Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Урам тын иде. «Кая барырга?» дигән уйга төштем. Авылда буш өйләр булса да, бердән, аларның ишек һәм капкалары ябык, икенчедән, аларга керү куркыныч иде. Теге эт минем капка төбендә торганымны сизеп өрүендә дәвам итә иде. Болай эт өрдереп торсам, өй хуҗасы чыгып, башка берне кундырудан куркып кузгалып киттем. Шунда ерак түгел бер өйнең артына барып, яңгыр төшми торган урынына (барып) утырдым. Монда берничә кәҗә яңгырдан ышыкланып, күшәп яталар иде. Мин баргач, төрлесе төрле якка китсәләр дә, мин әз генә утыргач та, читләтеп кире минем янга килделәр.

Монда яту башта куркыныч кебек тоелды. Ләкин бара торгач, күңел курыкмый башлады, күз караңгылыкка өйрәнеп китте. Шуннан соң капчыкны баш астына салып, коры һәм җылы туфрак өстенә яттым. Кәҗәләр дә миңа бик тиз ияләшеп киттеләр, минем белән беррәттән яттылар. Болар миңа бик якын иптәш кебек күренделәр. Мин башта эш бик күңелсез һәм урамда калу бик куркыныч булыр дип уйлаган идем. Ләкин эш моның киресенчә булып чыкты. Монда яту белән, мин үземнең күңелемдә әйтеп бетерә алмаслык рәхәт бер йомшаклык хис иттем. Куркуның әсәре дә калмады. Мин гомер буена кешеләргә яхшылык итәргә, бу кешеләрнең мөгамәләсенә карап һич рәнҗемәскә, рухны төшермәскә кирәк дигән уйга төштем. Күздәге яшь бөртекләре куылып чыгуның хәсрәтеннән түгел, бәлки изге бер уй, шул караңгылык эчендә килгән матур, йомшак бер хис аркасында чыгалар иде. Чынлап та, монда бик матур тынлык дәвам итә, теге кеше белән эт булмагач, бернәрсә тарафыннан да куркыныч юк иде.

Әллә кайда, бик еракта, мин тавышын ярата торган сак-сок сирәк кычкыра, шуның белән бергә һәммә бөртекләре энҗе зурлыгында гына булган вак яңгыр сибәләп, өй түбәсендә бертигез генә тавыш чыгара иде. Мин шул ике матур тавыш астында, кәҗәләр янында рәхәтләнеп йоклап киткәнемне сизми калганмын. Бервакыт иртәнге кояшның кызуына уянып киттем. Хәзер болытлар китеп, күк йөзе ачылган, кояш минем өстемә нурларын чәчеп, көлеп караган иде. Ул аның тауларга һәм урманнарга биргән матурлыгы һичбер сөйләп бетерерлек түгел иде. Мин шушы матурлыкның нәкъ уртасында уянып, торып утырдым. Бераз утыргач та, китүне уйлап, урыннан торган вакытта, теге башкорт агай капкасыннан чыгып мине чакырды һәм өенә алып керде.

Ул бүген бик йомшак иде. Хатыны бигрәк йомшак мөгамәлә белән югары утырырга кушты. Чәй кайнап тора, аның янына сары майга гына пешергән коймак таба белән алда утыра.

Мин боларның кичә төн уртасында куып чыгарып та, бүген болай хөрмәт итүләренең мәгънәсенә һич тә төшенмәдем. Ләкин алар бу мәсьәләне үзләре чишеп бирделәр.

Теге мине кундырмаган байлар белән болар авылның иң бай кешеләреннән булып, бер-берсенә соң дәрәҗәдә дошманлыклары бар икән. Мин гүяки шул байларның кушуы буенча боларга килеп, боларга берәр төрле зарар уйлап, явыз ният белән кунмакчы булганмын икән дә төнлә үземнең иптәшләремне кертергә, шул иптәшләрем белән боларны үтерергә яки боларның әйберләрен алып китәргә йөргәнмен икән. Болар шуңар күрә миннән бик зур шөбһәгә төшеп, куып чыгарырга мәҗбүр булганнар икән…

Чәй эчеп утырганда, алар, минем турыдагы шөбһәләрен тәмам бетерергә теләгән рәвештә, Троицк һәм Зәйнулла хәзрәт хакында байтак сораулар бирделәр. Мин, әлбәттә, күргән-белгән кадәре нәрсәләр сөйләдем. Үземнең Минһаҗ муллага кучер булып кайтуымны әйттем. Шуннан соң гына боларның күңелләрендә минем хакта һичбер начар уй калмаганлыгы беленде. Минем укып йөрүче шәкерт, гарип бер мосафир [86] Гарип бер мосафир – ярлы бер юлчы. икәнемә тәмам ышандылар. Чәйдән соң миңа теге агай ун тиен көмеш сәдака бирде. Гафу үтенгән рәвештә «Рәнҗеп китмә. Кичә без синең шәкерт икәнеңә төшенеп җитмәдек…» дигән сүзләрне кушты. Минем өчен бик күңелсез булган кичәнең иртәсе бик күңелле булды. Мин әйберләремне күтәреп, болар белән күрешеп, «Калма-елга» заводына карап юлга чыгып киттем. Алар мине озатып калдылар.

Кичә үзем агып китә язган Бәләкәй Инҗәргә җиткәч, үзем генә суга төшәргә куркып, берәр яктан атлы кешеләрнең килгәнен көтә башладым. Берәр сәгать көткәннән соң, өч сыбай кеше килеп, мин аларга хәлне аңлаткач, аларның берсе мине, үзенең атына меңгәштереп, теге якка алып чыкты. Мин, бик зур авырлыктан котылган кебек, шатлык белән Инҗәр заводына барып, казармага кердем. Казарма иркен, берничә, мин кемнәр икәнен белмәгән кешедән башка кеше юк. Монда миңа муафикъ эш юклыгын белгәнгә күрә, авылга кайтуны уйлап, берәр юлдаш эзләргә, сорашырга керештем. Монда иптәш эзләп, өч-дүрт көн торырга туры килде. Ниһаять, бер эшче рус егете очратып, шуның белән икәү юлга чыгып киттек. Тау һәм урманлы җирләрне ике көн йөргәннән соң, өченче көндә яланлы җирләргә килеп чыктык. Юлда борынгы кебек кычкырып килергә, аю очраудан сакланырга туры килде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x