Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мин, ике ай чамасы шәкертләргә самавыр куеп йөргәннән соң, урыннан чыгарылдым. Шәкертләрнең кайберәүләре кыш уртасыннан башлап кыргыз арасына тарала башлаганга күрә, самавыр куйдыручылар да азая башлады. Шуңа күрә мин урынсыз калдым. Акча бетте. Бүген ашамый торуга чыдадым. Икенче көнне дә ач торырга туры килде. Башка шәкертләр симез куй итләре ашап утырганда яки аларның ак күмәчләр белән тәмләп чәй эчкән чакларында карап утыру уңайсыз булганга күрә, ашау-эчү вакытларында мәчеткә барып, шунда аулакта вакыт үткәрергә туры килә иде. Ак күмәчнең кадагы өч кенә тиен булса да, ул өч тиен акча миндә булмаганлыктан, күмәч алып булмый иде. Өченче көн ашамый, коры су белән тору яхшы ук кыен була башлады. Болай күнегеп кителсә дә, хәл бетә, күз аллары караңгыланган сымак булып китә башлады. Минем кешедән икмәк сорау ихтималым булмаганга, шуның белән бергә минем хәлне беркем дә сизмәгәнгә, мин һаман шулай йөри, бөтен көн буе сабак укып утыра идем.

Икенче бер авыр як – кич яту мәсьәләсе булып, бу эш тагын да хәлне бетерергә сәбәп була иде. Махсус урын юклыктан, җәмәгать сәкесендә ятарга туры килгәнлектән һәм кешеләр ятып беткәнне көтәргә, ятканда баш астына бүрекне салып, өскә җиләнне ябынып, как идәнгә ятарга туры килә иде.

Мәдрәсәдә һичбер укымый, һәрвакыт скандал чыгарып йөрүче, үзенең көче белән бөтен шәкертләрне куркытып, бер каравы белән кешеләргә тәэсир итә торган Михиан дигән бик таза шәкерт бар иде. Бу кеше болай караганда һичкемгә изгелек итү, кешенең әхвале рухиясенә төшенү, башкаларның положениесенә керү ихтималы юк кебек күренә торган иде. Ләкин бу алай булып чыкмады. Ул минем авыр хәлдә булуымны сизде булса кирәк, һичбер сорамый-нитми, мине чәй эчәргә чакырып, туйганчы ашатты. Миңа хәл кертте, мине сорашты. Шуннан соң һәр көн үзләреннән артып калган аш белән ярты кадак чамасы күмәч бирә башлады. Шулай итеп, мине авыр хәлдән коткарды.

Бераздан соң тагын да самавыр куярга кереп, укуымны дәвам иттердем. Хәзер мин мәдрәсәнең бөтен тәртипләренә, андагы хәлләргә төшенеп беткән идем инде. Шуның өчен, килгән вакыттагы кебек, һәркемнән кагылудан, аларга ис китеп караудан чыктым.

Апрель башларында укучылар таралып бетәргә якынлаштылар. Аларның бик күбесе казах арасына укытучы мулла булып таралдылар. Мулла булып китәргә ихтыяҗлары төшмәгән бай малайлары үзләренең илләренә – авылларына кайтып киттеләр.

Мәдрәсәдә укулар тукталды. Без казах арасына да чыкмаган, илебезгә кайтуга да имкян [96] Имкян – мөмкинлек. булмаган берничә шәкерт белән берничә сукыр суфи торып калдык. Хәзер безнең уку юк, ашарга да бик такыр. Иртән торгач, төрлебез төрле җиргә эш эзләп чыгабыз. Ләкин һичбер эш табып булмый. Тик берничә көн эзләнгәч кенә, өч иптәш бер тире җыючы байга көнлекләп эшләргә ялланып, меновныйга эшкә йөри башладык. Монда без чи тиреләрне киртәгә элеп киптергәндә киереп куяр өчен чөй очлый идек. Берәр чирек, ярты аршын чамасындагы чөйләрнең ике як башын очлар өчен, мең данәсенә егерме биш тиен түлиләр. Көндезге аш байлар өстендә. Без беренче көндә, бик тырышып эшләгәндә дә, дүрт-бишәр йөз чамасында чөй очлый идек. Бара торгач, бу эшкә бик өйрәнеп киттек. Иртәдән кичкә чаклы сигезәр йөз, хәтта меңәр данә чөй ясый башладык. Бу кәсеп безнең өчен бик шәп булып төште, һәр көн алган егерме-егерме бишәр тиен акчабыз ак күмәч ашаудан да артып кала башлады. Без тәмле тамакланып киттек. Ак калачка гына канәгать итми, хәлвә кебек әйберләр дә ала торган булып киттек. Ләкин безнең өчен бик файдалы булган бу кәсеп унбиш көннән соң тукталды. Тагын эш эзләргә кирәк. Кайберәүләр – мойкага йон юарга, кайберәүләр Яушевларның торф суктыра торган җирләренә киттеләр.

Мин, кулыма шеш чыгу сәбәпле, бу иптәшләр белән эшкә китә алмый, мәдрәсәдә калдым. Көн озын, ашарга аз, иптәшләр юк. Шуның өчен бу көннәрне үткәрү авыр һәм күңелсез иде. Монда миннән башка Якуп карый дигән бер сукыр белән гомеренә шушы мәдрәсәдә яткан Нури карт дигән карт бар иде. Өченче кыш мәдрәсә ишегалдын тазартып, җәй көннәре хәзрәтнең вак-төяк эшләрен эшләүче бик тупас берәү мәдрәсәдә кунып йөри. Дүртенче – мин. Кыш көнендә һичбер мөнәсәбәте булмаган без шушы дүрт кеше дуслашып киттек. Безнең дуслашуны ныгыта торган нәрсә минем аларга хикәяләр укудан башланып китте. Мин боларга иң элек «Мең дә бер кичә» хикәяләрен укыдым. Бик күңелле булган, тыңлаган саен тыңласыны китерә торган бу хикәяләрне укыйм. Алар мине иртән чәй эчерәләр. Аш пешергән көнне көндезге ашны үзләре белән бергә ашаталар. Беренче, икенче томнарны өч төн эчендә укып чыктым. Инде «Мең дә бер кичә»нең ике генә томы калды. «Әгәр дә мин бу ике томны да укып чыксам, бу кешеләрнең миңа ихтыяҗлары калмый, шуннан соң алар мине ашатудан тукталачаклар…» дигән уйга төшеп, мин укуымны әкренләтә төштем. Хикәянең иң кызыклы җиренә җиткәч кенә, юк-бар сылтау белән укудан туктала торган була башладым. Шулай мин назлана төшкәндә, алар миңа: «Укы әле… иң кызыклы җиргә җиткәч туктыйсың», – дип ялыналар. Ләкин мин аларны ялындыруны еш эшләмим. Ике ара бозылып, аларның мине чәй эчерүдән мәхрүм итүләреннән куркам.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x