– Синдәй баһадирга хатыннан үч алу килешмәс, – диде аңа Чыңгыз хан. – Тангутларга яудан соң сөйләшербез. Телисеңме, баһадирым, мин улларыңны үз угланым итәм?
Бу көтелмәгән хәлдән Сүбәдәй тәмам югалып калган иде. Үзе дә сизмәстән:
– Кайсын? – дип сорады. Чөнки хан угланы була кала икән, ул бала шундук төмәнбаш булачак, кем белә, тора-бара тәхеткә дә үрләве бар иде.
– Күлкәнне, әлбәттә, – диде Чыңгыз хан. – Анысы синекедер бит?..
– Күлкән минекедер, – диде Сүбәдәй баһадир, каушый калып. Аның өчен ханның тәкъдиме көтелмәгән хәл вә яңалык иде.
«Нигә уйнаштан тапкан Үрәктәйне углан итми?» – дип уйласа да, авыз ачып каршы әйтә алмады Сүбәдәй, чөнки Чыңгыз хан аңа карата мәрхәмәтле булса да, мондый изгелекләрне бик сирәк кыла иде.
Нәүбәттәге корылтайда Чыңгыз хан, чынлап та, Күлкәнне үз угланы дип игълан итте һәм аңа үзенең кишектиннәреннән торган төмәнен бирде. Сүбәдәй, бу хәлгә аптыраса да, янә сүз әйтә алмады, фәкать авызына җыелган төкрекне генә йотып җибәрде. Бит ул аңа хатыны уйнаштан тапкан Үрәктәйне углан ит дип килгән иде, алай гына да түгел, хәлемә кермәсме дип зарланырга, әмма Чыңгыз хан аның бөтен уй-теләген сүтте дә ташлады.
Беренче тапкыр дияргә була, Сүбәдәй баһадирның Чыңгыз ханга ачуы чыкты. Ләкин ул чарасыз иде, бу хакта Чыңгызга әйтү генә түгел, күтәрелеп карарга да куәте җитмәде. Әле, җитмәсә, Чыңгыз хан: «Угланың Үрәктәй исәя төшкәч, мин аңа гаскәр бирергә васыять итеп калдырырмын», – диде. Бу инде Сүбәдәйне бөтенләй мыскыл итү иде. Әйтерсең лә түр башында түш киереп утырган, чиртсәң кан чыгардай кызыл йөзле, җирән чәчле, сипкелле битле, яшел күзле Чыңгыз хан иртәгә үләргә җыена. Аның каравы Сүбәдәй, өй-тирмәсенә кайткач, баш көтүчене, дәшеп, камчы белән ярды һәм бөтен ачуын алды. Бәлкем, үтергән дә булыр иде, каяндыр Сөябел килеп чыкты һәм аркылы төште. Сүбәдәй аны селтәп кенә җибәрде. Бик ихтимал, икесен дә үтергән булыр иде, әнисе кулыннан тотты.
– Тыел, кияү балакаем, төшер кулың, гөнаһка батма, Сөябел аны үзе дәште.
Хикмәт, ошбу чал чәчле, бит-йөзен җыерчык баскан карчык-әнигә Сүбәдәй беркайчан да каршы тора алмады.
– Анам, китсәң иде, – диде ул, тешен кысып.
– Китмим, кияү. Далада йөргән бияне айгыр капламаса, тиңен эзләгән җәнлекне аучы алса, дөньяга җан каян ишәер. Монгол яу йөреп, хатыны бала тапмаса, кем төмәнең тутырыр! Әллә син бу дөньяга мәңге килдем дип уйлыйсыңмы?! Тәңре барысын да күрә, барысына да шаһит – Сөябел дә, көтүчең дә гаепле түгел. Син үзең гаепле, кияү, үзең! Күрдем, күзәттем, син дә атка очып менмисең инде. Кем сине алыштырыр, кулыңдагы камчыны алып, кем кылычың тагып яу йөрер?! Ишеттек: олуг хан Күлкән угланың үз угланы дип игълан иткән икән. Күлкәнең Чыңгыз хан угланы булгач, син кем атасы соң?! Ханның яшь хатыны Хулан бала тапмады. Күлкәнне күргән саен үзенә дәшеп, тәм-том бирә иде, шул кәнтәй котырткандыр әле, ә син баш иеп утырдыңмы?! Син хәзер Үрәктәй атасы, кияү. Кабул ит угланны. Синең угланың ул, Күлкәнгә өмет итмә. Хан угланы булгач, борынын бик тиз чөяр ул бала. Синең угланың Үрәктәй, кияү. Ата бул!
Сүбәдәй көтүбаш белән Сөябелгә: «Югалыгыз күз алдымнан!» – дигән ишарә ясады, тегеләр чыгып киткәч, бер чүмеч кымыз сорап алды да күтәреп бер сулыш белән эчеп бетерде, аннары арак китертте, аны эчте һәм утырган урынында авып йокыга китте.
Иртән аңа шул ук әнисе бер кәсә арак бирде, бер чүмеч кымыз, түтәрәме белән ит китерде.
– Аша, эч, кеше көлдереп йөрмә, кияү. Сабыр ит. Үрәктәй бер дә төшеп калганнардан түгел, бүген үк кулыннан камчы-кылыч, ук-җәя төшми, кинәнәсе ит…
– Кинәнәсе ит, – диде Сүбәдәй, башына шаулап киткән арак хәмерен тоеп, һәм авыз чите белән мыскыллы елмаеп куйды. – Кинәнәсе ит…
Ахыр килеп, Үргәнечне алгач, Җучи ханга дип сайланган гүзәл хатын Зөлхидәне үзенә ала язды. Алмады, Җучи ханга җибәрде, ә Җучи хан ул барыр җайда җан тәслим кылган булган инде, хатынны кире алып кайттылар. Хәтта шунда да ул аны үзенеке итә ала иде. Ошаган иде аңа хатын. Әмма ахыр чиктә киң күңеллелек күрсәтте: Күнбай бәккә бирде. Хәзер әнә Күнбай бәк ул хатынны юртасыннан да чыгармый, әллә урларлар дип курка, әллә яратуы шулай.
Китәр җайда булса да, Сүбәдәйнең Сөябелне күрәсе килә иде. Ул аңа нәрсә әйтәсен дә белми, әмма күреп китәсе килде. Үрәктәйне дә ул ике-өч тапкыр гына күрде. Сөябел һәрчак, әле уенда, әле ауда, дип ялганлады. Күргәч, ул аңа баштан ук ят тоелды, бала анасына охшаган иде, шуңа бераз тынычлана төште. Тик барыбер күңеле китек иде.
Сүбәдәй ашады-эчте дә сузылып ятты. Түшәкне ул Үргәнечтән җибәргән иде, кәсәләрне – Бохарадан, чапаннарны, кием-салымны – Сәмәркандтан. Бай яшәгән харәземлеләр, тик шушы байлыкның кадерен генә белмәгәннәр. Ә кадерле илне ахмак түрә кадерсез итә. Шулай ди Чыңгыз хан. Ул, әлбәттә, бу сүзләрне Олуг Мөхәммәдне күз алдында тотып әйткәндер, чөнки шаһ сараеннан йөзгә якын җария кызлар алып чыктылар, Чыңгыз хан аларны шундук яугирләренә өләште. Хан үзе яуда хатын-кыз йөртергә кушмады. Ә үз фәрманын үзе бозар иде, кәнтәй Хуланы, әнә шул Күлкән угланын улы иткән хатыны гел үзе белән булды. Сүбәдәй, аның сүзенә карап, Сөябелне үзе белән алмады, ханның сүзен тыңлады, нәтиҗәсе билгеле: Сөябел ул юк чакта менә шул йомшак түшәктә баш көтүче белән рәхәт чиккән.
Читать дальше