– Аптыраганнан әйтәм инде. Карале, улым! Ул-ы-ым, – ди Вәли абзый, дәшмичә бөгәрләнеп яткан Габдулланың аякларына кулы белән кагылып. – Нәрсә ашыйсың килә, әйт! Берәр тәмле нәрсә ашыйсың киләдер әле синең, разбунник… Әгәр дә мәгәр мин сиңа базардан тәти әйбер алып кайтсам, калай әтәчме, кургаш сыбызгымы, примир әйтик?..
Габдулла дәшми, «кирәкми» дип башын гына селки. Өйдә эчпошыргыч тынлык…
Кичен Газизә апа үзе белән Мәгърүфә карчыкны алып керә.
– Күз тигәндер, имләп карарга кирәк, – ди Мәгърүфә карчык.
Габдулланың карчыкны күрәсе дә килми, ул, тиз генә борылып, йөзе белән стенага әйләнеп ята. Аңа хәзер һәр карчык Мәһдия әби булып күренә. Карчык якынлаша калса дип, аны тибеп җибәрергә ул аягын ук әзерләп куя.
– Күз генә тигәндер. Бик матур бала иде бит. Күзе дә исән булса…
Габдулланың йөрәгенә бу «әтисе дә булса» дигән кебек килеп кадала. «Бу карчык күзле булып нишли инде?» – дип уйлый һәм түзмичә кычкыра:
– Ә синең күңел күзең булса нишләр идең?
Карчык ни әйтергә белми, иреннәрен кыймылдата, ахырда тизрәк чыгып китү ягын карый.
Моның өчен Газизә апа Габдулланы битәрләп ала, әмма карчык чыгып китүгә, ул түзмичә көлеп җибәрә:
– Улым, каян уйлап таптың ул сүзне?
Вәли абзый бик озак тынычлана алмый.
– Ничек, ничек дидең әле син? Күңел күзең булса нишләриең, дидеңме? Аһ си-и-ин! Кай арада уйлап табуын әйт әле син аның!
Иртән Габдулла урыныннан бөтенләй яңа фикер белән кузгалды…
– Әптелбәрнең әтисе бар шул, ул бәхетле, әтисе булган кеше соранып йөрсә дә бәхетле.
Иптәшенең үз бәхетен үзе менә шулай аңлавын һәм аның белән мактануын Габдулла хаклы тапты. Ул бит үзе аның бәхетле булуын тели. Әптелбәр читекле булгач, ул нинди куанган иде! Алайса, нигә үпкәли соң ул аңа?.. Юк, юк, аның Әптелбәрне күрәсе һәм аның әтиле булуына бергә-бергә куанасы килә хәзер…
Ул тагын йортка чыкты. Әптелбәр чыкмасмы дип көтте. Әптелбәр чыкмады. Юк, юк, бүген булмаса, ул иртәгә, берсекөнгә чыгар, ләкин ул барыбер Әптелбәр белән килешер, һичшиксез!
Газизә апа да, Мөхәммәтвәли абзый да бүген Габдуллага бөтен булган җылылыкларын бирергә, аңа чын ата һәм ана булырга тырыштылар. Газизә апа, яулык почмагына җыйган акчасын чишеп, кибеттән бармак шикелле озынча прәннек һәм үтә күренә торган кызыл лампаси алып кайтты. Вәли абзый да базардан кайтып керде һәм, авызына капкан калай әтәчне сызгыртып:
– Карале, мин сиңа нәрсә алып кайттым, улым! Нәстәяши әтәч! Күрше малайларының күзләре яна инде, моны күргәч. Карале син аның кикрикләрен, – диде. Аннан соң ул куен кесәсеннән әллә нинди ялтыравыклы кәгазьләр, чәй пичәтләре һәм төймәләр чыгарды. – Менә Җәгъфәр абзыең биреп җибәрде боларны… Карале менә бу пичәтне… Сәмәрканд дигән шәһәрнең мәчете… Манаралары кай таба, мин сиңайтим, әләләлә!
Габдулланың бүгенге күтәренке күңелен алар икесе дә үзләренчә аңлап, «баланы юаттык» дип уйладылар һәм куанып утырдылар.
Шулвакыт кечкенә Фатиха йөгереп керде. Аның арттан үрелгән кыска гына чәч толымнары мәзәк кенә тырпаеп тора иде. Ул, бик шатлыклы эш булган кебек:
– Газизәттәй, сине әни чакырткан иде. Бибиәсма апа үлә, – дип хәбәр итте.
Яңа бистәдә быелгы көз шикелле авыр көзне картлар да бик аз хәтерлиләр. Әйтерсең бу көз ачлык елларның бөтен авырлыгын, кешеләрнең бөтен михнәт һәм сагышын «булганы һәм буласы шушы булсын» дигән кебек үзенә җыйган.
Октябрьдә генә берсе артлы берсе ике үлем һәм бистә көзендә беренче тапкыр ике янгын булды.
Хатыны Бибиәсма үлгәннән соң, Нигъмәтҗан бер төн, бер көн өеннән чыкмый, берәүне дә өенә кертми, ашамый-эчми, кайгысына буылып ятты. Аның ыңгырашуы һәм үксүе әледән-әле тышка ишетелеп торды.
Бу үзәк өзгеч зарлы иңрәү кешеләргә генә түгел, җанварга да тәэсир итте булса кирәк, оясында яткан Актырнак уларга тотынды… Аның улавы бистәнең бер очыннан икенче очына ишетелеп торды… Әйтерсең ул Нигъмәтҗанның каһәрле каргышын ерак почмакларга ишеттерергә тели. Кешеләр бу улауга чынлап шомландылар. Тәрәзәләрдә кабынып торган утлар сүнде. Сүнгән утлар яңадан кабынды… Балалар елашып уяндылар…
Ләкин шунда көтелмәгән бер хәл моңа чик куйды.
Этнең улавы Нигъмәтҗанның колагына килеп керү белән, ул әрнүдән һәм ыңгырашудан туктап, бераз тынып ятты. Аннан кинәт сикереп торды да, кулына әлеге көянтәне эләктереп, өйдән чыгып китте. Бер-ике секундтан эт зәгыйфь тавыш белән бер тапкыр гына «ырр» дип куйды һәм тынды. Иртән җансыз Актырнакны чылбыры янында, элеккечә үк дөньяга йомылыр-йомылмас күзләре белән карап, кырын яткан хәлдә күрделәр.
Читать дальше