Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Үзем үк алып барган булыр идем әле, – дип өстәде Биккол, сүз ара сүз чыгуга кинәнеп. – Владимирны күреп кайткан булыр идем. Үзебезнең күмәчләрне, кабарып пешкән ипекәйләрне сагындым, Мәүлә Хуҗа, татлы чишмә суларын, тыныч йортым, Мәфтухам.

– Син аңар өйләнергә иткән түгел идеңме соң?

– Кузгалып куйган идем бер, аннары менә бу хәл килеп чыкты. Кисәк кенә китеп бардым.

– Кайткач инде хәзер, боерган итсә.

– Исән-сау торсалар, Ходай Тәгалә насыйп итсә, булмас димә. Шуңа кинәнеп, торам әле, ичмасам, Баһман баһадирның кызын, Кол Галием җибәрә алдым. Зөлхидәсен дә коткарган булсалар…

– Ташбай углан җыеп алып китте инде, үзең шаһит.

– Шаһитын шаһит, имамым, кайчан шиккә калам, Күнбай бәк бер дә уфтанмады. Әйтерсең лә хатынын алып китмәделәр. Тәгаен гамьсез йөри. Ә баһадирны күрдең әнә, ничәмә еллар үткән, Карлыгачым дип җан ата.

– Берәүгә хатын-кыз – гөлчәчкә, икенче берәүгә – тигәнәк, Биккол. Җанына тигән булгандыр.

– Зөлхидәме?! Сөйләмә тузга язмаганны олы башың белән! Андый хатын мең елга бер туа…

Акрын гына караңгы төшә башлады, күк йөзендә берсе артыннан берсе йолдызлар кабынды. Биккол өчен алар барысы да таныш, үзгә. Ничәмә еллар киләп сарды ул, сәүдә юлларында йөри-йөри. Ничәмә тапкырлар күктәге йолдызларга карап яткандыр – хәтерләми. Әмма белә: монысы соңгысы, ары таба беркая да кузгала алмас. Йолдызлар, йолдызлар… Юлда шулай йоклаганда, аның төшенә һәрчак йолдызлар керер иде. Кайчак шул йолдызлар аның өстенә тәңкәләр булып коелдылар, кайчак яңгыр булып яудылар. Ул аларны кабаланып җыя башлар иде һәм җыя-җыя кычкырып җибәрер иде, үз тавышына үзе уянып китәр иде. Тамаша, үткән гомерне син аны…

Һәр калада өе булса да, аңарга күбрәк Үргәнечтә яшәргә туры килде. Аннары бер тапкыр Болгарга кайтып озаграк торгач, әни карчыгы вафат булды. Җирләде дә өчесен, җидесен, кырыгын уздырды һәм, урам аша торган, ире орышта ятып калган Мәфтуха атлы хатынга йорт-җирен, булган хезмәтчеләрен калдырып, яңадан Үргәнечкә китте. Бәхетле иде Биккол ул елларда, янында Кол Гали булды. Кол Гали аны – ата, ул исә аны углан итеп күрде. Һәм ул шулай иде дә. Бит ул аны, бик бәләкәй чакта ук, Үргәнечкә алып килгән иде. Үргәнечтәге хатыны, мәрхүмә, угланны карап үстерде, үз баласыдай күрде. Аннары Биккол аны Пәһлеван Мәхмүткә сабакка бирде. Аннан соң Машәрип оста кулында булды. Хәрби һөнәрдән сабак алгач, фарсы мөгаллиме вә галиме Рәҗап Нәзари кулына тапшырды, ахыр килеп, гарәп суфие Нур Мөхәммәдтән сабак алды. Ул арада Кол Гали балигъ булды, үзе сабак бирә башлады. Шул елларда ул күрше хатыны баһадир Баһман хәләле Зөлхидәне күрде. Биккол алардан беренче очрашканда ук курка калган иде. Ничекләр тартылды Кол Гали ошбу хатынга, ничекләр тегесе яратуын сиздермәскә тырышып изаланды. Биккол сукыр түгел иде, барысын да күрде. Әмма ышана иде: Кол Гали ахмаклык кылмас, Зөлхидәнең хәләл җефете бар. Аллага шөкер, ул-бу булмады, ике як та сынауны әйбәт уздырды. Язмышлары белән килешүләре булгандыр, күрәсең.

Аннары Елан елы килде, Үргәнечкә монголлар ябырылды. Баһадир Баһман гаиләсе белән монголларга әсир төште. Калганын исенә дә төшерәсе килми иде Бикколның. Шул көннән гүя мәхшәр башланды. Сәлахетдин аңа Илһам ханнан йөк китерде: ничек кенә булса да, монголлар ыстанына үтеп керергә һәм анда барган хәлләр турында хәбәр итеп торырга. Бер җайдан Илһам хан мең алтын да җибәргән иде, кул очына. Ә ул алтын Ләйләне коткарганда ярап торды…

Иртән ашап-эчкәч, олауларны җайлап, кузгалырга гына торганда, көтмәгәндә Болгар алае килеп чыкты. Әллә тагын Ташбаймы дип уйлаган иде Биккол, ялгышты, меңбаш Байморза икән. Йөгерек йөзбаш егетләре колакларын торгыздылар, атылып чыгарга җыендылар. Әмма Биккол аларга кымшанмаска кушты. Меңбашны хансарайда күргәне бар иде аның, баш иде, сәламен алды һәм кем икәнен танытты, Мәүлә Хуҗаны алгарак төртеп чыгарды.

Меңбаш барысын да аңлады, артына әйләнеп, егетләренә кире борылырга боерды.

– Хан сәүдәгәре! Борылабыз, Кандырча тарафына! – дип кычкырды.

Шуннан юлга кузгалгач, Мәүлә Хуҗа уч төбендәге кош теле хәтле генә кәгазьне Бикколга бирде.

– Меңбаш калдырды, укы, – диде.

Кәгазьдәге язмада «Биккол агай, кирмән капкалары ябык булыр, Хан капкасы аша керерсең. Илһам хан» диелгән иде.

Биккол чак кына кычкырып җибәрмәде, кош теле хәтле генә кәгазь шулхәтле шатлык китерсә дә китерер икән. «Онытмаган аны хан, онытмаган», – дия-дия кинәнде ул.

Сәфәр аеның 29 нчы көнендә Биккол сәүдәгәр кәрваны белән Хан капкасына килеп туктады. Аны күптәнге танышы, хан тамгачысы Асылгәрәй каршы алды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x