Сәгыйтьҗан фикерен яңа гына җыеп өлгерде, ахры, ул Шаһбаз морзаның сөйләп беткәнен дә көтмәде:
– Могтәбәр мөселманнар белән күрешәсегез килсә, мәчеткә, җомгага йөрергә кирәк, Шаһбазгәрәй морза, – дип ярып салды.
Ибраһим бай, бәхәс башлануга тәмам кинәнеп:
– Менә, менә, менә! Җыелу белән генә бетми, Шаһбаз морза, җыелып, менә шулай фикер сөзештерергә кирәк. Әйе, торасың да бакча дисең. Акчаң булса бер букча, синең дә булыр бакча. Йә, йә, Нәни абыйның сүзенә менә чыгарып сал инде үз тәңкәңне!
– Чтож!.. Мин Сәгыйтьҗан әфәнденең фикере белән бик, бик килешәм…
– Синең килешүең безгә кызык түгел, Шаһбаз морза, менә сез сөзешегез!.. Сөзешегез!.. Ә? Нигә мәчеткә йөрмисең? Тәһарәт ала белми торгандыр ул!
– Юк, мин Сәгыйтьҗан әфәндегә кушылам, господа! Әйе, дөрес, бәлкем, мине мәчеттә сирәк күрә торганнардыр мөселманнар. Әмма мин мөселманлыкны югары мәгънәсендә аңлыйм. Минем мөселманнарны прогрессның югары баскычына күтәрәсем килә.
Ибраһим бай, урынында утыра алмый:
– Төтене туры йөри моның, Нәни абый. Исбат лазем… Йә, йә? – дип куйды.
– Ә син шуны әйт, әнә Хаммат мулла малае өендә театр корып ята, ди. Бәлкем, син ислам белән театрны да бергә сыйдырмакчы буласыңдыр, Шаһбазгәрәй морза?.. Сезнеңчә, мәчет салдырганчы, бер зур театр салдырып, биш вакыт намазны шунда гына укырга кирәктер, бәлкем, әлгаязе билла!
Җирән бай үсенеп китте:
– Афәрин, Нәни абый!.. Менә моның белән җәдитләрнең авызын яптың, болай булса!
Кинәт Габдерахман әфәнденең ирен очындагы елмаюы сүрелде, ул түзми, сикереп торды:
– Биш вакыт намазны, әлбәттә, берәү дә театрда укымас, анысы – юк сүз! Вәләкин театр исламның нигезләренә каршы килми. Театрның кирәклеген тормыш үзе таләп итә. Халык гыйбрәт эзли. Карты, яше, хәтта Сәгыйтьҗан әфәнде, сез әйткән мәчет әһелләре часовняга куелган христиан изгесенең тәлинкәгә салынган кисек башын һәм мөселманлыктан йөз чөергән Сәхипгәрәй хәлфәнең тактага ябыштырылган рәсемен карарга толчокка йөриләр. Шөбһәсез, алар гаепле түгел монда. Аларның гыйбрәткә сусаган күңелләрен сугара белмәүчеләр – менә без гаепле бу эштә. Безгә аларны тәрбия итәргә кирәк. Театр аркылы аларга гыйбрәт күрсәтергә кирәк. Шөкерләр булсын, татарлар арасында моны аңлаучылар туып килә. Хәтта без бүгенге көнне үзебезнең беренче әдипләребез бар дип мактана алабыз. Муса Акъегетзадә һәм Заһир Бигиев җәнаплары безгә милли романнарыбызның үрнәкләрен бирделәр. Сез укыгансыздырмы, беренче буларак медицина мәктәбен тәмам кылып диплом алган Разия ханым Котлыярова турында яздылар. Афәрин! Без һәм үз тарафымыздан татарның сәнаигъ нәфисәсен [24] Сәнаигъ нәфисә – нәфис сәнгать.
булдыруны максат итеп куйыйк һәм бу өлкәдә күршебез руслардан үрнәк алыйк. Театр – безнең бөек әмәлләребезнең берсе, һәм ул, һичшиксез, гамәлгә ашачак. Бу көн ерак түгел.
Шаһбаз морза кул чабып алды:
– Браво, Габдерахман әфәнде!
Ибраһим бай өчен сөзешү иң югары ноктасына килеп җитмәгән иде әле. Ул моңарчы дәшми утырган Мөхәммәтҗан байны котыртты:
– Дәү абый, карале, син берни дә әйтмәдең бит әле, морзага каршы бер сүз әйт инде, хо, хо, хо!
Мөхәммәтҗан бай урыныннан кузгалды. Аның бәхәскә катышасы килми иде, күрәсең.
– Шут гыйлеме укырга кирәк, яшьләр, шут гыйлеме, – диде ул, төшлектән авыша башлаган кояшка карап, – карале, Ибраһим, мин бүген өйлә намазын үти алмый калдым лабаса, кибеттән туры монда килдем… Өйлә авышмагандыр бит әле, сәгать ничә? Бир әле комганыңны, тәһарәтемне яңартып, берәр бүлмәңдә укып алыйм, казага калмасын…
Моның белән батып баручы хәлфәгә гүя бау ыргыттылар:
– Әйе, минем дә шундый хәл иде…
Ике кунак, комган тотып, бер якка киттеләр, калганнарына Ибраһим бай, пыяла ишекне күрсәтеп:
– Әйдәгез, алайса, мәҗлеснең иң кызыксыз өлешенә күчик, – диде һәм рәшәткә аша йортка кычкырды: – Һәй, малай, капкаларны бикләп куй, берәүгә дә ачма. Соңга калган кунаклар үзләренә үпкәләсеннәр!
Кунаклар кызыл ком сипкән юл белән кире киттеләр…
Газизә апа, чыгып, Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады. Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә «бәхет кошы» әйләнеп йөри иде…
– Улым, бичарам! – дип, Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.
Өенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән, Габдулланың күз алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавис койрыгындагы төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар… Алар бер зураялар, бер кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләре сыман җәелеп китәләр… Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян Йосыфҗан йөгереп килә һәм Габдуллага бармак яный… Ибраһим бай күзләрен кысып көлә… Аннан кунаклар сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әптелбәр килеп чыга һәм, Габдулланы күреп, шундук юк була. Аннушка күренә һәм:
Читать дальше