Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мулланың иптәше – бернәрсә дә белми торган бер башкорт. Ул яшьрәк вакытында тәүфыйксызрак булган да соңра, тәүбә итеп, Зәйнулла ишанга мөрит булып, сабак алган. Хәзер сабагын яңартырга бара. Минһаҗ муллага бу тирәдәге авылларның муллалары бик таныш булсалар кирәк, без ат ашатканда да, кунган вакытта да берәр муллага яки мөәззингә төшәбез. Алар, муллалар рәтеннән, мине дә ашка, чәйгә бергә утырталар. Күп җирдә атларны да үзләренең кешеләреннән каратып, мине кунак кебек итеп сыйлыйлар.

Безнең юл күңелле булды. Пар ат, шуның белән бергә, атлар таза булганга күрә, дүрт көн тулып бишенче көндә Троицкига барып та кердек. Авылдан чыгып китүемнең унөченче көнендә Троицк шәһәрендә булдым. Дүрт йөз илле чакрым бер араны бу чаклы аз вакыт эчендә бару – бик зур бәхет…

Бөтен тирә-якка шөһрәте таралган Зәйнулла ишанның мәдрәсәсе Троицк шәһәренең бер як чигендә, «Мәгъмурия» дигән өлешендә икән. Без, шәһәрне чыгып, хәзрәтнең мосафирларга хаслап салдырган мосафирханәсенә барып төштек.

Мосафирханә зур-зур бүлмәләрдән гыйбарәт булган бер йорт булып, һәрбер бүлмәсендә лык тулган мосафирлар. Монда татар, башкорт, кыргыз, казах һәм башкалардан һәртөрле халыклар бар. Кайбер бүлмәләрдә хатыннар белән ирләр аралаш. Бу мосафирларның бик күбесе мөрит булып сабак алырга килгән. Арада авырулар да бик күп. Болары ишан хәзрәттән, өшкертеп, дару алырга килгәннәр.

Мондагы тормышны беренче мәртәбә күргәндә хәйран каласың. Шул ук бүлмәнең бер почмагында берәү косык даруы эчеп косып ята. Икенче берәүләр шуның янында ук рәхәтләнеп чәй эчеп, ашап утыралар. Кайбер кеше кыйблага каршы утырып зекер әйтә, ягъни тәсбих тарта, капыл гына «Һу, шәйхем, мәдәт…», «Һу, һу, һу, Алла!» дип кычкырып җибәрә. Икенче бер бүлмәдә көйләп мөнәҗәт укыйлар, кайберәүләре ишан хәзрәтнең яхшы сыйфатларын сөйлиләр. Кайберәүләр Коръән укыйлар. Мулла кебек күренгәннәре нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр.

Без барып чәй-мәй эчкәнче, икенде намазы җитте. Монда мәчеткә бармый калу һичбер ярамый. Без дә намазга киттек. Монда эшләр тагын да кызык, һәркем, алдына гына карап, кулындагы тәсбихен тартып утыра. Шым гына торганда, тегендә дә, монда да «Алла…», «шәйхем…» дип кычкырып җибәрәләр. Арадан берәү, «Һу, һу, һу, Алла!..» дип, туктаусыз «һу» лый башлый. Урынында гына торып чыдый алмый, дуларга, тыпырчынырга керешә. Авызыннан күбек ага башлый. Ниһаять, хәлдән таеп егыла. Үзе җан тиргә бата… Ләкин мондагы кешеләрнең бу эшкә карап исләре китми. Бернәрсә дә булмаган кебек утыралар. Минем кебек беренче күрүчегә бу эшләр куркыныч…

Менә ишан хәзрәт килде. Аның тирә-ягын төрле яшьтәге, һәммәсе дә чалмалы булган мөритләр чолгап алганнар. Ул бик әкрен һәм бик вәкарьле рәвештә, һичкемгә карамый, ике якка тезелгән кешеләр уртасыннан үтеп, михрабка каршы барып утырды. Ул үзе гәүдәгә мәһабәт булмаса да, карап торуга тәэсир итә. Ул килеп утыргач, кычкырып җибәрүчеләрнең саннары тагын да күбәйде. Хәтта намаз укый башлагач та, капыл гына «Алла» дип кычкырып җибәрүчеләр булды.

Бүген миңа мондагы ахирәт тормышы кебек тормыш бик кызык тәэсир итте. Мондагы эшләргә, серләргә төшенү авыр кебек булып тоелды. Мин шундый уйлар белән баш ватып йокыга киткәнмен.

Иртәнчәк төрле шау-шуга уянып киттем. Иртән торып намазга барып кайтканнан соң, чәй эчеп, тәһарәт алып, бик нык әзерләнгәннән соң, ишанның өенә, аның мәҗлесенә баралар икән. Минһаҗ мулла белән иптәше дә, тәһарәт алып, тәмам хәзерләнеп, мине үзләренә ияртеп, ишан йортына алып киттеләр.

Ишанның капка төбеннән башлап кеше тулган. Ярлы һәм хәерчеләр тышта нәрсәдер көтеп торалар, хәзрәткә килгән мосафирлардан сәдака сорап калалар. Эчкә кергән саен, тыгызлык арта. Муллалар, яхшы киемле кешеләрне каршы алып, залның түренә таба озатып торучы махсус кешеләр бар. Болар үзләре дә чапан-чалма киеп, күзләренә сөрмә тартып, кулларына тәсбих тотып алганнар.

Минһаҗ мулла белән суфи алга үтеп киттеләр. Мин ишек төбендә карап калдым. Ләкин тартыша-тартыша торгач, ишанның кабул итү бүлмәсенең ишеге төбенә җитәргә мөвәффәкъ булдым. Менә сиңа зур зал, идәнгә әйбәт паласлар түшәлгән. Бик яхшылап чәй мәҗлесе хәзерләнгән. Тирә-ягына чапан-чалма һәм яхшы киемнәр киенгән кешеләр аяк бөкләп утырганнар. Ишек төбендәрәк гади һәм ишан өчен файдасызрак сыйныф – авырулар тезелгәннәр. Боларның кайберсе утырган, кайберсе аяк өстендә тора. Ишан үзе бик шәп тышлы, кыска җиңле, мех эчле камзул сымак нәрсә, аягына яшел читек, башына чалма кигән хәлдә, иң түрдә китап тотып, борынгы әүлияларның һәм сәләфе салихиннарның [81] Сәләфе салихиннарның – элекке изгеләрнең. кәрамәтләрен сөйләп утыра. Сәхабәләргә дә барып җитә. Сүзен аңлавы бик читен. Бер мәүзугъдан [82] Мәүзугъдан – темадан. икенче мәүзугъка бик тиз күчә. Күзләре соң дәрәҗәдә үткер, туры караган вакытта зәгыйфьрәк кешеләрнең башлары иелми калмый. Тирә-ягында ярдәмче хәлфәләре, суфилары бик күп. Боларның кайберсе кунакларга чәй ясый, кайберәүләре, шундагы халыкны утыртып, тәртип саклап йөри.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x