Сүбәдәй, сүз башлар алдыннан, сәүдәгәр картка күз төшереп алды. Ыспай киенә иде сәүдәгәр, киеме дә затлы, сакал-мыегы да килешле. Почык борынлы, уң битендә бармак йөзе хәтле генә миң, сакалы түгәрәкләп кыркыган, мыегы кызлар кашы кебек кенә – сызылып тора. Имам хәзрәтләре исә кара түбәтәй кигән, кәҗә сакаллы, тутсылрак озынча йөзле. Кул бармаклары нечкә, әйтерсең лә эшләргә түгел, кемнедер кытыкларга яратылган.
– Аксакаллар, – диде, тегеләр утырышып һәм кулларын күтәреп дога кылып, бисмиллаларын әйтеп, ризыкка үрелгәч. – Минем сезнең белән киңәшәсем бар.
– Бәрәкалла, баһадир, рәхим ит, без сине тыңлыйбыз, – диде икесе өчен дә Мәүлә Хуҗа. – Без әүлиялар түгел, иллә Мөхәммәд галәйһиссәлам тарафдарлары буларак, АллаһыТәгалә рәхмәтенә таянып, алга килгән бурычларыбызны бер итеп, начарга вә яхшыга карамый ихтыяр кылабыз. Иншалла, Аллаһы Тәгалә, кылган эшләребезне изгегә алып, савабын бирер. Безләр, баһадир, берәүгә дә яманлык кылмадык, ниятебез изгедә икән, йомышыгызның асылын җиткерегез.
– Яхшы, яхшы, имам хәзрәтләре, яхшы. Мин күрәм: сез гамәли дөньядан аерылыбрак яшисез. Бихуш, яшәгез. Башыгызны күрәләтә ахмаклык тәлинкәсенә салмасагыз, миңа шул бик җиткән. Тиздән безнең төп гаскәребез килеп җитәр, һәм без бөтен булган көчебез белән Болгарга ябырылырбыз. Без Болгарны алырбыз, аксакаллар. Әмма каланы алу – бер хәл, халык белән идарә итү – икенче нәрсә. Менә шунда инде сез кирәк булырсыз, аксакаллар.
– Алла, диген баһадир. Аллаһыдан узып булмый. Барысы да Аллаһы теләге белән эшләнә.
– Хуш, хуш, имам хәзрәтләре, сезнеңчә булсын. Әмма безгә, ил белән идарә итү өчен, ханмы, тарханмы кирәк булачак, уйлаша торсагыз иде.
– Кһм, баһадир, Хак Тәгаләдән өстен булып булмый, барысын да Тәңребезгә тапшырыйк.
– Әлегә кадәр Тәңре безнең якта булды, ары таба да булыр, – диде баһадир тыныч кына.
– Иман китергән мөселманнар сезгә беркайчан да яманлык кылмаслар, баһадир, иншалла.
– Иман нәрсә соң ул?
– Иман Аллаһы Тәгаләгә һәм аның фәрештәләренә, һәм аның китапларына, һәм аның пәйгамбәрләренә, һәм Ахирәт көненә, һәм тәкъдирнең изгесенә вә яманына ышанмактадыр, баһадир.
– Хуш, хуш, имам хәзрәтләре. Ә ислам да ислам, дисез, ислам нәрсә соң ул?
– Ислам – Аллаһының һәм рәсүле вә пәйгамбәре Мөхәммәднең динедер. Ислам дине, баһадир, иман иткән инсаннарга шарт куя: Аллаһының барлыгын һәм берлеген, рәсүлебез Мөхәммәдне Аллаһы Тәгаләнең бәндәсе вә пәйгамбәре итеп тану, биш вакыт намаз уку, аны мөмкин кадәр калдырмаска тырышу, малы булган кеше шушы малының кырыктан бер өлешен ислам дине юлына сарыф итү, изге Рамазан аенда ураза тоту, көче-куәте вә сәламәтлеге булган кешегә үз гомеренә бер булса да хаҗга барудыр.
– Миңа синең динең ошый, имам хәзрәтләре. Ләкин бит мин сугышчы, айлар буена атымнан төшмим, адым саен атымнан төшеп намаз укысам, юлым ничек үтәрем.
– Намаз уку көчеңнән килгәнчә, баһадир. Ураза вакытында да кояш баегач һәм чыкканчы ашарга һәм эчәргә була. Ислам дине сезнең кебек яудагы сәхабәләренә ташлама ясый. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң вә чиксездер, баһадир.
– Яхшы, яхшы, имам хәзрәтләре. Нигә соң Аллаһыңның кодрәте зур булгач, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд җиңелде? Ничек аны Аллаһың йолып алып калмады?
– Кылган гөнаһлары күп булгандыр, баһадир. Сезне Ходай Тәгалә алар өстенә үзе җибәргәндер.
– Менә хәзер сезнең Аллаһыгыз безне Болгар өстенә җибәрәчәк. Димәк, Илһам хан да гөнаһлы булып чыга. Һәм без аны җиңәрбез. Тик безне болгарлар җимерүчеләр, яулаучылар, баскынчылар дип кабул итмәсеннәр иде. Без Болгар халкына яманлык теләмибез. Әгәр дә мәгәр Болгар ханы Илһам безнең алга килеп сыгына икән, без аңа һәр каладагыча вә илдәгечә ясак салып кына китәрбез. Аллаһы Тәгаләгезгә кырыктан бер өлеш зәкят бирсәгез, Үгәдәй ханга уннан бер өлеш ясак түләрсез һәм уннан бер егетегез минем гаскәремә яугирлеккә бирерсез. Шул булыр минем шартым Илһам ханга, аксакаллар. Кабул итсә – итсен, итми икән – Тәңре үзе хөкем итсен. Кһм, сәүдәгәр, нигә дәшми утырасың?
– Мин уйлыйм, баһадир. Чирү башында Батый хан килә, ул килгәч, безнең уйларны бутап бетермәс микән дим?
– Һм-м, хак сүз, тик Батый хан килгәнче, мин Илһам ханга җиңелү гарьлегеннән котылырга мөмкинлек бирергә телим, аксакаллар… Сәүдәгәр Биккол вә сез, имам хәзрәтләре, минем сезгә йомышым бар. Мин сезне Болгарга җибәрергә булдым.
– Йа Хода, йа Хода, баһадир, – диде имам хәзрәтләре.
– Имам хәзрәтләре, миңа мәгълүм булганы шул. Кашанда бугай, ханның оныгы Галимбәк сабак ала. Син шуның янына барырсың һәм аны Болгар тәхетенә әзерләрсез. Ә син, сәүдәгәрем, миңа Карлыгачым алып кайтырсың. Шул булыр минем сезгә йөк-йомышым.
Читать дальше