Ошбу каһәрле җирдән бераз киткәч кенә, Сүбәдәй атын алыштырып атланды. Җаек елгасына ерак калмаган иде инде. Анда Күнбай бәк җәйли, аны көтә.
* * *
Бу хәл кичкә таба булды. Хәерсез башланган көн хәерсез бетәргә булды, ахрысы. Кичкә таба, инде Җаекка җитәрәк, чапкыны каршы булды һәм, сулышына кабып:
– Баһадир, Күнбай бәк төмәненә иртә белән Болгар алае һөҗүм итә. Көтелмәгән бу хәлдән яугирләр кача башлыйлар. Күнбай бәк аксакалларны гына коткара ала, ә олау-малларны, хатын-кызларны болгарлар әсир итеп алып китәләр.
– Алаймы, төмәнме һөҗүм итә? – дип сорады Сүбәдәй.
– Белмим, әллә төмән, әллә алай. Күнбай бәк Карамалы кальгасын ташлап китәргә, Җаекны кичәргә, чигенергә мәҗбүр була.
– Хатынын да алып китәләрме?
– Хатынын да, – диде чапкын, тынычлана төшеп. – Барлык олау-малларны да.
– Шәп иткән инде, шәп иткән, – диде Сүбәдәй баһадир, ни әйтергә белми аптыраудан.
Ике-өч көн эчендә бу хәтле яманлыкка дучар булырмын дип уйламаган иде Сүбәдәй, ул, бер сүз әйтми, атын җәйләүгә таба куалады. Күнбай бәк белән ни кыласын белми иде әле ул. Әмма ачуы бугазына килеп төенләнгән иде инде. Орышларда ул төрек сугышчыларына һәрчак көнләшеп карады. Башкисәрләр дияргә була, курку белмиләр, каты сугышалар, бик сирәк чигенәләр. Ә менә алдан күрә белү, уяулык җитенкерәми иде бу халыкка. Мәгәр Җаек елгасына якынайган саен, ярсу күңеле сүрелә башлады. Монголлардан җыелган яугирләр елдан-ел кими, Сүбәдәй баһадир үзе генә дә болгарлар белән сугышта егерме алты мең яугирен Идел елгасы буенда һәм Җигүлат тау араларында калдырды. Җәбәй абасы исәптә түгел, Җәбәй абасы, Болгарга кермибез, дип, колак итен чәйнәгән иде. Ә керергә теләде, тагын да баерга, аннары шаһ кызын да күрәсе килгән иде. Бигрәк зур югалтуга дучар булды ул елда Сүбәдәй, көч-хәл белән Чыңгыз хан ыстан туктаган Гөлстанга кайтып егылды. Нәкъ менә егылды, чөнки кыйналуы, югалтуы шулкадәр әрнүле булды ки, бер күзен югалту аның чирегенең чиреге дә тормый иде, гәрчә үз тәне булса да. Әле ярый Чыңгыз хан хәленә керде. Фәкать: «Җиңелү аянычы ачырак булган саен, җиңү шатлыгың татлырак булыр», – диде. Һәм шул сүзләре белән күңелне эретте дә куйды. Әйе, күңел кылларын кузгата белә иде Чыңгыз хан. Әле булса хәтерендә Сүбәдәйнең: алар Дуңгыз елында Тангут иленә яу кузгалдылар. Су-җай, Гәнҗәй калаларын алып, Сарысу елгасын кичкәч, тангутларның пайтәхетләрен алып, ханнарын әсир иткәч, Сарысудан ерак түгел болынга җәйләү туктадылар. Шунда ни сәбәпледер Чыңгыз хан авырый башлады. Көннәрдән бер көнне инде табиблар да һични кыла алмагач, Чыңгыз үз янына якыннарын чакырып алды. Сүбәдәй баһадир аның янында ук утырган иде. Чыңгыз хан терсәгенә күтәрелде дә һәммәсенә күз йөртеп чыкты һәм бераз гына калтыравык тавыш белән: «И-и сез, аркамдагы кабыргаларым кебек якын туганнарым, балаларым! И-и халык! Ишетегез! Мин бүген шул дәрәҗәдә җәфаланам ки, үземнең олуг халкымны җыю хакында кичергән газапларым берни булмаган икән. Мин халкым, туганнарым, сезнең өчен тырыштым. Мин дошман белән орышканда, кул киңлеге каеш өзәңгеләре өзелер иде, тимер өзәңгенең каптырмалары сузылып сынар иде. Ләкин миңа беркайчан да бу дәрәҗәдә кыен һәм авыр булмады, туганнарым вә балаларым. Халкымны бер төбәккә җыяр өчен, ияремә кәҗә бәрәненең итен тагып чыгып чабар идем: ачыга, яна, сусый идем, ләкин миңа бу кадәр кыен булмас иде. Яшен ташлары да ярыла, корыч та сына, безнең тәнебездә җаннарыбыз мәңгегә кала алмый… Минем тәхетем Үгәдәй угланым биләр. Калганнары барысы да васыятьнамәмдә булыр…»
Шунда түзмәде, Сүбәдәй баһадир сүз башлады: «Һай син, безнең җаныбыз булган хан! Элек очып барган карчыганың канатына утырган кеби йөри идең, инде шыңгырдап барган арбага йөк булдың. Безне ятим итәсең. Синең нык төзегән илең, сөекле халкың монда түгел, хан булуыңнан элгәре үк сиңа иптәш булып килгән Бүртә. Бөтен көй чыгаручыларың да, алтын тәхетең дә – берсе дә монда түгел. Сине туган илеңә, даныңны дөньяга тараткан җиреңә алып кайтабыз. Әлегә шыгырдап барган бу арба сиңа пайтәхет булсын».
Шул сүзләрне әйткәч, туганнары, кардәшләре, угланнары каты еглаштылар, битләрен тырный-тырный еглаучылар булды. Чыңгыз хан якты дөньяда 65 ел гомер итте, шул елларда моңа кадәр бер генә ханның төшенә дә кермәгән илләрне яулады. Сүбәдәй баһадир үзендә һәрчак Чыңгыз хан сабырлыгын булдырырга теләде, әмма еш кына кызып китте, кулына камчы алды. Чыңгыз хан кабере янында ул барлык угланнар алдында да ант итте: ул аның васыятен үтәр, Татар бугазыннан алып Диңгиз [10] Диңгиз – Днепр елгасы. Атилланыңулы Диңгиз шул төбәктәтуган һәм ил корган дигән фараз бар.
елгасына кадәр, юк, Әдрән диңгезенә кадәр илләрне яулар. Ә моның өчен аңа бик күп гаскәр кирәк иде. Ул аларны яуланган төрекләр арасыннан тапты. Һәм ялгышмады – ышанычлы халык, батыр, кыю. Юл өстенә аркылы төшкән болгар төрекләре Сүбәдәй өчен каты ташка әверелде. Әлбәттә, Батый хан килеп җиткәч, алар киңәшерләр. Кайсы илне башлап яуларга. Болгарлар – урысларга күрше халык, һәрвакыт сугышып торганнар. Хәзер солыхталар. Бәлкем, аларны бер-берсенә каршы котыртып булыр… Алай булмаганда, башта Болгарны яуларга кирәк булыр, чөнки монгол гаскәрендә төрекләр күп, болгарлар да төрекләр. Болгарларны да кушкач, ары таба йөрү җиңелрәк булыр, чөнки Болгар төркиләре күршеләренең йомшак якларын беләләр. Ләкин бу хәлгә ирешәсе бар иде әле. Шуның өчен ул Күнбай бәкне ачуланмас, аңа нәкъ Чыңгыз хан сүзләрен кабатлар.
Читать дальше