Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Хәзрәт ачылганнан-ачылды, кызганнан-кызды. Зуррак хәлфәләрдән дә һәм аның алдындагы дәресен алып утыручылардан да сүзгә катнашучылар чыкты.

Без, вак шәкертләр, хәзрәт чаклы хәзрәт алдында сүз сөйләргә, бәхәс кылырга батырчылык иткән хәлфәләргә һәм аның алдындагы теге шәкертләргә хәйран калып, шаккатып утыра идек. Бигрәк тә Күгәрчен Сәлим дигән, болай карап торуга кечкенәрәк булган шәкертнең кыюлыгына һәм сүзгә бирешмәвенә соклана идек.

Мәдрәсә эчендә хәзрәт һәм үзара бәхәсләшкән шәкертләрнең тавышларыннан башка бер тавыш та юк иде. Без, утырган урыннарыбыздан да кузгалырга куркып, соң дәрәҗәдә тынычлык саклый һәм аларның бәхәсләшүләрен тыңлый идек.

II

Хәзрәтнең дәресе шулай иң кызу җиренә җиткән чакта гына, мәдрәсәнең ишеге ачылып, әллә кемнәр бик нык тавышланып, эчкә керә башладылар. Гадәттә, мондый бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр һәм ашыгып-кычкырып сөйләүләр ут чыккан вакытта гына булганга күрә, без куркышып киттек. «Мәдрәсәнең түбәсенә ут капкан микән әллә?..» дигән уйга төштек.

Боларның тавышларыннан безнең кебек вак шәкертләр түгел, зур шәкертләр дә, хәтта хәзрәт үзе дә сискәнеп киткән кебек булды, һәм алар да, сүзләрен туктатып, ишеккә таба карарга мәҗбүр булдылар.

Шулай бик тавышланып һәм дә бик ашыгып, биш-алты моштым [100] Ул вакытта авылның укый-яза белмәгән кешеләрен «моштым» дип йөртәләр иде. – М. Гафури искәр. керделәр дә, бер урынга басып тора алмый, бер артка, бер алга каранып, тышта башланган сүзләрнең ахырын монда бетерергә уйлаган кебек, нәрсәдер сөйләргә керештеләр. Боларның торышларыннан, бер урынга басып тора алмауларыннан нинди дә булса бик куркыныч һәм бик сирәк була торган бер эшнең булуы алдан ук мәгълүм булып тора иде. Әгәр дә мулла бабай монда булмаган, әллә ничә мәдрәсәнең иң зур шәкертләре монда дәрескә җыелмаган булса, без тагын да курка төшәр идек.

Хәзрәт күзлеген маңгаена күтәреп куйды да, ишеккә табан карап, ачулырак бер тавыш белән:

– Ни бар? Нәрсә булды?.. Төн белән ут чыккан кебек нәрсәгә шаулашып йөрисез?.. – дип сорашырга кереште.

Ишектән шаулашып кергән кешеләр, хәзрәтнең сорауларына җавап бирәсе урында, аңар да җавап бирергә ашыкмый, хәтта аннан да кирәгрәк бер эш бар кебек, артларына карап: «Сез аларны җибәрми шунда тотып торыгыз әле, хәзрәт нәрсә кушар, кулдан ычкындырмагыз!..» – дип кычкырып куйдылар.

Хәзрәтнең соравына да карамый, аларның шулай тавышланулары безне тагын да хәйран калдырды. Без берәр карак тоттылар микән, әллә башка куркыныч бер эш булды микән… дигән уйга калдык. Бөтен кешенең күзендә ашыгычлык һәм бу куркыныч эшнең нәтиҗәсен тизрәк белү теләге туган кебек булды.

Тегеләрнең җавап бирмәүләрен күргән хәзрәт тагын да мәһабәтрәк тавыш белән:

– Җә, нәрсә бар? Болай карап җавап бирегез… – дип кычкырып җибәрде.

Шул чакта тышкы яктан «Юк-юк!.. Хәзер тиз генә ычкына алмаслар инде!» дигән тавышлар ишетелде.

Бердән, эчкә кергән кешеләрнең соң дәрәҗәдә җитди кыланулары, шуның өстенә кайберәүләрнең кулында күсәкләр булуы, икенчедән, тыштан ачулы һәм куркынычлы тавышлар ишетелүе ни дә булса берәр мөһим эшнең барлыгын күрсәтеп тора иде. Шуның өстенә тыштан тагын да «Чү-чү!.. Кирәкми, сабыр итегез!» дигән тавышлар арасыннан бик нечкә һәм әрнеп җылаган тавыш ишетелеп калды.

Ике-өч минут эчендә генә булган бу ашыгыч һәм куркыныч күренеш, күңелләргә куркыныч салып, бик ямьсез нәрсәләрне күз алдына китерде.

Кергән кешеләр һаман да тынычланып, үзләренең сүзләрен сөйләр бер хәлгә килә алмыйлар, баскан урыннарында тыныч кына бер җиргә генә басып тора алмыйлар иде.

Хәзрәт өченче мәртәбә тагын да ачулырак рәвештә:

– Җә, нәрсә бар? Нигә берегез дә сөйләмисез, кыямәт куптымы әллә?! – дип җикерде. Бу юлы хәзрәтнең йөзенә ачу галәмәте [101] Галәмәте – билгесе. бик нык чыккан иде.

Ниһаять, ишектән кергән кешеләрнең берсе, башка иптәшләреннән алгарак килеп, өзек һәм калтыравыклырак тавыш белән:

– Хәзрәт, эш зур!.. Бозыклар аяк астында яталар икән!.. Шуларны тотып, сездән шәригать [102] Шәригать – дини закон, бу урында «хөкем» мәгънәсендә. сорарга килдек, – диде һәм, сүзен тәмам итүдән гаҗиз калган кеше кебек калтыранып, алай-болай селкенеп, иптәшләренә карады, бик озак йөгереп арыган кеше кебек, өзек-өзек тын ала башлады… Чынлап та, хәзер бу кешенең күзләре аларган, йөзе агарган, үзе соң дәрәҗәдә куркыныч бер кыяфәткә кергән иде.

Без, әле һаман эшнең нәрсәдә икәнен, нинди вакыйга булганын белмәгәнгә күрә, аптырый гына бара идек.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x