Яна, өзгәләнә, васыять итә шагыйрә. Әгәр дә без шагыйрә васыятенә тугрылыклы кала алсак, бик бәхетле милләт булыр идек сыман…
Туган илгә, туган телгә
Тугры Тукай һаман сафта.
Мәрмәр ташта
Чакматаштай
Тора Тукай:
– Сатылмаска!..
* * *
Гомер юлы да, тормышы да тоташ сикәлтәләрдән торган шагыйрәнең.
Әдип Маликовның «Гомер мизгелләре» китабы белән танышкач, моңа тагын бер кат инанасың. Шамил Маннапов әйтмешли, монда сугыштан соңгы чордан алып бүгенгәчә булган әдәби, сәнгати хәрәкәтнең, илкүләм барган хезмәтнең кайнар сулышын тоясың.
Саҗидә Сөләйманова – сугыш чоры баласы. Әтиләрен яуга озатып, әниләренең, гомумән, гаиләнең терәге булырга алынган буын. Ләкин тормыш авырлыклары аны чыныктырган гына. Мөгаен, язмыш хәйләләрен нечкә тоемлап һаман алга атларга шагыйрәгә рухының көчлелеге, тормышны яратуы ярдәм иткәндер.
Ә уртак язмышның уен башы болай башланган.
Укытучы Малик аганы Тәтешле районындагы Югары Чаттан Аксәеткә күчерәләр. Авыл Советы рәисе Сөләйманов агай аларны фатирга урнаштыра. Бер йортта – кыз, икенчесендә егет үсә икән…
Шул чордагы бер-берсен белешүләр егетнең күңелендә кала.
Аннан армия хезмәте. Шуннан сугыш. Еллар үтә дә үтә. Исән-сау әйләнеп кайткан егетнең иҗади мөмкинлекләре дә өметле. Моны тоючы остазлары аңа Мәскәүдәге Әдәбият институтында укырга тәкъдим итәләр. Китә егет.
Барыбер язмышның хәйләкәрлеге җиңә. Мәскәүдәге улын каршыларга вокзалга бара Малик абзый. Төпчеге Илне дә ияртә. Гаделша агай да Саҗидәсен Урал аръягына озата. Кыз китә, егет кайта. Очрашу өчен нибары ике минут вакыт җитми… Шулай да Уфа педагогия институтын тәмамлаган Саҗидә Әдипнең энекәшенә: «Абыеңа сәлам әйт!» – дияргә өлгерә. Шушы «сәлам» ике яшь йөрәкне бәйләүдә төп сәбәпче була да инде. Сәламгә каршы хат яза Әдип. Хатлар, хатлар… Башкортстан чигендәге Әбҗәлил районының Аскар урта мәктәбенә эшкә китә Саҗидә. «Үзебезнең Тәтешледә яки күрше районда да калырга мөмкин иде. Ләкин минем аз булса да сәяхәт итәсем, ят җирләрне, яңа кешеләрне күрәсем, элек күчмә халык булып саналган башкортлар белән танышасым килде», – ди ул.
Аскар авылының кыргый гүзәллегенә чынлап та соклана кыз. Каенлыктагы һәр яфракның сары сагышы аның йөрәгенә коела. «Кайчагында бөтен дөньяга ишетелерлек итеп үкереп елыйсы килә. Бәхеткә, моңа вакыт калмый. Мәктәптә эш муеннан», – дип яза ул Әдипкә. Егет гел Аскардан хәбәр көтә. «Аскар–Мәскәү арасындагы хатлар миңа яшәү өмете бирде», – ди.
Язмыш аларны Мәскәүдә очраштыра. Шуннан туган якта очрашулар. Ниһаять, ике яшь йөрәкнең тормыш юллары бергә бәйләнә. Аннан Минзәлә… Йорт-җирсез, кеше өстендә көн итүләр. Уллары Илдар, кызлары Миләүшә туу сөенечен кичерүләр… Әлмәткә күченеп баш өстендә түбәле булу шатлыгын нарасый кызларын югалту хәсрәте алыштыру… Төпчекләре Әнвәрне алып кайтулары… Болар барысы да шагыйрә йөрәге аша үткән. Һәммәсе аның көчле рухын сынаган. «Бигрәк мужественный кеше син, Саҗидә! Иҗатта да, тормышта да хатын-кыз, мужественный булмаса, шагыйрә булалмый». Бу сүзләрне олуг шагыйрь Наҗар Нәҗми аның вафатыннан соң язган.
Алтын, диләр,
Бик кирәгем чыкса, куштаннар.
Алтын булсам, бер сатылыр идем, –
Мин – Кеше.
Ярага – тоз, арага ут сала
Дошманнар.
Корыч булсам да, бер эрер идем, –
Мин – Кеше.
Йә, бу юллар егетлек хакында сөйләмимени!
* * *
Саҗидә Сөләйманова шигыренә Мәсгут Имашев иҗат иткән «Ерак икәнен дә беләм» дип аталган Гүзәлия җыры без үскәндә бик популяр булды. Күпчелек җырларның язмышы шундый: халык теленә эләгеп дөнья гизәләр дә бормалы, урау юлларда кинәт юкка чыгалар. Әмма халык Гүзәлия җырын югалтмаган. Мәҗлесләрдә, туйларда мин аны әле дә еш ишетәм:
Таң атканда уйланам,
Су акканда моңланам.
Таң нурында син йөзәсең,
Утларыңда мин янам.
Хәер, Саҗидә Сөләйманованың байтак шигырьләренә көй язылган. Җырлар тарихында аларның һәммәсенең үз урыны бар.
Безгә, «Фал китабы», «Кызыл каурыйлар», «Аланнарда балан» китапларын ябырылып укыган яшьләргә, шагыйрә мәхәббәт лирикасы белән дә кадерле иде.
Кем әйтә «сөю – ләззәт» дип?
Дөресе: сөю – газап.
Йөгәнен өзгән йөрәгең
Әллә кол, әллә азат.
Саҗидә апаның ихласлыгына, йөрәк хисләрен бүтәннәргә күчерә алуына мөкиббән идек без.
Кермим кеше биләмәләренә,
Үз җиремдә ташка таш өям.
Мәһабәт тау түбәсенә басып,
Мәхәббәткә шуннан баш иям.
Дөньяны азгынлык баскан бер чорда да, ягъни әле бүген дә ул шигърият күпләрне уйланырга мәҗбүр итә, игелеккә өнди.
Читать дальше