– Килер, – диде Ибраһим бай, – менә хәзер Шаһбаз морза килеп җитәр, аны да чакырттым. Сөзешергә килгәндә, ул сезнең мөгезләрне сындыра инде, сындыра!
– Үз фикерем хак булганнан соң, төкерәм мин сезнең Шаһбазларыгызга, сукыр Каюмнарыгызга! – диде Сәгыйтьҗан һәм, бөтенесенә серле генә карап чыкканнан соң, шыпыртрак тавыш белән әйтеп куйды: – Әгелчәннәр әнә сезнең образованный Шаһбазларыгызга бармый, менә безнең кебек түмгәкләргә киләләр әле…
– Ничек, нинди әгелчәннәр?
– Яшерене-батырыны юк, монда үз кешеләребез… Аларның үтенүе дә шулай, читкә таралмасын, мин сезгә бер хәбәр әйтим…
– Ие, ие?..
– Инглиздә чыга торган «Таймас» газетасының мөхбирләре шәһәребездә мосафир…
– Кара син! Йә, йә?
– Алар, әлбәттә, бире безнең мөселман ачларыбызга ярдәм кулы сузып килгәннәр…
«Гөмбә» янә телгә килде:
– Ай, бәрәкалла, шул әгелчән дигән халыкта мөселманнарга карата ниндидер мәхәббәт бар, күрәсең… Шулай булмаса, безнең дине исламның мөнбәре булган Гарәбстан аларга буйсынып яшәр идеме?
– Менә мин дә шул турыда сөйлим. Шул инглизләр, хәзергә исемнәрен әйтмим, бер баебыз һәм бер имамыбызны үзләре төшкән номерга чакыртып, озак кына сөйләшкәннәр. «Без гарәпләребезгә Коръән бастырып бушлай таратабыз, аларга үзебез мәчетләр салып бирәбез, дине исламиянең абруе без инглизләр алдында гаять югары тора», – дигәннәр. Шул сүзләрен дөресләр өчен, шундук чумаданнарыннан чалма чыгарып күрсәткәннәр. Менә сезгә әгелчәннәр…
«Гөмбә» кинәт үсеп киткән шикелле булды:
– Бәрәкалла, әлхәмделилла, дине ислам өстенлек таба, болай булгач…
Ибраһим, Сәгыйтьҗанга әйләнеп:
– Йә, йә, Нәни абый, әгелчәннәр тагын ни сөйләгәннәр? – дип кызыксынды.
– Бохара әмире Мирсәет Габделәхәт Баһадирны бик мактаганнар.
– Әйе, әйе, ни өчен инде, ягъни?
– Теге Сәмәрканд аша тимер юл салдырмауны падишадан үтенгән икән… Ягъни бу безнең дине исламга батмый, дине ислам бу эшне бидгать [23] Бидгать – ярамаган эш.
дип таный…
Ибраһим кычкырып көлеп җибәрде:
– Төшендем мин хәзер моңа, төшендем, Нәни абый… Әгелчәннәр үзләре котыртканнар, алайса, Бохара әмирен… Аһ, разбойниклар!..
Мөхәммәтҗан байга да бу фикер ошап куйды:
– Без тимер юл үткәрсәк, әгелчәннең кызылбашлар, һиндлар белән сәүдәсенә китереп суга шул бу!..
– Әле без салдыра башлаган Казан – Муром тимер юлын кире сүтәргә киңәш итмәгәннәрме, Нәни абый, әгелчәннәрне әйтәм? Урыс белән мөселманны сөзештерә, ә? Менә бусы ошый миңа. Әгелчән, ә? Аһ, разбойник!.. Хо, хо, хо!
Ул арада капка чылбыры шылтырап китте, эт буыла-буыла өрергә тотынды. Ибраһим урыныннан кузгалды.
– Әнә Шаһбаз морза килде… Әйдүк, болай таба, Шаһбаз морза, бакчага рәхим ит!.. Ибраһимның сезгә дигән пылавы суынмас, курыкма. Ай-һай, пылау ашарга ашыга-ашыга кереп бара. Син менә монда кер әле, менә монда! Монда пылаудан тәмлерәк әңгәмәләр бара, йөземе дә бар, борычы да бар. Хо, хо, хо!
Бакчаның йорттан керә торган кечкенә капкасыннан хәтфә якалы кара сюртуктан, цилиндрдан, чал кереп килә торган сакалын ике якка тарап җибәргән Шаһбаз морза һәм тагын ике кеше килеп керделәр.
Шаһбаз морза, цилиндрын салып, бакчадагылар белән күрешә-күрешә, гадәтенчә күтәренке тавыш белән сөйләп алып китте:
– Сезнең мәзәкчән кеше икәнне аңламаган берәү булса, әлбәттә, бик нык амбициягә бирелер иде, Ибраһим әфәнде! Сез мине беләсез бит инде. Мин именно сезнең менә бу бакчагызны яратып киләм бирегә. Казанның тузан сахралары уртасына утырган оазис бу минем өчен. Мин монда чын мәгънәсе белән истирахәт итәм. Мин монда шәһәребезнең атаклы кешеләрен очратам. Милли вә дини мәсьәләләр буенча кыйммәтле фикерләр ишетәм, үземнең гаҗиз тавышымны ишеттерәм. Күрәсез, безгә шундый общество җыела торган урын, милли клуб җитми. Без таркау яшибез, Ибраһим әфәнде. Ә безнең прогресс өчен нинди кирәк мондый җыелулар! Шулай түгелме, господа?
«Гөмбә» Шаһбаз морза сүзенә ялагайланып хихылдый башлаган иде. Сәгыйтьҗанга күзе төшеп, туктап калды. Сәгыйтьҗанның чырае тәмам бозылган иде.
Шаһбаз морза белән ияреп килгәннәрнең берсе сүзгә кушылды:
– Әгәр бу бакча булмаса, аны уйлап чыгарырга, юктан бар итәргә кирәк иде, дип әйтергә тели Шаһбаз морза!
Бу хәтфә якалы яшел казакидан, кара кырпу бүректән, купшы гына кара мыеклы, иреннәре ниндидер сүз әйтергә теләп елмаерга торган утыз биш-утыз алты яшьләр чамасындагы кеше иде.
– Менә өстенә басты безнең яшь галимебез Габдерахман әфәнде Ильясов, – диде Шаһбаз морза. – Гафу итегез, мин сезгә представить итәргә үк онытканмын… Бу – Казан университеты янындагы Тарих-этнография җәмгыятенең действительный члены…
Читать дальше