кайчакта, ярларыннан ташып,
дулкын бәреп керә арага.
Башым куеп дулкын уңаена
агыйммы соң, каршы йөзимме?
Ә каршыңа бассам,
күзләреңнең
иң түрендә күрәм үземне.
1963
Мамык кар төшеп тора,
йомшак җил исеп тора.
Ак шәлең болгап, каен,
ак юллар миңа юра.
Көн иткән йортым-курам…
Озата чыга урам.
Сез ачык капка белән
көтәрсез мине, беләм.
Чыгам мин атлап кына,
кышкы юл ап-ак кына.
Колачын җәйгән дала,
җилләре каршы ала.
Җилләре ачы, кырыс.
Күңелем, булма тыныч.
Нинди тын иде урам…
Юлларга чыксаң – буран.
1963
Кара тасма юл сузылган,
ике якта – ак кар.
Машиналар узышалар,
машинада – атлар…
Җирән кашка моңсу гына
карап бара юлга.
Дан казанган мәйданнарың
кайда, кара юрга?
Көмеш дага ялтыратып
юртыр гына чаклар…
Җилдәй очкан машинага
төялгәннәр атлар.
Дилбегәдән рульгә күчте
егетләрнең кулы.
Мәйдан түгел,
галәм гизеп
үтә батыр юлы.
Юл ташларын ат ташыды,
таныш һәрбер чаты –
кара көздә, тездән батып,
чыгалмыйча ятты.
Пар кыңгырау чылтыратып
юртыр гына чаклар…
Машиналар чаба юлдан,
машинада – атлар.
1963
Дөньяда шатлык нихәтле,
яшәсәң ямен табып!
Су белән кара икмәкнең
ашасаң тәмен табып.
Маңгайга язганын, сөртеп,
тир белән сугa салам.
Язмышны үзем язам мин,
бәхетне үзем табам.
Шау яфраклы тирәк үсә,
кадасам җиргә таяк.
Бер эндәшсәм карурманга,
ишетәм күпме җавап!
Йөргән җирләрем хикмәтле –
түшәлгән яшел келәм.
Язмышны күрә,
икмәкне
үзем үстерә беләм!
1963
Иртәнге ай йөзә,
аксыл юллар алда.
Ак юрган астында
басу-кырлар ялда.
Атлыйсың сак кына –
йокламый Җир-ана.
Тирәннән яктыга
кара елга ага.
Иртәнге җилләрдә
мин чыгам кырларга
җирнең сулышын,
йөрәк тибешен тыңларга.
Без йөргән юлларда
алтын фонтан ата.
Без булган җирләрдә
якты нурлар арта.
Кыш уза, яз җитә,
уҗымнар уяна.
Урманга җыр кайта,
тургайлар куана.
Чык төшә юлларга,
мин чыгам кырларга
җирнең сулышын,
йөрәк тибешен тыңларга.
Иртәнге җилләрдә
бодай дулкынлана.
Үзенә чакыра, –
төнге утлар яна.
Без йөргән җирләрдә
кайнар эзләр кала.
Кул тисә җиремә –
кулдан алтын тама.
Таң нуры юлларда,
мин чыгам кырларга
җирнең сулышын,
йөрәк тибешен тыңларга.
1963
– Тиз кайт, әни, – диеп калса бала,
сабый белән булыр ана җаны.
Санап торыр күрешү араларын
сәгать саны түгел, минут саны.
– Хат яз, балам, – диеп калыр ана,
улы китәр ерак юллар белән.
Санар аннан күрешү араларын
айлар белән түгел, еллар белән.
1963
Киек казлар китә, көзләр җитсә,
киек казлар китә каңгылдап.
Ерак юлда сезне саклар идем,
каплар идем җилдән, яңгырдан.
Сызылып кына зәңгәр юллар кала,
ил чикләре сезгә чик түгел.
Ят күзләрдән көнлим, киек казлар,
ник чит җирләр сезгә чит түгел?
Яулык болгап калам сез киткәндә,
киек казлар, тагын кайтыгыз.
Каршы алса дуслар ерак илдә,
канат кагып сәлам әйтегез.
Читать дальше