Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное

Здесь есть возможность читать онлайн «Мәҗит Гафури - Сайланма әсәрләр / Избранное» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, Поэзия, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр / Избранное: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр / Избранное»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбиятының классик язучысы, күренекле шагыйрь, прозаик Мәҗит Гафуриның әлеге китабына әдипнең төрле елларда язылган проза әсәрләре, шигырьләре туплап бирелде.
Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Сайланма әсәрләр / Избранное — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр / Избранное», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Беренче күргәндә, мәҗлес артык мәһабәт. Соң дәрәҗәдә изгеләр мәҗлесе булып күренә. Мондагы күренешкә хәйран калмаслык түгел. Миңа мондагы хәлфәләр бик галимнәр, гыйлем диңгезендә йөзә торган кешеләр төсле булып күренделәр.

Чәй янына кайнар пирожки килеп тора. Самавырлар берсе артыннан берсе китерелә. Өстәл өстендә, токмачка дип басып куйган камыр кебек, кызыл бер нәрсә тора.

Моны «мәгъҗүн» диләр. (Әфьюн һәм башка дарулар катнаштырып ясалган, борчак кадәресен генә капсаң да, җанга рух биреп, кәефләндереп җибәрә торган бер нәрсә. Моның артыннан сөтсез чәй эчәләр. Чәй эчкән саен, кеше кәефләнә бара.) Шушы «мәгъҗүн» нән һәркемгә берәр борчак кадәре генә биреп торалар. Чәй һәм хәзрәтнең шунда килгән муллалар белән сөйләве озакка сузылды. Мин, басып тора-тора арып беткәч, ишек төбендә кысылып утырдым. Ишан белән күрешүне көтәм. Тәртип буенча шулай кирәк дигәннәр иде.

Бервакыт ишан хәзрәт, урыныннан торып, ишек төбенә килә башлады, һәрьяктан шалтыр-шолтыр алтын, көмеш яварга кереште, һәркем аның кулын үбеп күрешә дә соңра алып килгән сәдакасын бирә. Бик илтифатсыз гына бер кулын биреп, икенче кулы белән акчаны ала. Әллә ничә кеше биргән сәдакага бер генә мәртәбә битен сыйпап куя. Ул әкренләп ишек төбенә – безнең тирәгә дә килеп җитте. Өшкертергә килгән авырулар – казах хатын-кызлары – алдагы бүлмәдә утыралар иде, алар янына да килеп, өс-башларына карап, бер-ике өреп, ниндидер сүзләр әйтеп үтте. Тик бер бик матур җиткән казах кызы янында озаграк тукталып, аның маңгаен һәм күкрәген тотып карады. Теге авыру чынлап та бик матур иде!..

Шулай итеп, бөтен зал һәм алдагы бүлмәне урап чыкканнан соң, өстәл янына утырды. Төрле яктан вак капчыклар белән тозлар суза башладылар. Өстәл өсте тоз белән тулды. Ишан боларның өстенә бер генә мәртәбә өрде дә, шуның белән эшләре бетте, һәркем үзенең тозын яңадан алды. Аннан соң авыруларга төрле дарулар өләшергә кереште. Мин әле аларның нинди дарулар икәнен бер дә белмим. Тик ишан хәзрәт биргән дару булгач, ул даруларның шифалы булуларына да шөбһә итмим.

Кешеләр күрешкән рәттән мин дә күрештем. Башта бер сүз дә әйтми: «Нигә килдең?» – дип сорамый үтеп китте. Соңра Минһаҗ мулла сүз башлап, минем укырга килгәнемне сөйләде. Шуннан соң ишан, миңа карап, «Кайда укыдың, нәрсә укыдың, паспортың бармы?» дигән сөальләрне бирде.

Мин, югарыдагы ике сөальгә тиешле җавап биргәннән соң, паспортның юклыгын, тәәссефкә каршы [83] Тәәссефкә каршы – кызганычка каршы. , өйдә онытылып калганын сөйләдем.

– Юк, балам, юк. Паспортсыз мәдрәсәгә керергә рөхсәт юк. Ярамый! – дип, сүзне бик кыска бетерде.

Мин нәрсәдер әйтергә теләгән идем, ишан, тыңлап та тормый, икенче кешеләр белән мәшгуль булып китте. Димәк, минем монда эш бетте. Йә кайтып паспортны алып килергә кирәк, яки башка бер чара эзләргә тиеш булам.

Мәҗлестәге кешеләрнең элек килгәннәре чыга башладылар. Минһаҗ мулла белән суфи да чыкты. Мин алар белән бергә мосафирханәгә кайттым. Минһаҗ мулла: «Паспорт булмагач ярамас шул, ишан белми әйтмәс. Әллә нинди бәлагә очрарсың. Иң яхшысы, син безнең белән кире кайт. Көзгә каршы кабат килерсең», – диде. Ишанның сүзе алар өчен катгый икән… Ул «ярамый» дигән эшләрнең һәрберсен эшләргә ярамый. Эшләргә кушкан эшләрен, нинди генә булса да, эшләргә кирәк. Әгәр дә каршы килсәң, берәр уңайсызлыкка очравыңда һичбер шөбһә юк. Мин боларның киңәшләренә риза булдым. Болар белән кире кайтып, паспорт алып килергә карар бирдем. Болар өч көннән соң кире кайтачаклар иде. Шуларны көтеп, өч көн буенча мәдрәсә тирәсендә йөрдем.

Мәдрәсә шәкертләре кыргыз арасына таралып беткәннәр, монда тик бер-ике дистә чамасы гына кеше калган иде. Боларның һәммәсе дип әйтерлек тәсбихле шәкертләр булып, үзләренчә бүгеннән җәннәт ачкычын кулларына тоткан, ишан фатихасы аркасында гыйлем дәрьясына кергән кебек йөриләр иде. Минем кебек чабаталы кешегә илтифат итүче булмады. Шулай да, боларның бик күбесе «Шәрхе мулла» тирәсендә генә йөзгәнгә күрә, боларның коры кабык икәнлекләрен төшенеп була иде.

Шуның өстенә монда кая карасаң, анда мөрит, суфилар тулган булып, бөтен эшләре намазга барып, тәсбих тартып кайтудан гыйбарәт иде. Монда тагын бик мәһабәт йөргән пишкадәм хәлфәләр дә күп. Боларга якын барып сүз кушу, мөнәсәбәт ясау вак шәкертләргә мөмкин түгел кебек күренә. Шуның өчен, мин боларга хөсне зан [84] Хөсне зан – яхшы дип уйлап. белән карап, «болар бик галим кешеләрдер инде…» дигән фикерне башка утыртып куйдым, һәм моңарчы үзем укып йөргән мәктәп, мәдрәсәләргә караганда ишан хәзрәт мәдрәсәсенең артык һәм күп нәрсәләр укыла торган булуына бер дә шигем калмады. Шуның өчен көз көнендә тәкрар килү уе белән кире кайтып китәргә уйладым.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр / Избранное» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Сажида Сулейманова - Сайланма әсәрләр / Избранное
Сажида Сулейманова
Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр / Избранное» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x