Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Тәрәзәләрен кар күмгән караңгы һәм суык өйдә Әптелбәр белән Нәсимә, бер-берсен тыннары белән җылытып, сәләмә юрган астында яталар иде. Аларны өйдә булган бөтен чүпрәк-чапракка төрделәр дә чанага чыгарып утырттылар. Бөтен йорт – олысы, кечесе – Әптелбәр белән Нәсимәне озатырга чыкты.

Барысы да чананы тирәләп алган, тик Габдулла гына ни өчендер, боегып, читтәрәк тора иде.

«Әптелбәр киткәч, мин кем белән уйнармын?» – дип уйлый иде ул, һәм бу аның өчен бик катлаулы мәсьәлә иде…

– Апуш! – дип кычкырды чүпрәкләр арасыннан Әптелбәр.

– Габдулла, якынрак кил, иптәшеңнең саубуллашасы килә, ә син әллә кайда читтә турсаеп торасың, – диде әнисе.

Габдулла чана янына килде…

– Яз булгач, Болак буена кил, мин дә төшәрмен. Тегермән әйләндерербез, – дип кычкырды Әптелбәр.

Габдулла аңа җавап бирергә дә өлгермәде, чана дәррәү кузгалып, китеп барды. Әптелбәр, иптәшенә соңгы сәламе итеп, йөзләрен бик мәзәк чытыкландырды һәм телен чыгарып күрсәтте.

10

Габдулла инде берничә тапкыр әтисе белән әнисеннән: «Әптелбәр кайда?» – дип сорашты. Әмма аларның җаваплары аны канәгатьләндермәде. Вәли абзый белән Газизә апа үзләре аларның кайда һәм ничек яшәүләре турында тәгаен генә ишеткәннәре юк. Кешеләрнең кайсы: «Сәгыйтьҗан бай аларны Юнусовлар приютына урнаштырган икән», – дип, кайсы: «Авылга үзенең фабригына озаткан икән», – дип сөйлиләр… Габдулла көнозын тәрәзә төбенә таянып утырган килеш нидер уйлана, вакыт-вакыт борын эченнән нидер көйләп ала. Газизә апа да, Вәли абзый да аның көннән-көн ябыгуын сизәләр. Шуның өстенә быел кыш буе Вәли абзыйның үз башы авырудан чыкмады. Өйдә бердәнбер тупылдап йөрүче Газизә апа гына калды. Аңа, көннекен-көнгә җиткерер өчен, әллә ниләр уйлап табарга, тормышны хәйләләргә туры килде. Ул хәзер, байлардан алып кайтып, потлап-потлап кер юа, якын авылларга кечкенә чана белән барып, имән чикләвеге кушып тарткан он алып кайта, үзе утынын таба, керосинын булдыра.

Әмма тормыш аны да җиңде, ул, суык тидереп, түшәккә егылды.

Тормыш соң дәрәҗәдә кыенлашты…

Беркөнне боларга карт бер теләнче: «Алла хакы өчен, бер генә телем икмәк», – дип соранып керде. Боларның хәлен күреп, бик кызганды һәм, капчыгыннан алып, өстәлгә бер телем икмәк куеп чыгып китте.

Шул көнне кич Вәли абзый «Йосыф-Зөләйха» китабы эченнән язылмаган бер битне ертып алды да, бик озак итеп, язган бер сүзен әллә ничә тапкыр авыз эченнән тапкырлый-тапкырлый, хат язды. Кайчандыр мәдрәсәдә алган «гыйлемен» искә төшерү аның өчен җиңел эш булмады. Мәшәкатьле һәм озак язылуына карамастан, хат кыска гына иде:

«Сез ки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы имамнарның галиме һәм галимнәрнең остазы мелла Зиннәтулла хәзрәтләренә үземез вә барча ию җәмәгатемездән вә янә сезнең газиз углыңыз Габдулла мәхдүмдән бик күптин күп дога вә сәламнәремезне ирсал вә тәблигъ [26] Ирсал вә тәблигъ – җибәрү һәм хәбәр итү. әйләдекемез соңында, сүземез ошбудыр. Заманалар бик авырга килде, үзем вә җәмәгатем сырхау булып урын өстендә ятмактамыз. Икемез дә бу дөньяны куйсак, углымыз Габдулла мәхдүм кем кулында калыр дип бик куркамыз. Инде эш Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм сезнең шәфкатеңезгә тапшырылды. Берәр кеше җибәреп, Габдулланы үз яныңызга кайтарсагыз, бик зур шәфкатеңездән булыр иде дәю, сезнең хәер-фатихаңызны өмет итеп калучы Мөхәммәтвәли бин Хөснетдинуф».

Шул көнне кич хәл белергә дип кергән Сәхип солдат, авылдан килүчеләрне эзләп табарга өстенә алып, хатны куен кесәсенә тыкты һәм яңа хәбәрләр сөйләп алып китте:

– Сәгыйтьҗан байны очратып, Нигъмәтҗанның ятимнәрен сораштым, – диде ул. – Башта сөйләшәсе килми ык-мык итеп торды. Сөйләттем. Әптелбәрен Акком астындагы бер йортка барып таптым. Сәгыйтьҗан байның иске йорты икән. Шунда кырыклап ятим бала яши… Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә чыккан, тамакларына ашаганнары ачтан үлмәслек кенә икән. «Нишлисез монда, укыталармы сезне?» – дип сораштым. «Укырга вакытыбыз юк. Сәгыйтьҗан байның чәй төрү заводында яшнекләр ташыйбыз, кәнүшнә тазартабыз, йомышка йөгерәбез», – диде. Нәсимәсенең хәлен дә белешим дигән идем, адресын бирмәде Сәгыйтьҗан бай. «Тыныч булыгыз, мин аны шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә бирдем», – ди. Ничава, анысын да табарбыз. Ул Сәгыйтьҗан жуликны карап кына торырга кирәк. Аңа юл бирсәң, ул әллә ниләр эшләр… Кешеләрнең ачлыкларыннан файдаланалар бит ул каруннар. Әле сез ишеттегезме, безнең Садыйк бай янган йортына бик зур страховой алган бит. «Язга чыгу белән, заводымны ике өлеш зурайтып салдырып җибәрәм», – дип әйтә, ди. Икмәксез калган авыл хәзер юк бәягә мал-туарын сата башлаган. Менә дигән атларны авылдан алтышар сумнан җыеп алып кайткан бит Садыйк. Менә нишлиләр алар… Ничава, озак күбенә алмаслар, җыйган маллары беркөн бугазларына утырыр… Әт-дөнья куласа ул… Алафузовта әнә имчеләр забастовка ясаганнар. Атлы полиция килеп берни эшли алмаган. Шуннан соң администрация эш хакын арттырмый, завод кибетләрендәге икмәкне арзанайтмый нишләсен?! Халык – ут бит ул. Ут белән уйнарга ярыймы соң? Их, Гөргери кайда икән хәзер?..

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x