Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Җаек елгасына җитәрәк, Сүбәдәй җәйләү туктаган күп санлы тирмәләрне күрде, һәм йөрәге кысылып куйды. Күчмә рәвештә тереклек итү сәбәпле, һәр җәйләү аңа якын иде. Авыл булып утырган күк-сары, сары-кызгылт һәм ак төстәге тирмәләр уртасында Сүбәдәй баһадирның уң кулы Күнбай бәк тирмәсе. Әиң уртада, барысыннан да югары булып, аның – Сүбәдәйнең— тирмәсе тора. Тирмә башында Чыңгыз ханның тугыз чуклы ак әләме җилферди. Нәкъ менә шул әләм Сүбәдәй баһадирны да тынычландыра төште, ул хәтта атын тыясы итте, бермәл атлатып барды. Чапкыны гына баһадирының кәефе алышынуын белмичә алга элдерде, әмма ул да, берара китүгә, атын туктатты, баһадирны көтеп алды.

– Күнбай бәк белән нишләргә исәбегез, баһадир?

– Иң әүвәл менә бу камчы белән синең артың каезлыйм.

– Баһадирым…

– Әйе, әйе, – диде Сүбәдәй, сул күзен каплаган чүпрәген рәтли төшеп, һәм ияр астыннан бер калҗа ит алып капты. – Мин сине монгол-үрәнхәй дип тормам. Кил әле бире, кил-кил, курыкма.

Чапкын яугир кишектиннәренең иң елгыр егетләреннән берсе иде, шулай да кыяр-кыймас кына баһадиры янына килде. Әмма аты якынайса да, гәүдәсен һаман читкә каерды.

– Кил, кил, курыкма. – Чапкын баһадирга якын ук килде. Сүбәдәй аның җиңеннән эләктереп алды. – Инде тыңла, мотлак җан. Әгәр дә мәгәр без синең белән кул астыбыздагы һәр төркине кылычтан уздырсак, кем белән Әдрән диңгезгә кадәр барып җитәрбез. Әлегә кадәр алдан татарлар йөрде. Хәзер алар да азайды.

– Аның каравы исемнәрен безгә тактылар.

– Тактылар, хак. Ләкин начар исем димәс идем мин. Чыңгыз ханның ике хатыны татар иде, угланнары барысы да төмәнбашлар.

– Аннары, баһадирым, сезнең Карлыгач атлы хатыныгыз да татар иде.

Менә монысын әйтмәсә дә ярап торыр иде дә, кузгатты бит, ләгънәт. Күптәнге йөрәк ярасына гүя тоз сипте. Әмма баһадир күтәрелеп бәрелмәде, фәкать:

– Әйе, син хаклы, чапкын, Карлыгач татар иде, – диде.

– Күнбай бәк тә, мин – татар, дип мактанды, баһадир, – диде ул, баһадирының күңелендә ни кайнаганын белмичә.

– Без хәзер барыбыз да татар, чапкын, барыбыз да.

– Чыңгыз хан дамы?

– Чыңгыз хан да. Борын заманда Чиннар чигендә тереклек иткән монгол кавемнәре белән төрки ханнар идарә иткәннәр. Чыңгыз бабасы Бартан баһадир белән аның бертуганы Хутула хан чорында монголлар чиннарны куркытырлык дәрәҗәдә көчәеп китәләр. Чыңгыз ханның атасы Йүсүгәй баһадир чорында бу куәт нык кына кими. Чыңгыз хан бу куәтне айларгача күтәрде. Шуңа горурланам мин, чапкын.

– Мин дә, баһадир.

Авылга якыная башлауга, йөзләп яугир белән Күнбай бәк каршы килде. Баһадирга якынаюга, атыннан төште, Сүбәдәй атының өзәңгесенә килеп тотынды, башын иде.

– Исән-имин кайтуыңмы, баһадирым?

– Исән-исән, – диде Сүбәдәй, атыннан төшә-төшә. – Мин генә килдем кебек, бәгем.

– Хак Тәгаләдер, килдең, баһадирым, килдең. Бездә менә фаҗига, яман яуга юлыктык, Җаекны кичәргә мәҗбүр булдык. Болгарлар көтүләребезне, мал-байлыкларыбызны, хатын-кызларыбызны алып киттеләр. Күп кенә яугирләрем аръякта ятып калды.

Сүбәдәй баһадир Күнбай бәкнең иңенә кулын куйды, күзләренә карады. Һәм Чыңгыз хан сүзләре белән:

– Җиңелү аянычы ачырак булган саен, җиңү шатлыгы татлырак булыр, бәгем, – диде.

Сәер, кара коелып торган Күнбай бәкнең йөзе яктырып китте, хәтта кыенсыныбрак елмайды да.

– Мин алардан үч алырмын, баһадир.

– Әйдә, хәзер атларга атланыйк, сөенчене яугирләргә җиткерик. Тиздән ун-унбер төмән белән Батый хан бире таба кузгалачак…

Чаптырып авылга килеп керделәр. Тирмәләрдән сыдырылып яугирләр чыктылар. Сөрәнче аларны баһадир тирмәсенә чакырды. Халык бик тиз баһадир тирмәсе каршындагы мәйданга җыелды. Гадәттәгечә, һәр унбаш, һәр йөзбаш, һәр меңбаш үз яугирләре белән басты. Сүбәдәй ат ияренә менде, яугирләрен күздән кичерде.

– Яугирләрем, лачыннарым. Чыңгыз хан угланы олуг хан Үгәдәй безгә Болгарны һәм ары таба булган илләрне яуларга унбер төмән гаскәр җибәрә. Гаскәр башында Җучи углан улы Батый хан булыр. Корылтай шулай хәл итте. Һурра! һурра!

Яугирләр, баш киемнәрен очыра-очыра: «Һурра, һурра!»– дип кычкырдылар. Сүбәдәй игътибар итте, бәкнең төрки егетләре: «Урра, урра!» – дип кычкыралар иде. «Тиздән татарларга ияреп барыбыз да урра дип кычкыра башларбыз, – дип уйлап куйды Сүбәдәй баһадир һәм тагын Карлыгачын исенә төшерде. – Монда булса, ул да урра дип кычкырыр иде микән?»

Җыен таралгач, кич якта Сүбәдәй баһадир бәкне тирмәсенә дәште. Күнбай килгәндә, ике аксакал Сүбәдәй белән сөйләшеп утыралар иде инде. Табында барысы да бар: кымыз да, арак та, ит һәм җиләк-җимеш тә. Баһадир бавырчыларны сайлый белә иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x