Нигъмәт тагын кызып китте һәм, Сәхип белән Григорийга карап, нидер аңлатырга тотынды.
– Чи… чи… чи… тек… юк… алга… алга… алган… юк…
– Йә, йә, утыр, Нигъмәтҗан, без үзебез аңлашырбыз.
Сәхип аны яңадан урынына утыртты.
– Мин алардан читегемне кайтарып бирүен сорамыйм, – диде Каюм хәлфә, – минем таләбем шул: бала мәктәпкә генә йөрсен, хәреф танысын, күзе ачылсын! Минем башка теләгем юк… юк… Мин фәкыйрь балаларны үз өемә җыеп укытам. Акча сорамыйм. Китап, дәфтәр, каләмне үзем бушлай бирәм… Биш баланың аякларына юнәтеп бирдем. Мин бай кеше түгел… Китап язып, каләм хакына яшәүче бер фәкыйрь мин үзем… Миңа берни дә кирәкми, сабакка гына йөрсеннәр. – Ул бер якка борылып, күзләрен йомгалап алды.
«Елый», – дип уйлады Габдулла, әмма хәлфә еламады, ул тагын, тегеләргә әйләнеп: – Чорт с ним читеге-ние белән… Минем ярдәмем кирәк булса, тагын эшләрмен. Аңлатып карагыз әле шуны… Әмма…
Шулвакыт Нигъмәтҗанның өйалды ишеге шыгырдап ачылды һәм аннан ишек яңагына ике кулы белән тотынган хәлдә, эчкә баткан күзләренең тирә-ягы күм-күк булып күгәргән, каны качкан ап-ак чырайлы Бибиәсма күренде.
– Ышанма, хәлфә, аның сүзенә! – диде ул көчкә-көчкә генә. – Сәхип, Гөргери, карагыз әле, бу хәлфә, чынлап та, минем улыма читек китереп бирде… Менә бу өметсез чыгарып сатып эчте ул читекләрне! – Ул иренә төртеп күрсәтте. – Минем бер аягым хәзер кабер якасында. Ялганлар хәлем юк…
– У-у-у! – дип улап, кинәт сикереп торды Нигъмәт һәм ишеккә ташланды.
Григорий белән Сәхип аны тагын тотып алдылар. Әсма җиңги җан әрнеткеч ачы тавыш белән кычкырды:
– Үтер, үтер, ичмасам, котылырмын бу бәлаләрдән, үтер!..
Сәхип Нигъмәтне култыклаган хәлдә, аңа нидер сөйли-сөйли, урамга чыгып китте.
– Гаҗәпләнмәгез, хәлфә, – диде Григорий, Каюм хәлфәгә карап, – бу беренче тапкыр түгел… Беркөн без кереп аера башлагач, шул ук хатын безне: «Китегез, ир белән хатын арасына керү яхшы түгел, ул нишләгәнен үзе белеп эшли», – дип, безне куып чыгарды. Иренең каты кулына күнегеп беткән инде ул бичара…
– Без гаепле монда, – диде Каюм хәлфә, – күзләрен ача белмибез… Кешеләрнең маңгай күзләре генә бар. Менә аларның күңел күзләрен ачарга кирәк иде, кем, исемегезне белмим!
Габдулла өр-яңа сүз ишетте: күңел күзе! Маңгай күзеннән тыш, әле күңел күзе дә була икән. Кайда соң ул?.. Кинәт Габдуллага бу кеше юри генә бер күзле булып йөри, аның әллә кайларда, тагын әллә ничә күзе бардыр сыман тоелды…
Шулвакыт көтелмәгән бер хәл булды: Каюм хәлфә, шунда ук Габдулланы сизеп, кинәт әйләнде дә «вст!» дип сызгырып алды, баш бармагы белән аның корсагына төрткәндәй итеп, талпынып куйды.
Менә син аның күңел күзе юк диген!
Бу хәл Габдулланы, әлбәттә, бик нык сискәндерде. Ул, кинәт тайпылып, бөтен көче белән үз өенең баскычына таба чапты… Шулвакыт тегенең әкрен генә кеткелдәп көлүе ишетелде: димәк, ул Габдулланы артыннан куып килми. Габдулла туктады һәм, баскычның тоткасына тотынган хәлдә, артына борылып карады. Каюм хәлфә белән Григорий аңа карап елмаеп торалар иде. Габдуллага көч кереп китте. Ул арада Каюм хәлфә, бишмәтен ычкындырып, камзул кесәләрен капшана һәм нидер эзләнә башлады.
– Кил әле, бәләкәй, кил, бернәрсә бирим әле үзеңә, – диде ул, ниһаять, нәрсәдер табып, аны Габдуллага сузды. – Кил, кил, курыкма, мин усал түгел, мин бәләкәйләрне ярата торган адәм… Менә сиңа карандаш-каләм…
Аңа өстәп, Григорий да:
– Кил, Габдулла, кил, менә нәрсә бирә ул сиңа! – дигәч, Габдулла кыяр-кыймас әкрен генә яңадан аларга якынлашты.
Каюм хәлфә аңа юна-юна кечкенә генә булып калган, бер башына кечкенә бакыр кыршау кидереп, аңа ашалып түгәрәкләнгән бер резинка кыстырган карандаш кисәге тоттырды.
– Әле аның үзәге күп, – диде ул, – сиңа бөтен хәрефләрне язарга өйрәнеп җитәр өчен төп-төгәл булыр. Хәрефләр язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тотынырсың, сүзләр яза белсәң, китап язарга өйрәнерсең. Инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың.
Каләм белгел, каләм изгегә тартыр.
Каләм белгән кешенең фәһеме артыр, –
ди әнә китап…
– Дөрес әйтә бит бабай, ә? – дип сорады елмаеп Григорий.
Габдулла урынына Каюм хәлфә үзе җавап биреп, тезеп алып китте:
– Давай диген, давай, дөрес әйтә бабай. Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз булсын. Онны илиләр, сүзне сөйлиләр, батырны үстерәләр, куркакны постыралар, сүз арасына җилем кыстыралар. Сүз сөйләдем, үзем кебек тынычсыз күңелләрне көйләдем, инде сүз белән күңелем тук, башка әйтер сүзем юк…
Читать дальше