– Бар, улым, – диде малайга, иркәләп кенә, байбикә. – Менә бу кунак егетне бакчага алып чык. Кара, чәчәкләргә кагылмасын! Бар, мин чакырмый кермә. Кунаклар янында чуалмасаң да ярар, бүген бик олы кешеләр генә киләсе, яме? Сүземне тыңласаң, иртәгә үк үзең сораган теге көмеш йөгәнле, пыяла күзле атны алып кайтырмын…
– Әйдә! – диде малай Габдуллага.
Алар бакчага чыктылар.
Бакча чынлап та матур. Кызыл ком сипкән юлның чит-читендә тәбәнәк кенә яшел рәшәткә… Аның эчендә кечкенә-кечкенә таулар – чәчәкләр тавы… Нинди генә чәчәкләр юк монда! Ал, кызыл, ак, сары, сыек зәңгәр, куе зәңгәр… Вак кына күгәрчен күзе хәтлеләреннән алып олы кешенең йодрыгы зурлыгы чәчәкләр… Уртадагы иң зур чәчәк тавының өстендә колга, аның очында кояшка чагылып, күзнең явын алып тора торган көмеш шар…
Габдулла бакчаны бик кызыксынып тамаша итә генә башлаган иде. Йосыфҗан, кызык итепме, әллә комсызлыгыннанмы, тилгән кебек, кулларын җәеп, аның тирәсендә әйләнә башлады. Габдулла кайда борылса, ул аның алдына чыга, күзәтергә комачаулый, телләрен чыгара, күзләренең агын әйләндереп карый, авызын кыйшайта…
– Син барыбер безнең Сәхәби кебек итә белмисең, – диде Габдулла.
Җавап урынына теге, Габдулланы үчекләп, аңлаешсыз тавышлар чыгарды:
– Сә-сә-сә… хә-хә-хә… би-би-би… хи-хи-хи…
Аннан ул, Габдуллага кулындагы бәлеш кисәген сузып:
– Мә! – диде.
Ачыккан Габдулла, үзе дә сизмәстән, кулын сузды. Әмма теге шунда ук бәлешен кире тартып алды да, икенче кулын сузып, Габдуллага күкеш күрсәтте һәм кычкырып көлеп җибәрде. Аннан ул, куак төбенә әйләнеп: «Гөлгел! Гөлгел!» – дип, кемнедер чакыра һәм, кулындагы бәлешен чеметеп-чеметеп, валчыкларын шул якка ыргыта башлады. Ул да булмады, куак артыннан… дөнья матурлыгы бер яшел кош канатларын җәеп килеп чыкты! Аның каурыйлары һәм койрыгы, кояшка елкылдап, кырык төс белән балкый. Койрыгындагы күз-күз түгәрәк бизәкләре бик оста сурәтче кулы белән ясап куйган төсле! Башындагы чукмарлы энәләре әллә шундый булып үсеп чыккан, әллә аларны купшылык өчен юри кадап куйганнар?!
Габдулла, кызыксынып, кошка таба бер адым атлап куйды, шунда ук юлына Йосыфҗан аркылы төшеп кычкырды:
– Якын киләсе булма, минем тавис бу!
Габдулла чигенеп куйды. Ул кинәт үзен бу бакчада очарга гына түгел, талпынырга да ирке булмаган чебеш итеп хис итә башлады. Аның инде кире кухняга йөгереп керәсе һәм әнисенең итәгенә ябышасы килде.
Шулвакыт капкалар ачылуы, тарантаслар шалтыравы ишетелде. Йосыфҗан, муенын сузып, йортка карады һәм, кунаклар килә башлавын күреп, Габдуллага:
– Тависка йә чәчәкләргә кагылсаң, мин синең муеныңны өзәрмен, – дип, бармагы белән янап алды да чыгып йөгерде.
Габдулла иркенләп бер тын алды һәм кошны күзәтергә тотынды.
Әйе, бу шул үзе! Саҗидә апасы сөйләгән бәхет кошы! Шуңа күрә Йосыфҗан шундый бәхетле… Теләсә, бәлеш кисәгенең камырын ашый, теләсә, аның алмасын гына ялый. Теләсә, аңа әнкәсе көмеш йөгәнле ат алып кайтып бирә, теләсә, ул Ташаякта туйганчы әйләнчектә әйләнә… Ә аның өендә нихәтле савыт-саба, теләсә кайсыннан теләсә нәрсә ашый… Менә әнисе белән бүген монда килмәсә күрер идемени ул бәхет кошын?.. Саҗидә апасы кайда, нишли икән хәзер?
Күрәсе иде хәзер Саҗидә апаны. Сөйләп бирәсе иде. Юк, үзен җитәкләп менә шунда алып киләсе иде. Әптелбәрне дә…
Кинәт ишекләр ачылган, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелде. Өйнең бакчага чыга торган, яшелле-кызыллы пыялалар белән бизәлгән зур ишегендә кешеләр күренде. Алар, баскычтан төшеп, кызыл ком сипкән юл белән болай таба килә башладылар. Габдулла нишләргә белми аптырап калды һәм ихтыярсыз җиргә чүкте.
Килүчеләрдән берсе, калын гына җирән мыеклы, хәйләкәр генә кысылып көлеп торган, сөрмә тарткан күзлесе, өй эчендә башланган әңгәмәне дәвам иттерде:
– Шулай, шулай, Нәни абый, кыздыр хәлфәне, кыздыр! Югыйсә шәригать юлыннан читкә чыга башладылар. Хәтта теге Миһри апаның чигүче кызлары янына йөриләр дип ишетәбез. Шәкертләре, хәлфәләре һәммәсе бергә… Кыздыр үзен! Ә син, хәлфә, бирешмә, йә, йә!
Габдуллага аның тавышы һәм көлүе, буш мичкәгә кычкырган сыман, улап ишетелде. Ул соңыннан бу кешенең шушы йорт хуҗасы Ибраһим бай икәнен белде.
Кунаклар Габдулла яныннан аны бөтенләй сизми үтеп киттеләр һәм, куак артындагы яшел чардуган эченә кереп, камыштан үргән урындыкларга утырыштылар.
Нәни абый дигәне укучыларга мәгълүм Сәгыйтьҗан бай Сәгыйтов иде. Ул кызып китте:
– Минем өчен Миһриҗамалга түгел, шайтанның үзенә йөрсеннәр! Әмма минем мәдрәсәм эчендә тәртип булсын… Без акча бирмәсәк, сез үзегезнең Бохарадан алып кайткан чалмагыз белән кая барыр идегез икән, ягъни мин сездән сорыйм, дамелла Сафиулла?
Читать дальше