– Юк, хәзрәт, нахак әйтәләр, без сөйләшеп кенә утыра идек. Болар шул вакытта үчлек белән… – дип сүз башлаган иде, теге кешеләр бердән:
– Тик тор син, кара йөз! Монда килеп оялмый сүз сөйләгән буласың тагын! – дип шаулаша, котырыша башладылар.
Әгәр дә хәзрәт, урыныннан торып, «Сабыр итегез, шаулашмагыз! Шәригать хөкемен көтегез» дип тынычландырмаса, Закир абыйны шунда ук бәргәләп, кыйнап ташлаячаклар иде. Шул вакытта Галимә апа бик әрнеткеч, үзәк өзгеч тавыш белән:
– И Ходаем, нахак бәла ябалар!.. Безнең һичбер гөнаһыбыз юк… – дип җылап җибәрде.
Тик аның сүзләрен һәм әрнеп җылавын:
– Юк икән!.. Башка нәрсә кирәк иде!
– Шәригатьтә шулай утырырга ярый икән!..
– Күрәсең, кызларга шулай кирәктер!..
– Менә шәригать нәрсә әйтер бит!.. – дигән тавышлар каплады.
Галимә апа белән Закир абыйның үзләрен аклар өчен әйткән сүзләре халыкның ачуларын гына кабартты. Хәзрәт, тагын урыныннан торып, халыкны тынычлыкка өндәде һәм үзе нәрсәдер сөйләргә генә керешкән иде, мәдрәсә ишеге ачылып:
– Кайда ул кара йөзләр?! – дип акырган тавышка аның сүзе бүленеп калды.
Бөтен халык, сискәнеп, ишектән кергән кешегә карадылар. «Кайда ул кара йөзләр?!» дип акырып керүче кеше Галимә апаның атасы Фәхри бабай иде. Мин аның коточкыч куркыныч күзләрен, агарган йөзен, соң дәрәҗәдә ачуланып әйткән сүзләрен күреп, утырган урыныма сеңеп, әллә кайда батып киткән кебек булып калдым.
Галимә апа, Фәхри бабайның (атасының) сүзләрен ишетү белән, мичкә таба сырыкты, калтырана башлады.
Фәхри бабай, шулай ачуланып керү белән, бөтен халыкны ашардай булып, тирә-ягына карап алды, күзләрен Галимә апага терәп берәр минут чамасы карап торды да, соңра, капыл гына Галимә апага таба омтылып:
– Син, кара йөз, карт көнемдә ак сакалыма оят китердең, бөтен галәм алдында рисвай иттең! – дип, кулындагы таягы белән Галимә апаның аркасына бирә башлады.
Мондагы халык аның бу эшен сизми дә калган кебек булдылар. Гүя болар һәммәсе дә: «Ата булгач, шулай итәргә хаклы инде, Фәхри карт шәригать буенча шулай кыйнарга тиеш шул», – дип, бераз кыйнаганчы карап тордылар.
Шул чакта, искиткеч ачы тавыш белән үксеп җылаган Галимә апаны күреп, мин дә җылый башладым. Хәзрәт, урыныннан кузгалып:
– Тотыгыз, кыйнатмагыз, әле хөкем бетмәгән… – дип кычкырды.
Аның бу сүзеннән соң Габдерахман бабай Фәхри бабайның кулындагы таягын тотты. Гали хәлфә, урыныннан сикереп торып, тиз генә Фәхри бабайның биленнән кочаклап алып, бер як читкә тарта башлады.
Закир абзый, Галимә апаның шулчаклы җәзалануын күргәч, чыдый алмый кызып китеп, шулай таба бара башлаган иде, аны берничә җегет тотып алдылар һәм үзен чак-чак бәргәләп ташламадылар.
Фәхри бабай, берничә кеше арага төшүгә карамастан, һаман Галимә апага таба тартыла, аны кыйнамакчы була иде, ләкин аны җибәрмәделәр.
Бу вакытта Галимә апаның ярсып җылавы, аның үзәкләргә үтә торган тавышы берничә минутка бөтен халыкны тын калдырды. Тик эчтәге зур вакыйганы күрергә теләп, тышкы яктан мәдрәсәнең тәрәзәләренә тыгылган чиксез башларның тәрәзәгә бәрелүләре генә ишетелеп тора иде. Чөнки шул аз гына вакыт эчендә бу хәбәр авылның бик күп халкы арасына таралып өлгергән, алар, төн йокыларын калдырып, авылда бик сирәк яки беренче мәртәбә булган бу мөһим һәм куркыныч эшнең асылын үз күзләре белән күреп [кайтырга килгәннәр], уйнашчылар хакында шәригатьнең хөкем һәм җәзасын белеп китәргә җыелган йөзләрчә күзләр эшнең соңы ничек булып бетәчәген көтәләр иде…
Фәхри бабайны бер як читкәрәк алып киттеләр. Ул, берничә кешенең каравылы астында торуына карамастан, үзен тоткан кешеләрнең кулларыннан ычкынып, сарык өстенә атылган бүре кебек, Галимә апага һөҗүм итеп, аны өзгәләп ташларга торган кебек тора иде.
Мәсьәләнең барган саен тирәнгә әйләнүе, барган саен куркыныч төс алуы йөрәкләрне тагын да ныклырак кактыра башлады. Бу авыр фаҗиганең, бу авыр күренешнең очына чыгу мәгәр хәзрәтнең генә кулыннан килә торган бер эш кебек булып, һәркем аның йөзенә карады.
Фәхри бабай һаман тыпырчына, һаман калтырана, үзе, соң дәрәҗәдә ачу белән ярсып, бер халыкка, бер Галимә апага карый иде.
Ниһаять, хәзрәт тагын сүзгә башлады һәм бик җитди рәвештә:
– Фәхри, син сабыр ит. Бу зур эш булса да, дөньяда булмый торган бер эш түгел, шуның өчен бу хакта шәригать хөкеме бар. Мондый эшне бик нык тикшерергә кирәк. Китапта «сабырлык – Алладан, ашыгу – шайтаннан», – дигәннән соң, шаһитларга карап: – Сез дөрес әйтегез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кязиб [106] Кязиб – ялган.
өчен үзегезгә хәд лязим булып килә [107] Хәд лязим булып килә – җәзалау тиешле.
. Сез дошманлык белән сөйләмисезме?.. Шәригать бик нечкә ул, мондый зур эшләрдә, ягъни гөнаһе кәбаирләрдә [108] Гөнаһе кәбаирләрдә – зур гөнаһларда.
бик тикшереп хөкем итәргә куша… – дип, бик озын сөйләп алып китте.
Читать дальше