Салкынайган бераз, суы гына,
Дулкын булып ярга ашыга…
Бәрелә ул шулай ниләр өчен,
Диңгез ярларының ташына.
Дулкын арты дулкын кабатлана,
Чиратларын бозмый тезелеп.
Диңгез буйларында булучылар,
Нигә сагына икән өзелеп…
Көчле хисләр микән ул дулкыннар,
Күрмәгәннең килә күрәсе…
Бер карыйсы килә дулкыннарга,
Сорауларга җавап беләсе…
Чәчәкләргә сулар сибү кирәк,
Бакчаларда алар үскәндә…
Чүп үләне анда булмый калмый,
Тамырлары белән киссәңдә.
Файдасызга үсә чүп үләне,
Чәчәкләрнең алып дымнарын…
Кайчагында аерыпта булмый,
Чүп үләне кайсы булганын…
Чүп үләне никтер аерым үсми,
Матурырак җирне ярата…
Чәчкәләрнең арасына кереп,
Тамырларын шунда тарата.
Чүп үләне азып басып, китә,
Вакында утап тормасаң…
Үсәр әле чәчәк, үзе диеп,
Бераз ихтибарлы булмасаң.
Безнең тормыш шул бакчалар кебек,
Барысыда бер үк бакчада…
Үтмәсеннәр кеше язмышлары,
Чүп үләне кебек бакчада…
Төнге шәhәр, караңгылык баскан,
Утлар янсаларда hәр җирдә.
Эштән кайтып күпләр йокласада,
Төнге тормыш кайный hәр җирдә.
Сакланмый төннәрнең эзләре,
Тарала, югала таңнарда…
Бушамый калалар шешәләр,
Җир асты яшергән барларда.
Көн буе түзгәннәр үзгәрде.
Төн җиткәч нигәдер түзмәде.
Каңгы булсада төннәрен…
Уяу бит шәhәрнең күзләре.
Караңгы яшерә алмый шул,
Караңгы буласы уйларны…
Нигәдер кайвакыт кешеләр,
Төнләрен ясыйлар туйларын…
Җирдә яшәр өчен кеше туа,
Җир йөзендә биргән урынны.
Бәхетендә таба шушы җирдә,
Кечкенәме яки зурынмы.
Хыяллары биек очсаларда,
Җирдән кеше ерак китәлмый.
Күңелләре тартса ераккада…
Коштай очып барып җитәлмый.
Авыр кебек булса тормышларда…
Яшәүләр бит барыбер рәхәт.
Күрә алсак тирә ягыбызда,
Күпме нигъмәт, күпме бәрәкәт.
Җирдә генә, кеше язмышлары,
Җирдә аңа күпме матурлык.
Ничә тапкыр язлар кабатлана,
Язлар саен чәчәк атырлык.
Күрә алып булган, биргәннәрнең,
Тоя алып чиксез рәхәтне.
Нигә татып карамаска әле,
Безгә насыйп булган бәрәкәтне.
Ник язмышларга сораулар,
Язмыш бит ул үтәр юлларың.
Үткәннәрең күрсәтәдә инде,
Ниндиерәк юлчы булганың.
Иң гадие, иң авыры бәлки,
Ул юлларны ничек үтүең…
Язмышыңның әллә гәебеме,
Әзер юлдан читкә китүең…
Язмыш гaеплеме әгәр синең,
Гөнаhларың ашса чамадан…
Белмисеңме кылган гaмәлләрне,
Үзгәртүе кыен яңадан…
Бөтенесе үзеңнеке ләбаса,
Уңга сулга чәчеп яшәүләр.
Рәхәт таба идең вакытында,
Әллә кемдәй булып яшәүдән.
Гaепләмик зинhар язмышларны,
Үзебезнең кылган хаталар.
Тәүбә итә белмәү вакытында,
Кешеләрдә шундый хата бар…
Кабат көтә сынау вакытлары,
Һәрберебез көтә сыналу.
Ялгыш юлга керә башлаганда,
Андый төзәтүләр була ул.
Алданабыз, алдамакчы булып,
Качып булмый андый сынаудан.
Авыруларга ярдәм итә алмый,
Дәүләтеңнән дару сораулар.
Кем күтәрә иң күп авырлыкны
Гади халык инде әлбәттә.
Скорыйлар ташый вируслы дип,
Казан, Чаллы аннан Әлмәткә…
Олы әфәт дибез мондый хәлне…
Кайчан булган мондый масштаб,
Әй, кешелек кулларыңнан килсә,
Даваларлык берәр ачыш тап…
Сүзләр белән алдый сәясәтче,
Чирне таба гади шарлатан.
Кая миллионлы «акыллылар»,
Атом бомбалары шартлаткан.
Кая качып була мондый чакта,
Чит илгәме әллә подвалга…
Сынауларны урап үтеп булмый,
Ялгыш була, кайсын тапсаңда…
Сәер кебек кайчак кайберәүләр,
Карашлары никтер башкача…
Аңлаулары бигрәк авыр булa,
Күңелләрен алар ачмаса.
Бөек затлар кайчак шундый булган,
Гади генә кайчак кешеләр.
Үз юллары белән баручылар,
Аермалы башка кешедән.
Тынычырак алар башкалардан,
Уйчанырак бераз булалар.
Бәлки гaмәлләрен кылганда да,
Җиде тапкыр уйлап кылалар.
Җан асырап алар яшәмиләр,
Мәңгегәдә план кормыйлар…
Сәерлектә алар яшергәнне,
Аңлатыпта алар тормыйлар…
Читать дальше