Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Миндәй олы кешегә хатын урлау килешеп бетәрме икән соң, баһадир?

– Олы кешенең акылы да олы һәм кылган эше дә төпле вә ышанычлы була, сәүдәгәр.

– Ә Ташбай углан?

– Ташбай угланга тимә. Ул – хәрби кеше. Андый кешене илне яулагач кына сындырып була.

– Мин уйлап карармын, баһадир.

– Нигә туктап калдыгыз, аксакаллар, җитешеп, ашап утырыгыз.

– Баһадир, мин ястү намазын гына укып алыйм инде, – диде имам хәзрәтләре.

– Рәхим ит, рәхим ит, имам хәзрәтләре. Яугирләр алдында миңа да хөтбә әйтергә онытма.

– Мин сезне һәр намазда мактыйм, һәр җомгада, баһадир.

– Хуш, хуш, имам хәзрәтләре. Хөтбәң әйт, ләкин динең белән минем башым бутама. Минем Сөн-җү, Өй-җәз, Чи-мән кебек чин аксакалларын тыңлаганым бар. Аннары мин Юләй-Чүсәй арасында барган әңгәмәне тыңлаганым бар. Күктә йөзгән йолдызлар серен белгән, шулар буенча фал ачкан Юләй-Чүсәй Чыңгыз ханга да ошаган иде. Айлар буена тирмәсеннән чыгармады бичараны.

– Җирдәге бер генә бәндә дә Аллаһыдан уза алмый, баһадир, – диде Мәүлә Хуҗа һәм, намазлыгын тотып, чаршау артына үтте.

Сүбәдәй баһадир Бикколны үз янынарак дәште. Сәүдәгәр якын ук килгәч, иңенә кулын салды.

– Аксакал, мин сине шушы атнада ук Болгарга җибәрергә булдым. Минем фикерем Илһам ханга җиткерерсең. Калганын үзе хәл итә. Көмеш тактага язуны сәркәтибем язып бирер.

– Сез, баһадир, минем җилкәмә адәм күтәрә алмастай йөк салырга җыенасыз кебек. Сәүдәгәр ич мин. Син миңа товар бир, олау, ялчылар.

– Яхшы, сәүдәгәр. Синең белән бериш яугирләрем дә барыр.

– Менә анысы кирәкмәстер, баһадир. Илһам ханның шиккә калуы бар. Мин кирәк кадәр кешене үзем сайлармын.

– Ләкин минем бер кешемне алырсың, сәүдәгәр. Ансыз булмас. Карлыгачны таныса, ул таныр.

– Яхшы, баһадир.

– Ә синең башкалага үтеп керергә исәбең ничек?

– Анысы инде минем хәсрәт, баһадир.

– Яхшы, яхшы, сәүдәгәр, мин иртәгә үк олау хәстәрләргә кушармын.

Ул арада чаршау артыннан Мәүлә Хуҗа чыкты. Ул инде чаршау артында ук Сүбәдәй белән Биккол арасындагы сөйләшүне ишеткән иде. Болгарга кайту аны да кузгатып җибәрде, мәгәр баһадирга сиздермәскә тырышты. Ни генә булмасын, Сүбәдәй баһадир ыстанында Мәүлә Хуҗа ниндидер дәрәҗәдә үз дигәненә ирешкән иде. Сүбәдәй баһадирның уң кулы Күнбай да ислам динен кабул итте. Ләкин янә бернәрсәгә инанды ул: монгол яугирләре, ислам динен кабул итсәләр дә, «Яса» га мөкиббән китеп яшиләр. Шуннан Мәүлә Хуҗа бер нәтиҗә ясады: монголларны дин генә туктата алмаячак. Харәземшаһ Олуг Мөхәммәднең: «Монголлар ислам динен кабул итсәләр, мин аларга каршы сугышмаячакмын», – дигән сүзе һични үзгәртмәгән кебек, монгол яугирләренең ислам диненә табынулары да аларны яудан туктата алмаячак. Шуның өчен Мәүлә Хуҗа җиде юл чатында калган бер мосафир хәлендә иде. Нишләмәк кирәк, ул кулыннан килгәннең барысын да эшләде— төрки монголларның барысын да ислам диненә дүндерде. Инде китәргә булгач, арадан берсен мулла итеп игълан итәргә дә – вәссәлам.

– Утыр, утыр, имам хәзрәтләре. Мин сине хөрмәт итәм. Ләкин мин Тәңрегә табынам. Күк-Кояш – Тәңре йөзедер. Аллаһыгыз Тәңрегә тиң икән – бихуш. Тик мәңгелек Күк йөзен, Кояшны, Айны, йолдызларны кая куясың? Мин далада йолдызларга карап юл сайлыйм. Тимерказык йолдызы – минем өчен ак юл. Күк гөмбәзендәге Кояш, Ай, йолдызлар тәэсирендә дөньядагы һәммә җан иясе тереклек итә. Синең Аллаһыңа мин каршы түгел, имам хәзрәтләре, ләкин Җир, Кояш, Ай, йолдызлар тәэсирендә табыныңа китергән ризык турында да онытмасаң иде.

– Минем фәкать бер хөкемдарым, бер хакимем бар, баһадир, Аллаһы Тәгаләмдер.

– Ярый, бихуш, имам хәзрәтләре. Хәзер мине тыңла, җиргә төш. Мин сәүдәгәр Бикколны Болгарга җибәрергә булдым. Зур кәрван белән, Илһам хан таң калсын. Товарны җыйдык, дөяләр дә булды, тиздән Болгарга таба кузгаласыз. Максатың беләсең.

– Беләм-беләм, баһадир.

* * *

Әнә шулай җитмеш яшенә таба үрләгән Биккол сәүдәгәр көтмәгәндә Болгарга юл алды. Дөнья буйлап Маймыл елының җәе барганда булды бу хәл. Игезәкләр йолдызы күктә пәйда булырга озак калмаган иде инде. Борынгы бабаларыбыз: «Җәүзә керми, җәй булмый», – дигәннәр, ил буенча Җәүзә ае атлый. Сандугачлар өздереп сайрар вакыт. Димәк, исән-имин йөрсә, боерган итсә, алар ун-унбиш көннән Болгарда булачаклар. Сүбәдәй баһадир яугирләрен барыбер тапты, унбашын да түгел, йөзбашын. Хәерле булсын, Мәүлә Хуҗа әйтмешли, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ул ни язган, шул булыр. Биккол белә иде: Сүбәдәй йөзбашына Карлыгачны алып кайтырга йөкләгәндер. Һәм аның йөзбашы, таш яуса да, Карлыгачны урлап алып китәр. Йөзбашның исемендә генә түгел, кыяфәтендә үк өмет юк иде. Исеме дә сәер – Йөгерек. Монголлар ыстанында яшәгәндә, ул бернәрсәгә инанды: монгол яугире өстенә йөк алдымы, таш яуса да үтәргә тырыша. Үти алмаса, аңа йөк юлында үлеп калу хәерлерәк, чөнки аңа соңыннан барыбер көн булмаячак. Юлга чыгар алдыннан инде барысы да әзер булгач, Биккол Сүбәдәй баһадир янына килде һәм:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x