Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Өйгә бер-бер артлы дүрт кылычлы килеп керде. Берсенең кулында зур гына кенәгә кебек әйбер бар иде.

– Григорий Иванович монда торамы?

– Юк, бездә андый кеше юк, – диде Газизә апа.

Кенәгә тотканы кылычлыларга ымлады. Тегеләр төрлесе төрле якка ташланды: берсе мич башына менеп китте, берсе сәке астына керде, берсе сәкедә яткан Вәли абзыйның өстеннән тунын тартып алып ташлады.

– Бу – минем ирем… Муж… хварайт, – диде Газизә апа, белер-белмәс русча сукалап.

– Ә кайда тора Григорий Иванович?

– Без андый кешене белмибез. Монда мөселманнар тора.

Кылычлылар кергән җитезлек белән үк чыгып та киттеләр.

– Гөргерине эзлиләр түгелме, атасы?

– Шаулама инде! Дөрес әйттең, белмибез и бульше ничава… ыммыммм… примир әйтик… Аслары өскә килгерләре!.. Төн уртасында кеше бимазалап…

– Нигә эзлиләр икән Гөргерине?

– Сиңа бервакыт әйткән идем бит, кереп йөрмәве хәерле булыр, дип. Менә күрдеңме?

– Әле дә ярый, беләм, дип әйтмәдем…

– Ә нигә белеп тә әйтмәдегез, дип яңадан килеп сорасалар, примир әйтик?

– Сорасын! Ул миннән Гөргери дип аермачык сораса икән. Исемен дә әйтә белми бит, авызларын кыйшайтып, әллә ничек Гир-гир диме шунда… Гир-гир дигән кешене белмәвем дөрес түгелмени?

– Сезне хәйләгә өйрәтәсе юк инде, примир, иблис токымы бит сез, хатын-кыз, – диде Вәли абзый һәм канәгать кенә көлеп куйды.

Икенче көнне Газизә апа барысын да белеп керде. Хәер, Гөргерине тапканнармы, юкмы – анысын анык кына берәү дә белми, әмма Сәхипне алып киткәннәр… Гөргери торган мунчаның йозагы каерылган, эчтә бөтен булган әйберенең асты өскә килгән… Сәхипне алып киткән чакта, башына каскасын киеп, балтасын тотып, Нигъмәтҗан килеп чыккан, Сәхипне тегеләрдән аралап алырга теләгән.

Чтапан абзый әйтә:

– Котым очты, Нигъмәтҗан котырып китте, биленнән балтасын суырып чыгара башлады, – ди.

Әмма шулвакыт Сәхип:

– Нигъмәтҗан, акылсызлык эшләмә! Миңа берни дә булмас, барырмын да кайтырмын, – дип әйтте, ди. Шуннан соң гына тынычланган теге…

Григорий вакыйгасы бөтен бистәгә таралды.

– Патшага каршы барган икән…

– Базыннан кырык пот дары тапканнар.

– Алафузов эшчеләрен бастуфка [25] Бастуфка – забастовка. ясарга өндәгән икән…

– Палисәмистергә аткан икән…

– Торган җирен управага Садыйк бай барып әйткән икән.

Ике-өч көн дә узмады, нәкъ шул сүзләрне дөресләгән сыман, Садыйк бай заводында ут чыкты.

Быелгы көзне бер ай эчендә икенче ут!

Әмма бусы элеккесеннән көчлерәк һәм куркынычлырак булды. Янгынның шәүләсе Казанга күренде. Аннан, атлар җигеп, пожарный команда белән бергә полицмейстер үзе килеп җитте. Нигъмәтҗан, каскасын кигән хәлдә, аларны каршыларга чыкты һәм кайсы урамнан кереп китәргә белми аптырап торган обоз алдында тукталды.

Обоз ялкынга барып җитә алмады. Ул Олы Сембер урамыннан менеп китү урынына, Нигъмәтҗан күрсәтүе буенча, Кече Сембер урамына кереп батты. Завод һәм аның янындагы йорт иртәнгә кадәр кешеләрнең күз алдында, шәм шикелле янып, күмергә һәм көлгә әйләнде. Кешеләр көч-хәл белән тирә-як йортларны саклап алып калдылар. Шунысы гаҗәп: берәү дә янгында яңа брахмистр Нигъмәтҗанны күрмәде. Ат белән килгән пожарныйларның өлкәне:

– Ул – злодей. Безне юл адаштырып, Кече Сембер урамына кертеп батырды. Югыйсә без заводны саклап калган була идек, – дип сүгенде.

– Кайда ул? Тотарга! Арестовать итәргә үзен! – дип кычкырды полицмейстер, Нигъмәтне эзләп табарга кушты.

Нигъмәт Яңа бистәдән җиргә сеңгән кебек юк булды.

Күршеләр Нигъмәтҗанның балалары турында озак киңәштеләр. Юнусовлар приютына урнаштырып булмасмы дип, Сәхип солдат анда да барып кайтты. Аннан аны «Ваба авыруы бар, карантин бара, балалар кабул итмибез», – дип кайтардылар. Эш, Степан йортыннан чыгып, Яңа бистә хәстәренә калды. Картлар, җыелышып:

– Нигә безгә моны Сәгыйтьҗан байга барып әйтмәскә? Нигъмәт белән Әсма аның һөнәрчеләре бит. Менә күрсәтсен инде мөселманлыгын үзенең, – диештеләр һәм, берничә кеше җыелып, Сәгыйтовка киттеләр.

* * *

Быелгы кыш Яңа бистә өстенә бураннар алып килде. Көн-төн кар яуды. Көрт тәрәзә һәм ишегалларын күмеп китте.

– Бу ел кар күп булды. Алдагы җәй игеннәр уңуга булсын, – диеште картлар.

Шундый иртәләрнең берсендә, Яңа бистәне каплап киткән яңа кар өстеннән беренче эз төшереп, үрәчәле чанага җигелгән ат Степан йорты алдына килеп туктады. Олаучы чанадан сикереп төште дә, чыбыркысын тотып, йортка керде.

– Ятимнәр кайда тора монда?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x