Су дөньясы, аккан гына түгел,
Яшәештә, акыл җитмәслек.
Аның матурлыгын аңлатырга,
Сүзләр генә җитеп бетмәслек.
Башка затлар өчен анда яшәү,
Ә безнеке җирнең өстендә.
Башка дөнья күргән кебек булдым…
Су асларына мин төшкәндә…
Дөрес яшәү, дөрес сүзләр генә түгел,
Белгәнеңне син дөрес башкар.
Кеше хурлап, дөрес булып булмый,
Кеше өчен үрнәк булып кал.
Кеше күңеле синең өчен түгел,
Кирәк-кирәкмәскә кагылма.
Фикереңне әйтсәң, hәркем үзе,
Сәләтле ул җавап табарга.
Кеше булып калыйк бу дөньяда,
Җан иясе генә булмыйча.
Аллаh кешегә бит акыл биргән,
Яшик җирдә гөнаh кылмыйча.
Кеше күңеле еракларга карый…
Кая гына кайчак омтылмый!
Тарыйхка күп олы сәяхәтләр,
Парижгада хыял онтылмый.
Ул Парижда миңа ниләр калган,
Башка шәhәрләрдә җитәрлә…
Кaрдәш халык булган төбәккәме,
Тәвәкәлләп чыгып китәргә?.
Кардәшеңә сәләм биреп була,
Җавап бирер сиңа елмаеп.
Сәфәр кылсак алай еракларга..
Кеше көлер хәлдә булмаек…
Килде заман… барысы буталды,
Яхшы-яман аерылудан тукталды.
Ашкынабыз – кая таба бару…
Бу авыруга авыр дару табу.
Олы йортлар, матур калалар…
Калай түбә, калай коймалар.
Кеше яшәмәсә, ул йортлар бит,
Кунак йорты булып тоелалар.
Исраф өчен… Нигә яшәү кирәк,
Бу дөньяга нигә киләбез.
Калай тормыш төзеп китү өчен,
Бөтен гdмеребезне бирәбез.
Сынаулар бу..олы сынаулар…
Сынау өчен килгән олаулар.
Ничек …җиңелүсез үтәрбезме,
Җаваплар юк..бары сораулар.
Ялгыш юл ул, әрәм үткән вакыт,
Вакытларны булмый кайтарып.
Кушканнарны, тыелганны белсәк
Бәлки булыр нидер майтарып…
Нигә кайттың диеп сорамагыз,
Барыбер беркем аны белә алмый.
Ераклардан кеше күбрәк күрә,
Нык якыннан берни күрә алмый.
Кайтуларым үзем өчен кирәк,
Беркемгәдә булмас аңлатып.
Аңлар өчен монда булу кирәк,
Көн туганда, иртән таң атып.
Безгә көннәр бирелгән санаулы,
Алар ничек безнең узды соң.
Кайчагында уйлап кую кирәк,
Бу көн булмасмы дип соңгысы…
Көн артыннан көннәр үтә тора,
Баетабызмы соң күңелне.
Шуны аңлар өчен без яшәсәк,
Дөресерәк була түгелме…
Безнең тарих, безнең иман,
Ничә буын монда туган.
Кемнәр булган, яшәр өчен,
Нинди алар гәмәл кылган…
Салам түбә асларында,
Ояларын алар корган,
Кара мунча, сукыр лампа,
Алар өчен мөhим булган.
Мал асырап. печән чабып,
Яшәү өчен ризык табып.
Бәрәңгеләр килеп җиткәч,
Аны утыртып, аны алып.
Мәшәкатле язларыда,
Җәй көненең булмый бушы,
Көзләр буе авыр эшләр,
Эшсез үтми салкын кышы.
Зарланабыз без хәзердә,
Заманалар авыр диеп.
Киләчәктә балаларга,
Нинди тормыш калыр диеп.
Үткән вакыт, үткән инде,
Авырырак көткәннәргә.
Ниләр безне көтә диеп,
Уйлап фикер йөреткәннәргә.
Буыннарның үз язмышы,
Тәкдиренә ни язылган.
Дөрес юлдан тайпылмыйча,
Бер Аллаhка ул табынган.
Безгә кадәр яшәгәннәр,
Бер-берсенә булышканнар.
Үзләреннән өзә-өзә,
Безнең өчен тырышканнар.
Бердәм булу яхшы гәдәт,
Бүленгәнне-бүре ашар.
Айрылганны аю ашар.
Яшәүләрдән бәрәкәт качар.
Гел байлыкка табынмыйча,
Кеше булып кала белик.
Кеше китә-байлык кала,
Безгә алар үрнәк кебек.
Хөрмәт белән искә алыйк,
Дога кылыйк, алар өчен.
Алар яшәп киткәннәр бит,
Безнең өчен-безнең өчен!
Уйлар килә, уйлар күңелләргә,
Бүлешәсе килә, килә язасы…
Кеше ялгышларын кабатлаудан,
Кемнәрнедер саклап каласы…
Үз ялгышын күпләр аңламый шул,
Башканыкы гына гыйбрәт…
Тәҗрибә ул үзе олы мәктәп,
Файдалысын җыик күбрәк…
Куәт бетеп, чәчләр ап-ак булгач,
Була алмас берни үзгәртеп…
Берәүгә бу яхшы киңәш булыр…
Кылыр ялгышларын төзәтеп…
Төрлечә бит гoмер озынлыгы..
Кемгә – озын, кемгә – бик кыска…
Вакытларның кадерләрен белми…
Күпме гoмер бит уза бушка…
Язмышларга гына сылтамыйча,
Үзебезгә тиешен эшлик без…
Динебезне… Әби-Бабайларның
Васиятеннән вазлар кичмик без…
Читать дальше