Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Нигъмәтҗан эчә башлады. Утын ярып, егерме тиен алды, аны эчте; берәр мещанның әйберен базардан өенә илтеп, биш тиен алды, аны кабакка илтеп бирде. Эш булмаса, кабак алдына барып, тамчылап, соранып эчте. Әптелбәр инде үзенең теләнчелеген берәүдән дә яшерми, ачыктан-ачык соранып йөри башлады. Тормыш инде аның белән Габдулла арасындагы күләгәне җуеп ташлаган иде. Әнисе үлгәннән соң, Әптелбәр Габдуллага тагын да якынрак, тагын да туганрак тоела башлады.

Яңа бистәнең атаклы көзге пычраклары башланды… Беркөнне кичкә таба Олы Сембер урамының аргы очында кызыл ялкын күтәрелде. Тавыш, шау-шу купты:

– Янабыз! Янабыз!..

Брахмистр Шиап сәке өстендә яткан җиреннән сикереп торды. Ул өстенә брезент тужуркасын, башына каскасын киеп алды да стенадагы каешка кыстырып куйган балтасына үрелде. Әмма аның кулы балтага барып җитә алмады, ул, кинәт хәлсезләнеп, идәнгә ауды. Янгын турында әйтергә кергән Вәли абзый белән Папах Хисами аны, күтәреп, сәкегә салдылар… Сәхип солдат соңыннан Шиапның бу кинәт үлемен «башына кан йөгерүдән булган» дип аңлатты…

Янгын бик тиз куркыныч төскә керде. Бөтен йорт аякка басты. Хәтта исереп кайтып егылган Нигъмәтҗан да яланбаш, яланөс атылып урамга чыкты. Ут ялкыннары аның йөзендә уйнады. Бу ут нәрсә беләндер аңа килеп кагыла, аның йөрәгенә килеп тия кебек тоелды.

Бәлки, ул шул минутта үзенең яшьлегендә булып алган бер янгынны һәм анда, бернигә карамый лапас башына менеп, берүзе утка ташлануын һәм утны җиңүен, аннан аларның Бибиәсма белән мәхәббәтләре шул янгын сыман кабынып китүен хәтерләп алгандыр. Бәлки, бу ут аның кая куярга белми йөргән йөрәк ярсуын, әллә кемнәргә, әллә кемнәргә саклап килгән каһәрле ачуын ерып җибәрергә юл ачкандыр. Күп уйлап тормыйча, ул, аяк астындагы баткакны да исәпкә алмый, турыдан юл ерып, янгынга ташланды.

7

Икенче көнне бөтен бистә, исе китеп, Нигъмәт турында сөйләде:

– И, кичә Нигъмәтне күрсәңие… Уттан бигрәк, Нигъмәт үзе коточкыч иде!

– Берүзе түбәгә менеп, такталарны әллә кая каерып алып бәрде. Уңга! Сулга! Җен шикелле!..

– Каян бу кадәр көч, каян бу кадәр ярсу?

– Без инде үзе харап була бу дип, котыбыз очып торды. Ә ул юк… Исән-сау чыкты, йортның яртысын саклап алып калды бит!..

– Йортны дисең, бистәне саклап алып калды, бистәне!

– Мәүлихәттәй, тол карчык, кышка каршы урамда калса нишләр иде?.. Әмма рәхмәт Нигъмәтҗанга!

Габдулла Нигъмәтҗан абзый өчен, шулай ук Әптелбәр өчен чиктән тыш шат һәм горурлы!..

Сәхип солдат берничә карт белән Нигъмәтҗанга керде һәм аңа тәкъдим ясады:

– Нигъмәтҗан, карале, без, картлар белән киңәшеп, сине брахмистр ясап куярга уйлыйбыз, шуңа син ни дисең? Моңа синнән дә сәләтлерәк кеше юк инде… Риза булсаң, хәзер үк прошение язып, управага мендерәбез.

Нигъмәтҗан кулларын тырпайта, якын да килми. Аңлаешсыз тавышлар белән ул: «Бу минем эшем түгел», – димәкче була иде…

Аның бу тәкъдимне кире кагуы теләмәүдән түгел, бәлки аны санга сугып, үтенеп килгән кешеләр алдында оялудан, әлбәттә. Сәхип тә, картлар да моны аңлыйлар һәм Нигъмәтне күнәргә кыстыйлар.

Ниһаять, Нигъмәтҗан риза…

Шул көннән башлап Нигъмәтҗан танымаслык булып үзгәрде. Эчүен ташлады, Әптелбәрне соранып йөрүдән туктатты. Өенең тәрәзәләрен, ишекләрен ныгытты, утын әзерләде. Беркөнне ул, янган өйгә барып, сәләтле куллары белән Мәүлихә әбинең исән калган ярты өен тәмам торырлык хәлгә китерде. Өр-яңадан мич чыгарып бирде.

Управада Сәхип солдатның Яңа бистә гражданнары исеменнән язган үтенечен кабул иттеләр һәм Нигъмәтҗанга брахмистр Шиаптан калган җиз касканы тапшырдылар.

Беренче тапкыр касканы башына киеп урамга чыккан Нигъмәтҗан Габдуллага әкияттәгечә таҗ киеп алган патша шикелле булып күренде…

Габдулла хәзер аңа ниндидер яшерен курку катыш соклану белән карый. Әмма Нигъмәтҗан эреләнергә ояла, киресенчә, ул тагын да кече күңеллерәк булып китте. Телле чакта Габдуллага бер сүз катмаган кеше инде телсез көе аның белән сөйләшергә чамалый. Габдулланы күтәреп ала, аны башыннан сыйпый…

Габдулла үзен җиденче кат күктә итеп тоя.

8

Бу көз Вәли абзыйны тәмам чирләшкәгә әйләндерде. Газизә апа, тагын камфаралар кайнатып, скипидар исләре чыгарып, Вәли абзыйны дәвалады. Карчыклар килеп, им-том ясадылар. Көзге пычраклар белән тышкы дөньядан аерылган Габдулла өчен күңелсез көннәр, алардан да күңелсезрәк кичләр башланды…

Шундый кичләрнең берендә бик нык ишек шакыдылар. Габдулла сәке өстендә тезен кочаклап утырган җиреннән кузгалып, җанланып куйды. Менә хәзер ниндидер бер вакыйга булырга һәм ул бу эчпошыргыч төннең ямьсезлеген таратып җибәрергә тиеш!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x