Туган җирем дә түгел,
үскән җирем да түгел,
Әлмәт, Әлмәт, ник сине
якын итте бу күңел?
Кулга көрәк алдык без,
җил, кояшта яндык без. –
Әлмәт дигән шәһәргә
башлап нигез салдык без.
Хезмәт белән зур даны,
ерак балкый утлары.
Бергә булды шатлыгы,
кайгылы минутлары.
Шулай үсте таш кала.
Шунда туды баш бала.
Аның тәүге адымы,
Әлмәт, синнән башлана.
Тәпи баскан туфрагы
җанга якын, яшь кала!
1959
Үз энҗемне эзлим һаман,
көн туса, йөрим йөдәп…
Ач, шигърият, серләреңне,
тылсымлы сүзләр өйрәт.
Гөл серләрен тыңлар идем,
чәчәк атса бер гөлем.
Таңда торып, сандугачтан
өйрәнимме җыр телен?
Боз пәрдәсен умырзая
ничек ача? – Күрсәйдең.
Энҗе гөлдән мәңге шиңмәс
такыялар үрсәйдең.
Тау чишмәсе таш эретә,
әллә суы кайнармы –
шуның серен сорыйм әле
сездән, Урал таулары!
Кем уйламый бер очарга,
йолдызларга юл төбәп?
Уйларымны җырга салам –
яшендәй сүзләр кирәк.
Ташка тисә, таш эресен,
һич сүрелмәсен йөрәк!
Ач, шигърият, серләреңне,
тылсымлы сүзләр өйрәт!
1960
– Кыйгак-кыйгак, – казлар оча
ерак-ерак илләр аша,
канатларын кагып-кагып,
болытларда юллар ярып.
Кыр казлары, кыр казлары,
матур туган ил язлары!
Күктә уйнап, җырлар җырлап
кайтасыз сез:
– Кыйгак-кыйгак!
Очуыгыз бигрәк күркәм,
авыл өсте чыңлап тора.
Җырыгызны яше-карты
юлга чыгып тыңлап тора.
Илләр гизеп, мин дә шулай
исәр идем язгы моңдай –
бик йомшак шул канат кынам,
оча алмыйм, тик талпынам.
Уйларымны белгән сыман
каңгылдашып, баш очымнан
казлар очты:
– Кыйгак-кыйгак!
Идел өсте калды чыңлап:
– Зәңгәр күктә тумадык без,
бәбкә чакта җирдә тордык.
Бик яшь иде канатыбыз,
оча-оча чыныктырдык.
Кичтек без киң диңгезләрне,
күрер өчен бу язларны!
Мине уйга салып китте
кыр казлары, кыр казлары…
1960
Үтелмәгән нинди юллары бар, –
ургый-ургый чишмә ага…
Сагынып, сусап көткән ал иреннәр
еракларда, ерак ярда.
Ачылмаган нинди серләре бар, –
чылтыр-чылтыр чишмә ага…
Тау астыннан асылташлар җыйган, –
һәр ташыннан көмеш тама.
Җырланмаган нинди җырлары бар, –
уелып-уелып, чишмә ага…
Бөгелеп кенә, сыгылып, таллар тала,
су бир,
сулыгып йөрәк яна!
Ургый да гына ургый,
җырлый-җырлый
чишмә ага.
1960
Эзләреңне саклый һәр буразна
Урман буе яшел аланлыкта
гөлләр үскән инде кай ара.
Күптәнме соң кулларымнан тотып
өйрәтүең печән чабарга.
– Өздереп чап, чалгың уйнап торсын,
такыр калсын покос арасы, –
Алдан киттең чыклы болын буйлап,
яшел сукмак салып барасың.
Очкынлатып чалгы янаганда
хәтерләдең яшьлек елларын:
Кылыч белән ерып үткәнсез сез
покосларга кайту юлларын.
Сүз озайтмый идең үз хакыңда,
әллә вакытың бик аз булдымы;
Кара рамда рәсмең төшкән хәбәр
сөйләп бирде тормыш юлыңны.
Яшен кебек сукты һәрбер сүзе,
хәтеремдә мәңге калсын дип:
Элек батрак булган,
аннан – эшче.
Егермебишмеңче.
Большевик.
Сәнәкчеләр сине кыйнаганнар…
Үләр, диеп, дошман көтмәсен! –
Канлы күлмәгеңне байрак итеп,
колхоз кырларына киткәнсең.
Ак каеннар, әнә, хәйран калып,
шуны сөйли булыр җилләргә.
Эзләреңне саклый һәр буразна,
кырны иңләп, бодай тирбәлә…
1960
Хатлар язам сиңа,
сөям, сагынам!
Мондый сүзләр ләкин хатта юк.
Салкынайта мәллә хат битләрен
көзге җилләр, саксыз актарып.
Кайнар сүзләр юкка үпкәләмә,
укы, иркәм, шуны искәреп:
Сүзләрдән мин бары юллар тездем,
юл арасы тулы – хисләрем.
1960
Урамнар буш калган,
йолдызлар сүнгән,
ә яңгыр кыекка
алкалар элгән.
Ялгызым мин бүген
уйларым белән.
Урамның иң аулак
юлларын беләм.
Җил төннең күренмәс
кылларын чиртә,
үзендә күпме көй,
күпме сер йөртә!
Төшенеп серенә,
тыңлыйсы килә,
кушылып, тын гына
җырлыйсы килә.
Омтылса күңелем
җыр булган җиргә,
бу мине онытты,
ташлады, димә.
Кайчакта күңелсез
давылсыз, җилсез;
ә җилләр, давыллар
бик шыксыз синсез.
Син китсәң еракка,
моңнарым арта.
Өйләрдә ямансу,
кырларга тарта.
Ялгызым мин бүген
күңелем белән.
Ә күңел син юкта
гел синең белән.
Читать дальше