– Дөрес әйтте Нәни абый, исбат лазем, хо, хо, хо! – дип, бәхәсне кыздырырга тырышты Ибраһим бай.
Сафиулла дигәне салынкы гына зур борынлы, өстенә күк постау җилән, башына кара чуклы кызыл фәс кигән, хәлфә сыман кеше, көлми генә, бармагы белән күз төпләрендә казына-казына мыгырданды:
– Безнең мәдрәсәдәге тәртип, һәрхәлдә, башка мәдрәсәләргә караганда…
– Кайда? Кайда ул тәртибегез? – дип бүлде аны Сәгыйтьҗан, – ишетелгән хәлмени, кырык шәкерт мәдрәсәне ташлап чыгып китсен, имеш! Мәскәү студеннары булганнармыни? Әле узган ай гына «Тәрҗеман» газетасы «Мәскәү студеннары, үз идарәләренә каршы баш күтәреп, чуалыш кузгатканнар. Әлхәмделилла, бу безнең мөселман мәдрәсәләремездә булган һәм булачак эш түгел» дип язып чыкты. Бер ай да үтмәде, Казанның иң зур мәдрәсәсендә, кем мәдрәсәсендә диген әле, Шиһап хәзрәтнең үз мәдрәсәсендә шәкертләре фетнә чыгарып яталар. Бөтен әһле исламга йөз каралыгы!..
– Мәхдүм коткысы белән эшләнгән эш булды бу, Сәгыйтьҗан абзый!..
– Әлбәттә, синең коткың белән түгел, аны без үзебез дә беләбез. Бу эштә синең катнашың булган булса, әле безнең арада утырыр идеңмени син?.. Коткыга катышмау әле ул бик зур хезмәт түгел… Үзеңнең гыйлемең, абруең белән генә шул шәкертләрне тотып калган булсаң икән син.
– Көчебездән килгәнне эшләдек, Сәгыйтьҗан абзый! Без тотып алып калмаган булсак, калганнары да чыгып киткән булыр иде.
– Сез тотып алып калмадыгыз аларны, дамелла!.. Зәкят бирәбез, киендерәбез дип, без – байлар тотып алып калдык аларны, беләсегез килсә… Монда үз кешеләребез, яшерен-батырыны юк…
Кунаклар арасыннан гөмбәгә охшаган карсак кына, юантык кына берсе селкенеп куйды:
– Биредә берәү дә гаепле түгел. Нәни абый, җәдитчеләр гаепле монда… Аларның коткысы бик көчле…
– Шиһап хәзрәт, мәрхүм, үзе гаепле монда, урыны оҗмахта булсын, мәрхүм өстеннән гайбәт булмасын, – диде Сәгыйтьҗан бай. – Ул тезгененнән ычкындырды шәкертләрен… Имеш, дөнья гыйлемнәре кирәк, имеш, русча укырга кирәк. Әнә дөнья гыйлемнәре укып, берсе чукынды бит…
– Анысы да дөрес түгел, – дип каршы төште Ибраһим бай. – Сәхипгәрәй хәлфә ул шәригать гыйлеме укып чукынды. Ә менә учительский школ начальнигы Шаһбаз морза, русча укып та, үз динендә калды, хо, хо, хо!
– Ай, сөйләмәгез миңа шул Шаһбаз дигәннәрен! Үз динендә калды, имеш, калса, аның мөселманлыгы нәрсәсендә?
Берничә бай, Сәгыйтьҗанны куәтләп, Ибраһим байга ябырылдылар:
– Димәк, безгә ислам гыйлеме кирәк түгел?
– Безгә рус гыйлеме генә кирәк, алайса?
– Яшьлегеңә барасың, Ибраһим бай!
Ибраһим бай үз сүзендә торды:
– Кем әйтә, ислам гыйлеме кирәк түгел, дип! Берәү дә әйтми. Мин әйтәм, әгәр дә менә син, Гайнетдин абзый, ислам гыйлеме өстенә үз балаларыңа шут [20] Шут – счёт; исәп-хисап.
гыйлеме дә укыткан булсаң, яһүд конторщигы тотарга туры килмәс иде сиңа, нигә, дөрес түгелмени?
– Тотсын! – дип карулашты юантык җирән бай. – Минем улымның русча укымавының зәкятыннан китсен! Аңа була, минем улым кеше күзенә карап йөрми бит әле, әлхәмделилла! Үз башына эш йөртә. Шулай түгелме, Мөхәммәтҗан абзый?
Мөхәммәтҗан бай сүз көрәштерүне ул кадәр сөйми, ләкин ул монда үз фикерен әйтми булдыра алмады.
– Үз шәһәрең белән генә чикләнсәң, анысы да хактыр, бәлкем, – диде ул. – Менә мин сәүдә эшләре белән, үзегез беләсез, чит мәмләкәтләргә чыгып йөреп кайттым. Мимечендә дә, инглизендә дә, хәтта амриканында да булдым. Шутны үзең йөртә белмәсәң, олы сәүдәгә тотынып булмый икән. Менә мин шуны белеп кайттым.
– Анысына да сүзем юк, Мөхәммәтҗан абзый, – диде җирән бай, – шут гыйлеме дә белсен, ярый. Аннан соң бит алар гимназия дә ниверсит [21] Ниверсит – университет.
сорый башлыйлар. Менә кая бара бит хәзерге яшьләр!
– Анысын мин үзем дә иртәрәк дип саныйм, – диде Мөхәммәтҗан бай. – Гимназияләр һәм ниверситлар дворяннар өчен кирәк. Алар балаларын түрә ясарга укыталар. Без дворяннар түгел, сәүдә кешеләре.
– Әйе, – дип куәтләде Сәгыйтьҗан, – дворян, үз имениесен сатып, баласын йә духтырлыкка, йә атбакатлыкка укыта. Аның башка юлы юк. Ә без аның имениесен сатып алабыз. Шулай булгач, нигә безгә ниверсит?
– Әйе, – диде, бөтенләй ярсып, җирән бай, – пычагымамы миңа малаемның атбакатлыгы! Акча түләсәм, миңа Мәккә мөшриге дә атбакат!
– Безнең Бать исән булсын, Бать [22] Шул замандагы атаклы адвокатның фамилиясе.
! – дип өстәп куйды Сәгыйтьҗан. – Бер дә сезнең Шаһбазларыгызга баш иеп бармабыз… Үзләре безгә килерләр…
Читать дальше