– Карале, кара, әле генә килеп, сәдакага бездән элек үрелмәкче була!..
– Байның каенигәчедер ул. Күрмисезмени, ак шәл астыннан яңа кәшемир яулык бәйләп җибәргән…
– Улының аягындагы читеге кай таба!.. Савырлап каеган өр-яңа читек, ә?
– Шул көе сәдака сорарга килгән. Кеше дигәнең!
– Оялмый да… Чисти оятсыз икән!..
– Тирес бит икән!..
Капка эчтән бикле, шакысаң да ачучы булмас: монда кем шакыганны кем белсен? Газизә апа, үзенә каратылган иләмсез сүзләргә әһәмият бирмәскә тырышып, иреннәрен кысты һәм, эчтән берәрсе чыкканны көтеп, читкәрәк барып басарга мәҗбүр булды. Шулвакыт Габдулла кинәт:
– Әптелбәр! – дип кычкырып җибәрде.
– Кайда?
– Менә әле генә шунда иде!.. Әллә кая китте!..
Габдулла әнисенең кулыннан тартылды.
– Тик тор! Үзенең күренәсе килмидер.
– Нигә күренәсе килми? – дип гаҗәпләнде Габдулла. Аның дусты Әптелбәрне күрәсе һәм яңалыклар белән бүлешәсе килде.
Капка тоткасы эчтән шалтырап китте. Теләнчеләр капкага ташландылар. Капка ачылмады.
– Йоклый торгандыр әле, байны әйтәм, тормагандыр әле… – диде арадан бер картрагы.
– Дәүләтле кешегә иртүк торып янчык табасы юк шул, – диде башына мескен бүрек кигән карчык.
– Аның алтыны янчыкта түгел, капчыкта шул, беләсегез килсә.
– Алла дәүләтен мул кылсын, берүк! Бик юмарт, бик шәфкатьчел кеше бу Ибраһим бай.
– Мәкәрҗәгә китсә дә, Эрбеттән кайтса да, авырып терелсә дә, безне онытмый…
– Безне онытмаганга, Хак Тәгалә аның дәүләтенә бәрәкәт бирә…
– Үткән атнаны җигеп чыга торган атының аягына су төшкәч, терелсә дип, нәзерен әйткән, диләр. Шуның сәдакасын өләшә микән?
– Компания булып ачкан сәүдәсеннән табыш ясаган, ди, белмисез икән әле.
– Кеше сөйләгәннең барысына да ышана китсәң, әнә Мәскәү байларын бик нык утырткан, имеш, дип тә сөйлиләр…
– Ээ… шуның сәдакасы инде бу, алайса…
– Нигә, аның өчен дә баш кирәк…
– Хәләл белән баеп булмый инде, нәрсә әйтсәң дә…
– Безнең авыздан чыккан сүз булмасын. Үзенең компаньоны, теге Орынбурның Әхмәт бай белән уртак болын алып, шуның печәнен саткан, имеш, бу. Табыш бүлгәндә, теге риза булмый, судка биргән, имеш… Дөрес түгелдер, дошман сүзедер… Юк, юк…
Ул арада капкадан, биш гөрәнкә сыешлы кечкенә ак капчык күтәреп, түгәрәк кара сакаллы ыспай приказчик чыкты. Аны чак кына төртеп екмадылар.
– Утырыгыз тезелеп, барыгызга да җитәр, – дип боерык бирде приказчик.
Этешү-төртешү китте, һәрберсенең алгарак чыгып утырасы килде. Приказчик хәйләкәр кеше икән, ул сәдаканы капка яныннан түгел, артка ук чыгып өләшә башлады. Бар да тынды. Приказчик кулын капчыкка тыккан саен, өр-яңа бер тиенлекләр «гөж» килеп шаулап алды. Приказчик аларны бер уч тартып чыгарды да сузылган кулларга берәм-берәм тамызып чыкты. Бер тиенне алып икенче кулын сузган үсмерләрнең кулына «чалт» итеп сугып алырга да өлгерде. Акча шылтырау тавышына рәхмәтләр, озак гомер теләүләр ялганып китте.
Габдулла бу кызык тамашаны карап туярга өлгермәде, әнисе аны капкадан эчкә алып кереп китте. Ул арада зур кара эт, чылбырыннан тартылып, болар ягына ыргылды һәм буыла-буыла өрергә тотынды. Габдулла әнисенең аякларына ябышты. Газизә апа аңа:
– Курыкма, улым, аның чылбыры өзелерлек түгел… Әйдә, менә бу яклап, – дип, Габдулланы кухняга алып керде.
Аларны күпертмә җилкәле ак алъяпкыч япкан зур һәм таза гәүдәле чибәр генә хатын каршы алды. «Шушы икән байбикә», – дип уйлады Габдулла. Ләкин бу байбикә түгел, аның асравы гына иде әле.
Өстәлләрдә һәм шүрлекләрдә нәкъ Ташаяктагы сыман тезелеп торган бакыр, җиз, пыяла савытлардан башканы күрмәгәч, Габдулла гаҗәпсенеп куйды: «Байларның өе шундый була икән: тәлинкә дә чынаяк. Байлар ашап кына торалар шул…»
Ул ара булмый, юкарак гәүдәле, ыспай гына киенгән зур кара күзле хатын килеп керде һәм, Газизә апаны күреп:
– Ә килдеңме, Газизәбану? Бик һәйбәт. Бу кем, синең улың мәллә? – дип сорады.
Байбикә шушы үзе иде.
– Әйе, бер почмакта утырып торыр инде, бикә, сезне борчымас ул, – диде Газизә апа, гафу үтенгәндәй итеп.
– Ярар, бакчага чыгып утырсын, чәчәкләргә генә кагылмасын… Йосыфҗан, Йосыфҗан, кер әле монда, акыллым!
Гадәт һәм кыланышлары белән унике-унөч яшьләр чамасы гына булса да, буйга әрсез үсеп киткән Йосыфҗан килеп керде. Ул, телен чыгарып, кулындагы зур гына кисәк бәлешнең эчендәге алмасын ялый, үзе бертуктаусыз борынын тарта иде.
Габдулла аптырап калды: «Туктале, тукта, соң бу бит теге кем… Ташаякта мине төртеп ега язган малай!»
Читать дальше