Шигыри көндәлек
Шигырь. Том 9. Стихи
Рузил Фазлыев
© Рузил Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0059-1876-5 (т. 9)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Сагынулар авыр була икән,
Онытулар мөмкин булмаса.
Күңелләрдә калып бер моң булып,
Кабатланып, hаман җырласа.
Еракларда, ләкин якын кебек,
Үтә алмаслык кына аралар.
Калмагандыр артык тирән булып,
Күптән төзәлгәндер яралар.
Язмышларның бизәкләре булып,
Шуңа кабат, тели күңелләр.
Шатланулы офтанулар алар,
Сагынулар кайгы түгелләр.
Сагынулар килә җитәкләшеп,
Моңнар белән күңел тулганда.
Гомернең ул, бәхет урыннары,
Сагынырлыклары булганда.
Сагынма дим, үзем сагынсамда,
Кай якларга күңел тартсада.
Күңел, үтеп адашулар аша,
Узар юлын күптән тапсада.
Җан азыгы, җанлы җансыз,
Гади ул, бер уйласаң.
Бу җирдәге урыныңны,
Артык биек куймасаң.
Барлыгыңны, юклыгыңны,
Җаның булу күрсәтә…
Җанга нидер җитми кала,
Ниләр генә күрсәк тә.
Җан белән тән бер бөтендәй,
Тәндә җанның «оясы».
Тәнне саклый белгән кебек,
Җанныда, бар тоясы…
Җылы сүзләр, җылы караш,
Ризык табу җаныңа.
Онытмаска юл табарга,
Үз җаныңның «янына».
Рухи байлык – җан азыгы,
Табыйк, таба алганын.
Сине кеше итеп тота,
Тәннәреңдә җан барың.
Тәннәр өчен җаннар кирәк,
Җансыз тәннәр – мәетләр.
Яшәсәк мәетләр кебек,
Ходай безне гаепләр…
Үзеңә сорау бирә алып,
Булдымы сораганың.
Туган җиргә кайта алып,
Урамнар ураганың…
Ашыкмыйча салмак кына,
Урамнан атлаганың…
Очрагандай шул вакытта,
Күпме эзләп, тапмаганың.
Тау башында басып торып,
Офыкларны «гизгәнең».
Үткәннәрне күңел белән,
Тойганың hәм сизгәнең.
Су буенда, ярга басып,
Булдымы уйланганың
Сакланылган әле hаман,
Ни чаклы уйлар барын.
Кабат урап калыр өчен,
Күпме таныш юллар бар.
Урам әйләнүләр өчен,
Язмыш биргән еллар бар.
Кәферлек ул начар гадәт түгел,
Бик тиз генә булмый төзәтеп.
Ансат кына олы ялгышларын,
Язмышларның булмый үзгәртеп.
Тәүбә аркылы бары юллары бар,
Кәферлектән була качарга.
Шайтан кочагыннан ычкынырга,
Иман дигән юлны ачарга.
Юлның бары берсен сайлап була,
Ике юлдан кемдә баралмый.
Юлын бик еш алыштыручы да,
Аңлый алмый, барыбер табалмый.
Кеферлек ул җилгә каршы. ию,
Андыйларның акыл томанлы.
Аңлатуның хикмәтлесе кирәк,
Кеше күзен ача торганы.
Кәферлек ул кеше гомерендә,
Сыналырлык, ачы язмышы…
Бергә үрелсәдә язмыш белән,
Үзе кылган гамәл – ялгышы.
Алда юллар ачылалар,
Үткәннәре ябыла.
Хыяллар сүнгән булмаса,
Барыр юллар табыла.
Алдагылар якты кебек,
Караңгымы үткәннәр.
Онытып торып бер азга,
Язмышыңны сүккәннәр.
Кемгә сораулар бирергә,
Борылып карап артыңа.
Әллә кайбер мизгеленә,
Күңел hаман. талпына.
Үткәннәре, сынау булды,
Алда көтә, сынаулар…
Бөтен юллары гомернең,
Имтиханнар, сынаулар.
Хәрәккәттә үзгәрешләр,
Йөрмәсәң күрмисең шул.
Бер мизгелен, алдагысын,
Язмышның белмисең шул.
Сабантуйлар кабатлана,
Елларны санагандай.
Майданнарга бергә җыеп,
Бер сынап карагандай.
Елның, җәйнең уртасында,
Үза Сабантуйлары.
Кемнәр өчен быел әле,
Үзләренең туйлары…
Исәннәр барсы килгәндәй,
Бу олы җыеннарга.
Бәйрәмедә хайран була,
Майданга җыелганда.
Бәйрәм төсен тою өчен,
Анда булулар кирәк.
Күрешүәр, очрашулар,
Кабатланулар, сирәк.
Шаулап үтсен Сабантуйлар,
Татар Иле бәйрәме.
Кабатланып торып җирдә,
Халыкның hәм – җәй яме.
Яхшы белән яхшы арасыда,
Шул кадәрле ара еракмы.
Кайвакытта аеруы кыен,
Шатланучы белән елакны.
Җылы хисләр кинәт кабынганда,
Кем кайдагы җиргә үрелә…
Селәгәйнең тәмен татый татый,
Нидер җыя күңел түренә.
Кеше өчен бәхет тавы кебек,
Сөя алу белән, сөелү…
Иң тәбигый, кеше омтылышы,
Сөю күлмәгенә төренү.
Озакламый барсы югаласы,
Ихлас булып туган хисләрең.
Төшләр кебек җуелада бетә,
Йокыларсыз үткән кичләрең.
Читать дальше