Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Баһадир, әгәр дә мәгәр мин йөгемне үти алмасам? – диде, тыныч булырга теләп.

– Мин сине эзләп табармын, сәүдәгәр. Таш астына качсаң да, эзләп табармын.

– Хуш, баһадир. Ак юл телә безгә.

* * *

Болгарга юл төп олы юлдан читтәрәк булды. Бу юлдан болгар сугышчылары Карамалы кальгасыннан Болгарга, Болгардан Карамалы кальгасына йөрерләр иде. Шушы Карамалы кальгасы юлында әмир Булат һәлак була. Монголлар аны куып җитәләр һәм, аркан ташлап, атыннан суырып төшерәләр, бик озак сөйрәтеп алып баралар, шуннан соң гына кылычтан уздыралар.

Олау тигез һәм әкрен генә бара. Биккол атка атланды. Мәүлә Хуҗа исә арбада бара, йоклый, рәхәт кыла. Олауны ашыктырып булмый, чөнки товар шактый җыелды. Монда түк-түк чин ефәге дә, Сәмәрканд өреге дә, Бохара йөземе дә, Хива осталары ясаган кувшин-комганнар да, көмеш савыт-саба да, нефтә белән яндыра торган лампалар да, затлы ияр, бизәкле йөгәннәр дә бар иде. Күнбай бәк аңа болгарлардан таланган товарларны да тәкъдим иткән иде, әмма Биккол аяк терәп каршы төште.

– Мин – исемле сәүдәгәр, Сүбәдәй баһадирның сәүдәгәре, куй, бәк, калдыр, минем баһадир йөзенә кызыллык китерәсем килми. Аннары болгарларның үз товарларын танулары бар, анда инде Бикколны эзләп йөрисе калмас.

Сүбәдәй баһадирның сүзеннән чыкмаган, аңа карусыз буйсынырга өйрәнгән Күнбай бәк Биккол белән килеште: товарларын тирмәсенә ташыттырды.

Юл озын түгел, таныш, шуңа кәрван ашыкмады. Менә нинди заманда яшәргә язган булып чыкты хан сәүдәгәре Бикколга. Ә бит ошбу дулкынланып утырган икмәкләрне ике айдан урырга да төшәчәкләр иде. Ә хәзер исә авыллар гүя йокыга талган, әллә ташлап киткәннәр, әллә качканнар. Тәмам котын алды бу монголлар болгарларның, ил-җирләрен ташлап китә башладылар. Ә игеннәр гөрләп үсә. Ләкин бу игеннәр ит ашап гомер иткән монголларны бик аз кызыксындыра, аларга болын-тугай тулы үлән булса, шул җиткән. Хак, хәзер монголлар да ипекәйдән баш тартмый башладылар, умач пешерәләр, төрле боткалар, талкан.

Биккол басу-басу, киртләч-киртләч игеннәргә бага һәм уфтанып куя. Ни әйтер ул Илһам ханга? Ярый, Сүбәдәйнең шартнамәсен дә күрсәтсен ди. Шуннан ни? Илһам хан аны тыңлармы, үзенең шымчысын ук хыянәтче дип орышмасмы?

Авылларга кермәделәр, читләтеп үттеләр, чөнки бу хакта ханның фәрманы бар иде. Моны һәр сәүдәгәр белә һәм тәртипне бозмый иде. Аның каравы, бер көнлек юл үтүгә, кәрвансарай булыр, Чыгатай хан, болгарлардан күреп, Каракорымнан Үргәнечкә шалтылар булдырды бит инде. Үзе саклый, үзе карый, үзе юл бәһасен дә ала. Шалтыда барысы да бар: ат дисәң – өшәнгән атың алыштыр, дөяң дисәң – дөяң. Кыскасы, болгарларның сәүдә юлы монголлар килгәнче үк инде җайга салынган, көйләнгән иде. Шуңа карамастан, ике арадагы сәүдәне ныгыту өчен, Үгәдәй хан Илһам ханга илчеләрен җибәрде. Ул атасы Чыңгыз ханга Олуг Мөхәммәд шаһ эшләгән этлек кебек начарлык эшләвен көткәндер, ләкин Биккол Илһам ханга: «Һични кылма, илчеләр белән яхшы мөгамәләдә бул», – дип хәбәр иткән иде инде. Буш кул белән кайталар Каракорымга Үгәдәй ханның илчеләре. Шуннан Үгәдәй ханга бердәнбер чара кала – сугышу, яу йөрү.

Авыллар яныннан узганда, Бикколның йөрәге кысылды. Болай да сүнеп-сүрелеп калган авыллар тарафында һичнинди тавыш ишетелми, бала-чагалар да йөгереп озата бармыйлар. Элек кәрван күренсә, бала-чага гына түгел, яше-карты сәламләргә чыгар иде, бай сәүдәгәрләр аларга өрек ташларлар, ә тагын да баераклары акча да сибәрләр иде. Бүген исә сирәк-мирәк этләр ләңгелдәп ала да, саташкан әтәч кенә тартып-сузып кычкырып куя. Ләкин авылларда яңа бина ителгән өйләр дә күренгәли. «Димәк, халыкның барысы да урман якларына качмаган әле, кыюлар бар, калганнар», – дип уйлады Биккол, атын атлата төшеп.

Сүбәдәй ыстанында да, әле дә Ташбай угланны күз алдына китерергә тырышты Биккол. Кем булыр бу бала?.. Атасы артыннан китәрме, әллә, булмаса, тәрбияләп үстергән Артык атасы белән Болгар каласын саклап башын салырмы?.. Барысы да Хода кулында иде.

Кич җитеп, кояш баюга таба тәгәри башлагач, кәрван туктады. Ашап-эчкәч, алар Мәүлә Хуҗа белән ястү намазын укыдылар. Аз сөйләштеләр, сөйләшәсен сөйләшкәннәр иде инде, кылынасы эшләре турында уйланулары иде. Эш-йөкләре гаять җаваплы. Аннары икесенең берсе тәгаен кемгә хезмәт итүләренә шикләнебрәк калганнар иде. Аларны Илһам хан да, Сүбәдәй баһадир да үз итә. Әмма төп максатлары ил халкына игелек кылу иде дә, әллә нишләп барысы да буталды.

– Игеннәр матур быел, Биккол, – диде, ниһаять, Мәүлә Хуҗа. – Бу мөртәтләр килмәгән булса, Болгар тагын урысларга икмәк сатасы иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x