Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
* * *

Апрель ахырларында, арба юлы төшү белән, Вәли абзыйларга Өчиледән әлеге чыптачы килеп төште.

Ул әле һаман шахтага китә алмаган, әмма барыбер китәчәк. Әле ул өметен җуймый. Өчиледә хәлләр җиңелдән түгел, ләкин картлар үз тәҗрибәләре белән, быел туклык булыр, дип өмет итәләр. Бирсен инде Ходай, фәрештәнең «амин!» дигән чагына туры килсен!..

Вәли абзый да, Газизә апа да чыптачының кинәт килеп төшүенә аптырап калдылар. Алар инде авыруларыннан терелгән, язның җылысы белән, туклык турындагы яхшы хәбәрләр белән күтәрелеп, җанланып киткәннәр иде. Кайчандыр кышның караңгы күзендә сукыр лампа яктысында зур мәшәкать белән Габдулланың бабасына язылган хат исләреннән үк чыккан… Хат барып җиткән, күрәсең, менә Габдулланы алырга килгәннәр… Бирми җибәрсәләр дә яхшы түгел, мәшәкатен чыгарып кеше җибәргән Зиннәтулла хәзрәтне алдау була…

Алардан бигрәк Габдулла өчен бу көтелмәгән хәл иде. Яңадан үги әбисе кулына, зур семьялы ач өйгә, алты күгәрчен арасына җиденче чәүкә булып кайту Габдулланы шатландырмый; яңадан Ташаякны күрү, Әптелбәр белән очрашып, әйләнчектә әйләнү хыяллары бөтенесе юкка чыга…

Шул ук вакыт иң кара көннәрендә аның күңелен яктырткан Саҗидә апасының якты шәүләсе гүя ерактан елмаеп карый һәм: «Кайт, Габдулла, мин сине бик, бик сагындым шул, кайт», – дигән төсле була.

* * *

Икенче көнне чыптачының базар белән эшләре тәмам булды. Габдулла янә таныш арба өстендә утыра иде.

– Газизәбану, чыгасыңмы инде син, юкмы? – дип, арба яныннан тәрәзәсенә каерылып карады Вәли абзый.

Газизә апа, яшенә буылып, чыга алмый утырды. Аңа авыр иде. Ниһаять, ул, чыкты. Яулыгын күзләренә төшереп һәм аның почмагын тешләп, ул башын түбән игән хәлдә, Габдуллага маңгай аша карап торды. Аннан соң, өзеп-өзеп:

– Габдулла… Газизем… Онытма безне… мин бит сине… – диде дә тавышы кинәт сынды һәм, Габдулла өстенә ташланып, яшьләренә тулы ирек бирде.

Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды…

Вәли абзый:

– Йә, ярар, анасы, җитте… Кузгалсыннар. Хәерле юл. Ие… ыммым, – диде, күрергә комачаулаган яшен таратып җибәрер өчен, күзен нык кына кыскалап алды.

Аннушка йөгереп чыкты һәм кәгазьгә төргән юл күчтәнәчен китереп Габдуллага сузды.

– Прощай, Абдулка, – диде ул…

Ат кузгалды. Габдулла, әтисен, әнисен, Аннушканы, күршеләрне, бөтен йортны – һәммәсен үзе белән алып китәргә теләгән кебек, гәүдәсе белән артка каерылды, әйтерсең әллә никадәр ычкынмаган җепләр аны кире тарттылар…

Ат, язгы ташуны урап, Яңа бистәнең арткы урамнарыннан чыгып бара иде инде. Шунда гына Габдулла аерылуның нәрсә икәнен төшенде булса кирәк, аның кечкенә күкрәге авырттырып кысылып куйды, күзе әллә каян килгән яшь белән томаланды, яшь аркылы дөнья кырыкка сынгаланып китте, урам, ташу, кешеләр, агачлар салават күпере сыман аллы-гөлле төсләргә күмелделәр…

II өлеш. Кырлай

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Г. Тукай

Беренче бүлек

2

Габдулланың кайтып төшүе өйгә һәм өйдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтенә икенче төс кертте.

Балалар өчен бу шактый зур яңалык булды. Алар аңардан каланы сораштылар. Габдулла аларга алтын тимгелле яшел «бәхет кошы» турында, Әптелбәрнең күлгә чумып, аның төбеннән тәңкә алып чыгуы турында, сукыр хәлфәнең күңел күзе һәм башкалар турында сөйләде.

Аннан алар, чыгып, инештә бакаларга таш атып уйнап йөрделәр. Кояш баегач, мәчетнең идән астына колакларын куеп, анда «мөселман җеннәренең намаз укыганнарын» тыңладылар. Берни ишетмәсә дә, Габдулла балаларның сүзенә ышанды.

Икенче көнне алар, җуа чыкмаган микән дип, урманга менделәр, ләкин буш кайттылар. Габдулла аңа да күнде. Аңа боларның һәммәсе яңа һәм тансык иде.

Сүзләр сөйләнеп, уеннар уйналып, йөрисе җирләр йөрелеп бетте. Балалар Габдулла белән инде кызыксынмый башладылар. Алар аналарының Габдуллага тискәре каравын да сизеп алганнар иде инде.

Беркөнне балалар, өйдә үзләре генә калгач, Габдулланы «кала карачкысы», «килмешәк» дип үртәргә тотындылар.

Кәшфинур, Габдулланың кулын тотып:

– Китәнме, бүзме? – дип сорады.

– Китән, – диде Габдулла.

– Бер чеметәм дә китәм, – диде Кәшфинур һәм Габдулланың кулын бик нык чеметеп китеп барды.

Габдулланың күзеннән яшьләре чыга язды, тик ул, сер бирмәскә тырышып:

– Юк, китән түгел, бүз, – дип үчләште.

Кәшфинур, яңадан килеп:

– Алайса, мин чеметәм, син түз! – дип, Габдулланың кулын тагы да ныграк чеметеп алды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x