Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Аннан соң камчат бүрекле белән Вәли абзый Нигъмәтҗан фатирына төшеп киттеләр.

Бераздан Вәли абзый, кереп, һәммәсен аңлатып бирде:

– Бу теге кем бит… Ай, менә әле генә исемдә иде, кем дип йөртәләр соң үзен… Шул балалар җыеп йөри, мәптек ачкан… «Фәкыйрь балалар кирәк миңа», – ди… Нигъмәтҗаннарга алып кердем. Бибиәсма гына өйдә, авырып ята. «Мин, – ди, бу адәм әйтә, – сезнең улыгызның аягына булмаса, үземнең иске читегемне рәтләп бирермен, миңа мәптеккә генә йөрсен ул», – ди.

Газизә апа бөтенләй әсәрләнеп, күңеле йомшап китте:

– Йа Рабби, бар икән изгелекле кешеләр! Шуның исемен дә белмәгәнсең. Менә Габдуллабыз үсеп җитәр, шул кешегә генә тотып бирер идем укытырга… Шуннан соң, йә?

– Шуннан шул инде. Малайның аягына китерергә булды. Риза булыштылар. Әсма бик куанды.

Ике көн үтеп, өченче көнне камчат бүрекле кеше, култык астына ниндидер төргәк кыстырып, тагын килеп китте.

Шул көнне кичкә таба Габдулла тәрәзәдән Әптелбәрне күрде. Әптелбәр аягына шактый олы, ләкин өр-яңа кебек итеп карага буялган читекләр киеп алган да йортта йөри. Гадәттә, бик оста һәм сыгылмалы йөгереп, сикереп йөри торган малай әллә нишләгән: буе үрә каткан, аяклары олы кешенеке төсле салмак кына атлый. Тик ул бу йөрешен тигез башкара алмый, йә сөртенеп китә, йә үкчәсенә кыйшык басып куя! Үзе, сер бирмәскә тырышып, йөрүендә дәвам итә, шунда ук күз кырые белән генә бер аякларына, бер Габдулла тәрәзәсенә әледән-әле күз төшереп ала.

Габдулла йортка йөгереп чыкты.

– Менә син дә кияү булдың! – диде ул, сөенеченнән чүгә-чүгә көлеп.

Менә алар, читекле ике малай, бистә урамы буйлап атлыйлар. Әптелбәр Габдулланы өйрәтә:

– Син басканда тезләреңә чүгә төшеп бас. Алай аяк киеме тиз тузмый ул. Аннан соң ышыктан йөрергә тырыш, югыйсә кунычын җил ашый аның… – Аннан соң Әптелбәр Габдулланы үзенең яңа планнары белән таныштырды: – Беләсеңме, мин хәзер укый башлыйм бит. Укып бетерәм дә, Гөргери кебек, кәгазьгә машина ясый торган сурәтләр сызам. Аннан байыйм, таш йорт салдырам. Әнигә балык шулпасы ашатам. Әти белән без көне-төне токмач ашыйбыз… Мин Сәхип солдатныкы төсле мыек үстереп җибәрәм. Аннан… берәүгә дә әйтмәсәң, үзеңә генә әйтәм: Аннушкага өйләнәм. Вәт…

Габдулла чын күңеленнән ышанып һәм кызыксынып тыңлады.

– Сине туйга чакырам, – дип өстәп куйды Әптелбәр.

Яңа бистә кызы Кәшифә белән извозчик Шәяхмәтнең үткән көзне булып узган шатлыклы туе Габдулланың күз алдына килеп басты. Өметле һәм дәртле уйлар белән кабынган Габдулланың Әптелбәргә тавис турында сөйләргә дә хәтеренә килмәде…

2

Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды. Беркөнне әлеге камчат бүрекле тагын килеп чыкты. Ул, таягына таянган килеш, ашыкмый гына, ләкин туп-туры Нигъмәтҗаннарга кереп китте.

Бу вакыт Газизә апа, җиңнәрен сызганып һәм терсәгенә тикле кызыл балчыкка буялып, учак өстендәге казанның тирәсен сылый, ә Габдулла иләктән борчак чүпләп утыра иде… Әнисе, Габдуллага карап:

– Балам, чүплисеңме? Мин хәзер мичне сылап бетерәм дә казан астына ягам. Әтиең кайтуына шул борчактан шулпа булса да пешереп алырга кирәк. Оным булса, чумарын да изеп салыр идем, он юк, кире беткересе. Бигрәк әшәке булды безнең бу ел. Ничек кенә кыш чыгарбыз, Илаһым! – диде.

Габдулла алдында иләк белән әллә нәрсә: борчаклы солымы, солылы борчакмы? Борчак дигәне дә бөтен түгел, кырыкка яргаланып беткән!

– Чүбен чүпләп бетерә алмассың, улым, борчакларын гына бөртекләп табакка җыя бар син аның…

Шулвакыт йортта ниндидер тавыш чыкты һәм Нигъмәтҗан абзыйның телсезлегеннән буыла-буыла сүгенүе ишетелде:

– Мин… мин… мин… сине… та… та… та… белән… кит… күз… күз… күз… югал…

Газизә апа һәм аның артыннан Габдулла, йөгерешеп, йортка чыктылар.

Йортта Нигъмәтҗан абзый, акырынып, кулына эләккән көянтә белән камчат бүрекленең өстенә кизәнә, Сәхип солдат, көянтә астына кереп, Нигъмәтҗанны тынычландырырга тырыша иде:

– Нигъмәтҗан, миңа сук, менә мине кыйна, әмма бу адәмгә кул якма!.. Кемгә кул күтәрәсең син? Бу бит безнең иң олы кешебез… Мулладан да югары кешебез бит! Каюм хәлфә! Ишеткәнең бармы синең?..

Ул арада Григорий килеп чыкты һәм, Нигъмәтне кочаклап, аның кулыннан көянтәсен алып куйды. Нигъмәтҗан утырды, тик ярсуы һаман басылмады. Каюм хәлфә мәсьәләне аңлатты:

– Аның табигатенә тиярлек бер сүз дә катмадым. Мин тик: «Улың кайда, нигә ул укырга йөрми?» – дип сорадым. Аларның улларын мин мәктәбемә үз ризалыклары белән алдым. Аягына юк иде, үземнең иске читегемне сипләп бирдем. Ул, читеген киеп, сабакка бер генә көн килде…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x