Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мин, авылдан чыгып китүгә бер ай булды дигәндә, авылга кайтып кердем. Бик күп кеше минем «Троицкига барып кайттым» дигән сүземә ышанмадылар. Ул чаклы ерак җирдән бер ай эчендә җәяү йөреп, урап кайтуыма мөхаль [87] Мөхаль – мөмкин булмаган. бер эш итеп карадылар. Никтер хәзер миңа авылда торуы авыр һәм күңелсез иде. Шуның өчен бу кайтуда мин авылда дүрт-биш көннән артык тора алмадым. Инҗәр суы буенда быел гына салына башлаган «Француз-Лямязинский» дигән заводка барып, үзебезнең авылның Гани исемле бер итчегә язу-сызу һәм вак-төяк эшләрне эшләргә ялландым.

Монда минем күңелгә иң якын булган нәрсә – бу җирнең матурлыгы булды. Зур таулар арасыннан килеп чыккан зур гына Инҗәр суы, аның тирәсенең матурлыгы әйтеп бетерерлек түгел иде. Шуның өстенә монда эшче халыкның күплеге, аларның күңелле эшләүләре – һәммәсе дә минем рухка якын булып, барган саен бу тормышка үзләшә бара идем.

Монда минем эшем Ганинең атасы Кәрим исемле карт белән ит сату, көтәргә биргәннәрен язып кую, үзебезгә аш пешерү, чәй кайнату кебек эшләрдән гыйбарәт иде. Әлхасыйль, мин сатучы да, конторщик та, аш пешерүче дә бер кеше идем. Кәрим бабай үзе бик күп вакытта исерек булганга күрә, ит сату эшләре дә минем өскә йөкләнгән иде.

Без икәү көн саен дип әйтерлек бер сыер суеп, шуның итләрен сатабыз. Безнең тирәдә хатын-кызлар булмаганга күрә, сыерның эч-карыннары ташланып әрәм була иде. Хәлбуки шул ук җирдә эшкә килеп, эш тапмый яки башка берәр сәбәп белән ач йөргән, ит йөзе күрмәгән әллә ничаклы эшчеләр булып, мин шуны игътибарга алып, ташланып әрәм була торган эч-карыннарны су буенда тазартып алып кайтып, зур казан белән аш пешерергә һәм зур-зур тустак ашны ике-өч тиен көмешкә сатарга керештем. Минем бу эшем ач һәм эш таба алмый торган иптәшләр өчен бик яхшы булды. Алар миңа ияләшеп киттеләр. Акчалары булмаганнарына көтәргә биреп ашата идем. Бөтенләй акча бирми китсәләр дә, монда миңа бер кыенлык та юк иде. Чөнки аш сатудан килгән акчалардан мин хуҗаларга вагы-төягенә чаклы хисап бирергә мәҗбүр түгел идем. Шулай да элек әрәмгә югала торган, һәр көн саен аларга берәр сум чамасы акча җыеп бирүем аларны шатландыра торган булса кирәк, алар минем бу эшемне һәркемгә мактап сөйлиләр иде. Бу эш, бердән, шулай мондагы эшчеләргә файдалы булса, аның өстенә төштән соңгы вакытымны эш белән үткәреп җибәрергә сәбәп була иде.

Шушы эшләр белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдым. Тагын көз җитте. Мин, үземә тигән әз-мәз акчаны алып, авылга кайтып киттем.

Бу акчаның беразын абзыйга биреп, калганына өс-баш киеме алдым. Хәзер мин Троицкига китәргә уйласам да, бердән, көзге пычрак булып, юл өзелеп барганга, икенчедән, мондый вакытта җәяү йөрү соң дәрәҗәдә авыр булыр кебек булып күренгәнгә, анда китүне чана юлы төшүгә кичектереп, әлеге үзебезнең авыл мәдрәсәсенә кереп торырга карар биреп, шунда кердем.

Җамалетдин мулла мине ничек тә шунда тотарга тырыша иде. Ләкин ул кешедә минем җанга бер тиенлек тә азык бирерлек куәт булмаганын мин бик яхшы төшенә башлаганга күрә, ничек кенә булса да моннан китү җаен карый идем.

Бу кешенең нәхүнең бик гади урыннарында да хата мәгънә бирүләре, кувәи гыйльмиясенең [88] Кувәи гыйльмиясенең – белеме көченең. соң дәрәҗәдә түбәнлеге, шушы мөнәсәбәт белән минем аңа бәйләнүләрем ике араны боза башлады. Барган саен, ара салкынайды. Ара салкынаю минем өчен матлуб [89] Матлуб – теләп көтелгән. булганга күрә, моңа карап шатлана гына идем.

Кар яуды, чана юлы төште. Ниндидер бер эш сәбәпле мулла абзый белән бик каты ачуланышырга туры килде. Мин шушы форсатны ганимәт [90] Ганимәт – файдалану. белеп, мәдрәсәне ташлап чыгып, үзебезнең өйгә кайттым.

Шушы вакыйгадан өч-дүрт көн үтү белән, «Лапашты» заводына йөк төяп баручыларга утырып, кулыма паспорт алып, юлга чыгып киттем. Өстә бик юка булу сәбәпле, юлда бик нык өшергә, күп вакытта җәяүләп йөгереп барырга туры килде, йөк төягән олаучылар бик ашыкмыйлар. Бигрәк тә кар тирән төшкән, әле юл такырланып җитмәгән урыннарда алар туктар-туктамас бер хәлдә баралар. Шуның өчен юл авыр булды. Тик өч-дүрт көннән соң гына «Лапашты» га барып кердек. Инде «Лапашты» заводыннан Троицкига карап ничек һәм кем белән китү мәсьәләсе килеп басты. Табигый, кыш көнендә ялгыз баш китү һичбер мөмкин түгел. Чөнки, бердән, бу тирәләрдә авыл араларының бик ерак булуы, икенчедән, көннәрнең салкынлыгы ялгыз китүгә юл куймый иде. Минем бәхеткә каршы, Верхний Урал өязе Ачулы волосте Исламгул авылының иген сатарга килгән кешеләре очрадылар. Ун-унбиш чанадан гыйбарәт булган бу юлаучылар игеннәрен сатып, буш кайтачак булганга, алар өчен мине утыртып алып кайту бернәрсә дә түгел иде. Шуның өчен бу кешеләр бер әйтү белән мине үзләренә (йөз илле чакрым чамасында) чаклы алып кайтмакчы булдылар. Килгән көнне оннарын сатып, иртәгесен иртүк юлга чыктылар. Мине бодай салып килгән торыпшаларга урап, өстемнән тагын да торыпша ябып бәйләделәр. Мин хәзер алар эчендә рәхәтләнеп ятам. Үзем теләгәндә, торыпшаның бер як читен ачып карыйм. Мин утырган атны да уртадан буш җибәрделәр. Үзләре бераз төшереп алып, атларын куа башладылар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x