Олы китап
Шигырь. Том 1. Стихи
Рузил Хамитович Фазлыев
© Рузил Хамитович Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0056-9346-4 (т. 1)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Бала-чага бәйрәм итә иде,
Ак-ак карның тәүге төшүне.
Көне буе яңа карда аунап,
Сизмичәдә куллар өшүне…
Кар бабайлар, крепостьлар ясап,
Тәгәрәтеп олы карларны.
Кышлар инде чынлан башлангачтан,
Күрсәң иде син ул тауларны…
Ап-ак кардан таулар шомара,
Бөтенесе шунда булганга.
Чаңгы, чана белән генә түгел,
Өелешеп к-ттә шуганга…
Карлар яугач, шулар искә төште,
Сагындырып куйды таулары.
Булмас инде башка андыйлары,
Без шугандай таулар калмады.
Сәләм бир син авылдашларыңа,
Телефоннан гына булсада,
Тузан капламасын сукмакларны,
Күңелләрең бик еш тулсада.
Туып үстең анда, чишмә башың,
Изге туфрак, яшел чирәмнәр.
Олы юлга чыгып киткән чакта,
Фатиханы анда биргәннәр.
Онытма син туган авылыңны,
Анда калган синең эзләрең.
Олы бәхет… бәлки шушы җирдә,
Ә син аны читтән эзләдең
Кем уйлана, фотога төшкәндә,
Гади генә кебек мизгелне.
Сагындырыр диеп, шул вакытлар,
Моңландырыр диеп, күңелне.
Уйлап булмый, шул сүрәтне алып
Караганда яшьләр тамасын…
Белеп булмый гүзәл яшьлегеңнең,
Шул фотода гына каласын.
Еллар узган саен ул мизгельнең,
Бәяләрен аның артасын.
Уйлап булмый, үткән яшьлегеңнең,
Хыялыңда гына кайтасын.
Аңланмаган, фото төшкән чакта,
Гомерләрнең бик тиз узасын.
Яши-яши, иске фото кебек,
Кеше картаюын – тузасын.
Ничек яшәделәр микән элек,
Сапитлар булмаганда.
Ике тәгәрмәчле дустың,
Иптәшең булмаганда.
Нинди маҗаралар кичерәсең
Өйрәнгәндә – йөри белергә.
Егылмыйча йөри башлагачтан,
Егылучылардан көлергә.
Дөнья булгач булмый сапидсыз,
Томыш юлы авыр шикелле.
Сапид, мотайларга күчте,
Машиналар хәзер күп инде.
Без килгәнбез икән бу дөньяга,
Сапидларда йөреп китәргә…
Безне машиналар ялыктырды,
Сапит кирәк тормыш итәргә.
Кире кайта хәзер сапитлар,
Яше карты хәзер үз итә.
Утырсаңда атлап барасы бит,
Хәрәкәткә тагы ни җитә.
Мактау такталары ярдәм итмәс,
Әрәм үтсә гoмерең – аяныч.
Озак яшәп берәү өчендә син,
Була алмасаң әгәр таяныч.
Белгән кебек бөтен дөнья серен,
Аңламыйча аның бик күбен…
Аллаh биргән ниъмәтләр икәнен,
Бөтен җиhан – су, җир hәм күген.
Аңлаганда гoмер үткән була,
Вакыт калмый гaмәл кылырга.
Әзер булып, җавап бирер өчен,
Иманлырак бәндә булырга.
Иң кадерле әйбер вакыт диләр,
hәр минуты – күпме мөмкинлек.
Аллаh үзе безгә юлын бирә
Мөселманлык, иман, мөэминлек.
Җәйләр тагы үтеп китә инде,
Ерак калмый икән көзгә дә.
Көзләредә килер гdмер булгач,
Насыйп булмый калмас безгә дә.
Көз дигәчтә күңел өшеп китә,
Килер дә ул китмәс шикелле.
Бөтен дөнья туктап калыр төсле,
Кышлар башка булмас бит инде.
«Гомер үтә диеп кайгырма ла,
Гомер үтсә – гомер иткәнсең…
Язлар, җәйләр өчен Аллаhыга,
Барысы өчен шөкер итәсең.
Көз килә дип бары шатлан гына,
Туктамаган әле сәгатьләр.
Кемгә көзләр, кемгә язлар гына,
Кайгырырга юкла сәбәпләр…
Язлар җиткәч ташып ага иде,
Агыйдельгә борылып тормыйча.
Туры юлы белән элеккечә,
Ераклардар урап бармыйча!
Чигер күле hәм Чөгәнә аша,
Җилән ясап юлын ярган ул.
Гoмер үткән, ярлар җимерелгән,
Иске Сөнгә әйләнеп калган ул.
Ничә еллар, елга акмый инде,
Кар сулары язын җыела.
Боз китүләр, баржа керүедә,
Хәтерләрдән хәзер җуела…
Елгаларда ахры картаялар,
Саегалар – беткәч буылып.
Безнең Сөн дә олы елга булган,
Калды хәзер олы күл булып.
Авыл уртасыннан ага елга…
Дөресрәге – элек аккан ул.
Басу, сазлыкларны кичеп үтеп
Безгә кадәр юлны тапкан ул!
Читать дальше